#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Файдалы киңәшләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Кладоспориоз

11-11Бу гөмбәчек бигрәк тә парник-теплицаларда була. Анда 80% дымлылык, температура 22 градустан югары булса, бу гөмбәчек бик тиз арада үрчи. Тузан рәвешендә җил, су белән, киемнәргә, аяк киеменә, эш коралларына эләгеп керә. Бу помидорларда гына түгел, шулай ук кыяр, кишер, виктория, агачларда да була. Гөмбәчек үсемлеккә эләккәннән соң 12-14 көн үткәч, беренче билгеләре күренә башлый. Башта аскы яфракларда, аннан үсемлекнең бөтен җиренә тарала. Яфракларның артында барлыкка килә. Шуңа күрә тиз генә күреп булмый.

Беренче билгеләре - аксыл-яшел таплар барлыкка килү. Ул вакытта әле аны халык ысулы белән дә дәвалап була. Аның өчен  5 л суга 15-20 тамчы йод тамызып, шуңа 0,5 л сөт кушарга һәм яфракларның артына да сиптерергә кирәк. Чөнки гөмбәчекләр шунда. Аннан алсу төстә марганцовкалы су яки 1:10 исәбеннән суга әче су (сыворотка) кушып та сиптерергә була. 10 көн саен кабатларга. Җиренә порошок рәвешендәге «Фитоспорин» сибегез. Шулай ук биопрепаратлар сиптерә аласыз - «Фитолавин 300», «Строби», «Фитоспорин». Инде дә гөмбәчек сырып алып, яфраклары корый башлаган булса, химик препаратлар сиптерергә кирәк - «Хом», «Абига-Пик», «Браво», «Каптан», «Полихом». Бу гөмбәчек эләккән яфракларны, помидор сабакларын, гомумән, бу гөмбәчек белән чирләгән үсемлекләрне тиреслеккә салырга ярамый. Чөнки ул 10 айга кадәр яши. Аны эссе һава да, салкыннар да үтерми. Уңышларны җыеп алгач, парник-теплицаларны эшкәртергә кирәк. «Бордос» сыеклыгы белән юарга, шулай ук эш коралларын да. «Күкерт шашкасы» («Серная шашка») яндырырга кирәк. Гөмбәчек азган булса, помидорлары да тәмле булмый. Вакытында дәваларга тырышыгыз. Үрентеләрне утырткан туфрагында бу гөмбәчек булган булса, өйдә дә чирли башлыйлар.

Куркыныч гөмбәчек

11-13Агачларыгызга күз салыгыз әле. Менә мондый алмалар, чияләр, сливалар юкмы? Булса, коеп төшереп җыеп ташлагыз. Боларда кышлаган гөмбәчек хәзер кояш җылыта башлауга яхшы бөреләргә күчә. Бөтен бакчага тарала ул. Яз көне 3% лы «Бордос» сыеклыгы, «Абига Пик» яки «ОксиХом» сиптерегез. Чәчәкләре ачылырга 4-5 көн калгач, тагын 1% «Бордос» сыеклыгы сиптерегез. Аннары профилактика өчен «Фитоспорин» сиптереп торырга була.

Георгиннарны кайчан чыгарырга?

11-15Георгиннарны бакчага утыртырга бер ай кала борынлатырга чыгарырга кирәк. Сакларга куйган җирдән чыгаргач, яхшылап бөтен бәрәңгесен тикшерегез. Кара таплары булса, кисегез, кипкән тамырларын да кисегез, бүлегез. Кара таплары, бозык җирләре булса, аларны кискәннән соң, алсу төстәге марганцовкага бераз салып тотыгыз. Аннары чүпрәккә суын сеңдерегез дә, 1-2 көнгә салкынчарак  урынга куегыз. Шуннан соң җылы урынга күчерә аласыз. Борынлатмыйча да утыртырга була. Алай чәчәкне соңрак ата ул.

Борычларда водянка

11-12Бу чир дә, бактерия дә, инфекция дә түгел. Бу су күп сипкәннән барлыкка килә. Атнага бер әз генә су сибү җитә борычларга. Яфраклары артык суны үзләштереп бетерә алмагач, шундый төрткеләр барлыкка килә. Аннан яфраклары коела башлый, тамырлары череп, үсентеләр үлә.  Шушылай була башлаганын күрсәгез, җирен киптерергә кирәк. Йомшартыгыз, савытларына өстәмә тишекләр тишегез. Бик җылы урынга куегыз. Яки җирен алмаштырыгыз. Кояшлы тәрәзә төбенә куегыз. Ничек тә җирен киптерү ягын карагыз. Аннан бер атнадан «Эпин» препараты сиптерегез.  Кояш нурлары күрмәгәннән, куе булса, җилләп утыра алмаса, температура уйнаса да, бу водянка барлыкка килә. Бу шулай ук помидорда да, кәбестәдә дә була.

Интернеттан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836