#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәр бала сәләт иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

43-8Яна уку елының беренче методик берләшмәсе җыелышы Төмән районы, Каскара мәктәбе филиалы булган Талымхан урта мәктәбендә булды. Бу семинар “Яңа стандартлар буенча сыйфатлы укытуның шарты буларак укучыларда төп компетенцияләр формалаштыру” дигән темага әзерләнгән иде. Семинар мәктәп директоры Эльмира Садыйкованың 10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан “Гаяз Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән” повестенә анализ” дигән темага дәресе белән башланды. Өлкән сыйныфларда катнаш никах кебек актуаль проблема күтәрү бик әһәмиятле.

Укучылар дебат формасында булган дәрестә үзләренең фикерләрен ачыкладылар. Иң мөһиме - дөрес нәтиҗә чыгардылар. Беренчедән, яшьләр барлык халыкларны хөрмәт итәләр, ләкин һәрбер кешегә үзенең дине, теле, гореф-гадәтләре, традицияләре якын, шуның өчен саф татар гаиләсе төзү зарури, диделәр, икенчедән, бу сыйныфта дин юлында йөрүче укучылар барлыгы да беленде. Дәреснең тәрбияви әһәмияте көчле булып чыкты.

Аннары яшь укытучы Римма Абуталипова 7 нче сыйныф укучылары белән татар әдәбиятыннан “Г.Тукай – төрки халыкларның бөек шагыйре” дигән темага дәрес күрсәтте. Дәрестә укучылар презентация буенча тестларга җавап бирделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар. Дәресләрнең барлык этаплары яңа стандартларга туры китереп төзелгән. Укытучылар дәресләргә югары бәя бирделәр.

Семинарның бизәлеше, әлбәттә, тәрбияви чара. Ул “Аулак өй” исемле фольклор бәйрәменә багышланды. Укучылар, укытучылар, әбиләр, әниләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре искиткеч авыл күренешен сәхнәләштерделәр. Балаларның саф татарча сөйләшүләре, өлкәннәрнең мастер-класс күрсәтүләре, Ислам абый һәм Гөлнур апа Сафиннарның яңа биюләр өйрәтүләре сокландырды. Дус, тату, иҗади эшләгәч, искиткеч матур нәтиҗә килеп чыга һәм һәр бала сәләт иясенә әйләнә.

Семинар барышында түгәрәк өстәл үткәрелде. Анда шушы ук мәктәптәге балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Азалия Рамазанова “Этнокультуралы мөмкинлекләрдән чыгып федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча сәләтле бала тәрбияләү” темасына чыгыш ясады һәм кечкенә балалар белән музыкаль программа күрсәтте. 43-5Каскара урта мәктәбенең татар теле укытучысы Зөхрә Риханова “Укучыларда туган тел өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен инновацион технологияләр куллану” турында сөйләсә, мин - Шыкча урта мәктәбе укытучысы “Татар теле һәм әдәбияты буенча муниципаль һәм региональ олимпиадага әзерләнү” темасына чыгыш ясадым. Методик берләшмә җыелышы нәтиҗәле үтте. Барлык мәктәпләр яңа дәреслекләр алып, яңа стандартларга күчеп эшчәнлек алып баралар. Талымхан мәктәбе коллективына методик осталык белән эчтәлекле һәм сыйфатлы әзерләгән чара өчен рәхмәт.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районы методик берләшмәсе җитәкчесе.
Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836