#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Геройларга Дан!

последние и лучшие новости искусства в мире

17-4Вәлиулла Хәбибулла улы Хәмидуллин 1914 елда Ялутор өязенең Исәт авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. 1936 елда 22 яшьлек егет Кызыл Армия сафларына алына. 1939 елның 30 ноябрь һәм 1940 елның 13 март көненә хәтле фин сугышында катнаша. Хәрби хезмәттән азат ителгәч, Вәлиулла туган авылына кайта һәм «Урал» колхозында эшли башлый. Тыныч тормыш озакка бармый. 1941 елның 9 нчы ноябре көнне, немец фашистлары башкалабыз Мәскәүгә ябырылган вакыт, сугышка китә һәм каты яраланып, контузия белән өенә кайтып, яңадан туган колхозында эшли. Тагын да сугышка барырга чакыру килә һәм 1944 елның октябрь аенда фронтка алына.

1945 елның январь аеннан 50 нче армия 2 нче укчылар дивизиясе 13 нче укчылар полкы составында Көнчыгыш Пруссия алга бару операциясендә катнаша. 1945 елның 19 февралендә дошман белән каты бәрелештә, батырларча алга барганда, каты яралана, госпитальдә ятып чыга. Төзәлеп тагын да сафка баса һәм Япон сугышында катнаша. Батыр солдатның күкрәгендә «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен», Жуков медальләре. Сугыштан соң Вәлиулла абый колхозда кладовщик, төзүче, хисапчы булып эшли. «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнә. Соңгы гомерен ислам диненә хезмәт итүгә багышлый. Авыл имамы Хисмәтулла бабай Гыйззәтуллин 1992 елда вафат булу белән имам вазыйфасын үз өстенә ала һәм тиешле рәвештә, югары дәрәҗәдә ошбу изге булган хезмәтне алып бара. Авыл халкы күңелендә Вәлиулла бабай җылы хисләр генә калдырган. 2001 елда вафат була. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836