#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Театр атнасы Әлфия Заһретдиновага багышланды

последние и лучшие новости искусства в мире

13-121-27 март көннәрендә Төмән курчак театрында традициягә әйләнгән театр атнасы үтте. Быел ул әле күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, киләсе елда театрда эшләвенең 40 еллыгын каршы алачак танылган актриса Әлфия Заһретдинова иҗатына багышланды.

Әлфия Заһретдинова 1959 елның 12 мартында Төмән шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 5 класста дуслары белән пионерлар Сараеның “курчак түгәрәге”нә языла, шунда инде киләчәк һөнәрен театр белән бәйле булачагын аңлый. Урта мәктәпне тәмамлауга, Төмән сәнгать училищесында яңа ачылган “курчак театры актеры” бүлегенә укырга керә.

Юллама белән Казах Совет Социалистик Республикасының Шевченко шәһәрендәге курчак театрына эшкә җибәрелә. Бераздан Төмән театрына да актер кирәклеген ишетеп, туган шәһәренә кайта. 1987 елдан бирле Әлфия Вакыйф кызы Төмән курчак театрында хезмәт итә.

- Сезнең баштан ук курчак театры артисты буласыгыз килдеме? Әллә драма актеры булу турында да уйландыгызмы?

- Юк, бала чактан ук курчаклар белән шөгыльләнгәч, драма актеры белгечлегенә уку турында уема да кермәде. Безнең спектакльләрдә болай да барысы да бар: сәхнәдә, япма артында, битлек белән эшләү, марионетка, пирчәткәле курчаклар. Монда бик төрле һәм күңелле!

- Бу еллар эчендә ничә роль уйналган?

- Күп, исәпләмәдем. Бер спектакльдә берничә рольне уйнарга да мөмкин. “Кошкин дом” спектаклендә мин песине, дуңгыз баласын, тавык булып уйнаган идем. Сез актерларның япма артында ничек эшләүләрен килеп карагыз. Даими хәрәкәттә алар.

- Яраткан рольләрегез бармы? Геройларыгыз?

- Барысын да яратам. Һәр роль – тормышымның бер өлеше. Уйнарга авыррак булганнары да бар. Аларга күбрәк вакыт таләп ителә. Каядыр курчагы катлаулырак була. Шулай да барысын да яратам.

- Сез эшли башлаган еллардан бирле театр ничек үзгәрде?

- Үз карашлары, мөмкинлекләре белән яңа буын килә. Ә гомумән, театр театр инде ул, тамашачы монда ял итәр өчен, яңа кичерешләр алырга килә. Театр бер урында гына тормый, ул үсә, техник яктан заманча җиһазлар белән тулылана. Спектакльләр дә заманча, хәзерге буын белән яраклашалар. Яңа сәнгати алымнар кулланыла. Ә мәхәббәт, яхшылык, усаллык, мәгънә эзләү кебек мәңгелек темалар һәрвакыт бар. Театр тәрбияви-эстетик функциясен алып бара.

- Быел театр атнасы сезнең иҗатыгызга багышланган. Сезнең өчен нәрсә ул?

- Күңелле вакыйга. Минем өчен дулкынландыргыч булды. Атна буена мин катнашкан спектакльләр куелды.

- Тамашачыга һәм театрга Театр елында нәрсә теләр идегез?

- Театрга – яңа техник җиһазлар, яңа заллар белән ремонт! Ә тамашачы театрны яратырга, монда ешрак булырга, гаилә белән килергә тиеш. Спектакльләребез ярдәмендә без тамашачыга яңа дөнья ачарга ярдәм итәбез. Балага нинди дә булса яңалык һәм кызыклы нәрсәләр күрергә һәм белергә кирәк. Һәр спектакльдә тамашачы үзенә якын тема таба ала.

Төмән концерт-театр берләшмәсе сайтыннан алынды.
(Гөлнур В
ӘЛИШИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836