Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

15 сентябрь - «Яңарыш»ка - 35 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу сан белән «Яңарыш» газетабызның 35 нче юбилей елына аяк басабыз. Шул уңайдан, газета укучыларыбызга 1 нче сандагы язмаларны тәкъдим итәсебез килә. Уйлар белән 1990 елга кайтып килик әле.

Нинди проблемалар борчыды икән өлкәбез татарларын?

 «Яңарыш»ны көчәйтик

Хөрмәтле газета укучылар!

Ниһаять, сез кулыгызга татар өлкә газетасының беренче санын алуга ирештегез.

Чынлап та, туган телен, милли-мәдәниятен, ата-бабадан калган йолаларын, гореф-гадәтләрен тәмам онытып баручы 300 меңгә якын Төмән татарлары өчен зур куаныч бит бу. Газетаны кулына алгач, үзен татар итеп сизүче һәм милли горурлыгын югалтмаган һәр кеше, безнең шикелле үк, чын күңелдән шатланыр дип уйлыйбыз.

Татар телендә бастырылачак өлкә газетасына исем бирү турында күп кешеләр белән сөйләштек, төрле вариантларны күздә тоттык. Әмма ахыргы чиктә соңгы вакытта барган яңарыш нәтиҗәләрен күреп, татар халкының да бүгенге революцион үзгәртеп коруда катнашып, милли мәдәниятләрне, телебезне яңадан тергезүенә ышанып, «Яңарыш» исемен бирергә булдык.

Татар телен белмәгән, укый белсә дә аңлап җиткермәгән яшь газета укучыларыбыз өчен бер битен дә әлегә русча чыгарырга булдык. Газетаның эчтәлегенә килсәк, редакциянең планнары шундый.

Без, һичшиксез, хәзерге шартларда партиянең милли политикасының һәм милли мәсьәләләр турында хөкүмәтебезнең яңа законнарының тормышка ашырылуын иң беренче күздә тотачакбыз. Безнең өчен иң якын аңлатмалар – хәбәрдарлык, демократия, үзгәртеп кору. Шуңа күрә «Яңарыш»ның төп девизы итеп «Халыкларның рухи дөньясы көчәйсен» дигән сүзләрне алдык.

Туган халкыбызның мәдәни мирасын белү – кешенең культура дәрәҗәсен билгеләүче фактларның берсе. Безнең уебызча, газета битләрендә татар язучылары, шагыйрьләре, композиторлары, художниклары, аларның кайбер әсәрләре белән, өлкәбезнең дә талантлы кешеләре белән таныштыру кирәксез булмас. Чөнки, дөресен әйтергә кирәк, күпчелегебез халыкның борынгы мәдәниятен генә түгел, заманча культурасын да гафу итмәслек дәрәҗәдә аз беләбез.

Соңгы елларда бөтен дөньяны уйландырган һәм якынайткан тема – тәрбия һәм әхлак мәсьәләләре. Шуңа күрә без дә газета аша тәрбиясезлек һәм әхлаксызлык сәбәпләрен анализлау, халкыбыз өчен иң мөһим булган элекке гореф-гадәтләрне яңарту, өлкәннәргә хөрмәт, кечеләргә мәхәббәт, чисталык-пакълек, хезмәтне ярату, гыйлемлеккә омтылу кебек булган сорауларны күтәрүне – беренче бурычыбыз дип саныйбыз.

Иң зур бурыч – балаларны, халкыбызны ана теленә өйрәтү, үз халкыбыз мәдәниятен яраттыру. Илебездә барган яңарыш нәтиҗәсендә балаларыбызны ана телендә тәрбияләү мөмкинлеге туды. Моның турында мисаллар бик күп. Шуңа күрә газета битләрендә андый материаллар да чыгачак. Безнең Төмән өлкәсендә дә татарлар төрле шул: мишәре, керәшене, Казан, Себер татарлары. Болындагы чәчәкләр берсеннән-берсе аерылып торган шикелле, без дә бертөрле түгел. Гореф-гадәтләребез үзенчәлекле, көнкүрешебез төрлечә һәм бу нәрсәләрне тирәнтен өйрәнми, белми, исәптә тотмый булмый.

Шуңа күрә дә кадерле газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итәбез: языгыз безгә! Газетабызның киләчәге сезнең кулда. Без сездән үзегезнең теләкләрегезне, искәрмәләрегезне язып җибәрүегезне үтенәбез. Без һәр иң каты, ләкин гадел булган тәнкыйтьне тыңларга әзербез.

Һәр яңа басма, яңа туган бала кебек, тиз генә аякка басмый, үзенең чын йөзен таба алмый әле. Бу тизрәк гамәлгә ашсын өчен «Яңарыш» эшләрендә сезнең күмәк һәм бергәләп катнашуыгыз кирәк.

Кемнәргә туган ягыбыз, җиребез, телебез, балаларыбызның киләчәге якын, шулар безнең беренче дусларыбыз булыр дип ышанабыз.

«Яңарыш»редакциясе коллективы.

(№-1, 15.09.1990 ел).

Якташларыма бер сүз

Өлкәбездә татар телендә газета чыга башлаячак дигән хәбәрне ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Бу ана телебезне саклап калуда тагын бер яңа адым ләбаса. Бу телевидениедәге «Очрашулар»ның, радиодагы «Дусларга сукмак»ның тагын бер кардәше дөньяга килде дигән сүз бит. Җиңел аягың белән «Яңарыш»!

Шөкер, халкыбыз тирән йокыдан уяна башлады. Әнә шул сөендерә дә. Ул хәзер үз сүзен газета аша да әйтә алачак.

Шушы газетабыз халкыбызның энҗе-гәүһәрләрен, тел үзенчәлекләрен, халык авыз иҗатын – әйтемнәрен, гыйбарәләрен, җырларын, әкиятләрен, гореф-гадәтләрен, матур йолаларын җыйнап тупларга, тарихын аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез.

Матур әдәбиятыбызны пропагандалауда да аның урыны зур булачак. Әдәбиятыбызга шушы газетабыз аша бәлки, яңа яшь көчләр килерләр. Яшьләр үз иҗатларын, шигырь-хикәяләрен бастырырлар. Тукаебыз, Җәлилебез, Г.Ибраһимовыбыз да якты маяк булып аларга юл күрсәтеп торырлар. Инша алла, тугандаш Татарстаныбыз да ярдәм кулын сузмыйча калмас дип өмет ителә.

Рус теле милләтара аралашу телебез бит. Ул да бик кирәк, ләкин тик ул ана телебезне йоту бәрабәренә генә булмасын. Хәзер ана телен өйрәнүгә бик комачаулаган нәрсә, минемчә, ата-аналарның үз балаларын рус телендә генә укытырга, аларны рус мәктәпләренә бирергә омтылышларында. Менә шул психологик барьерны кичәсе иде. Мәрхүм Хөсәен абый Ильясов әйтмешли: «Һәрбер русча белгән хөрәсән профессор түгел ләбаса».

ВУЗларга керү өчен русчаны бик яхшы белүдә генә түгел, ә чын кеше булу, зур теләк һәм чиксез тырышлык кирәк. Курыкмагыз, кадерле ата-аналар, күңелендә булган бала русчасын да яхшы үзләштерә ул. Моңа меңнәрчә мисаллар китереп була. Башка татар урта мәктәпләрен тәмамлаган, аннан соң югары белем алган йөзләрчә күренекле инженерлар, укытучылар, врачлар өлкәбезнең төрле почмакларында яндырып эшлиләр, безнең йөзгә кызыллык китермиләр.

СССР халык депутаты, күренекле язучыбыз Туфан Миңнуллин радиодагы чыгышында әйтте: «Хәзергә караганда элегрәк Казан ВУЗларында татарлар күбрәк укыганнар һәм үз специальностьләре буенча тирәнрәк белем алып чыгалар иде. Чөнки алар урта мәктәпләрдә ана телләрендә укыганлыктан, фәннәр нигезен яхшы үзләштергән булганнар. Шул аларга ярдәм иткән», - ди ул.

Гомумән әйткәндә, ана телен оныткан туган йорт учагында бер вакытта да җылы хисләр бөркеп тормаячак. Әнкәенең бишек җырын тыңлап үскән бала миһербанлы да, игелекле дә була. Моны картлар бик яхшы хәтерлиләр.

Газета битләрендә тәрбияви мәсьәләләр төп урынны алсын иде. Бу эштә, бәлки, дин әһелләре дә читтә калмас дип өмет ителә.

Шушы газетабыз әле ул нәни бала сыйфатында бик нәзберек, зәгыйфь хәлдә туачак. Аны һәркайсыбыз баглап үстерешмәсәк, аның сүнү ихтималы да бар. «Ленин юлы» белән шулай булды бит.

Хөрмәтле якташларым, дусларым Зиннур абый һәм Ришат Бекшеневлар, Фатыйма апа Галиәкбәрова, Җәзилә Массагутова, Нелюфәр Юсупова, Хәбибулла Якин һәм барлык якташларым. Сезне, авыр тормыш юлларын үткән, зур тәҗрибәле, илебез өчен барлык сәламәтлегегезне биргән, көч түккән ветераннарны һәм ялкынлы яшьләрне – һәммәгезне дә үз газетабыз чыгуы уңаеннан кайнар котлыйм һәм газетабызга ярдәм кулын сузарга, матур мәкаләләрегез, истәлекләрегез белән уртаклашырга чакырам.

Кадерле якташларым, тик фәкать безнең барыбызның ярдәмендә генә илебездәге демократия җимеше буларак, офыкта яңа кабынган йолдыздай «Яңарыш» үз нурларын мул итеп өлкәбездә таратыр, тормышыбызны бизәр, әхлакый хәзинәләребезне арттырырга ярдәм итәр. Газетабыз күз өстендәге кыйгач каш кебек матур, югары грамоталы, тирән эчтәлекле, озын гомерле, игелекле булсын дип телисе килә.

Якуб ЗӘНКИЕВ,

сугыш ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы.
(№-1, 15.09.1990 ел).

 

 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836