Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Әле күптән түгел Вагай районының Казанлы авылында бик матур бәйрәм – яңа мәктәп ачылу тантанасы булган иде. Шушы көннәрдә монда тагын файдалы очрашу үтте – ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибә ураклашуы һәм «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабы ябылу бәйрәме.Семинар «Яңартылган ФГОС шартларында татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда укучыларның иҗади һәм шәхси сәләтләрен үстерү» дигән темага багышланган иде.
Мәктәпкә керү белән хуҗалар укытучыларны хуш күреп каршы алдылар һәм иртәнге чәйгә табын янына ашханәгә озаттылар. Өстәл тулы татар халык ашлары тезелгән, тәмле аштан соң безне ике төркемгә бүлеп, татар теле укытучыларын дәресләргә, ә конкурста катнашучылар чираттагы сынауларга юл алды.
Беренче булып 3 нче сыйныфта «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» форматында Ватанны саклаучылар көненә багышланган әңгәмә үтте. Бу чараны Нәсимә Денизбаева үткәрде. Укытучы эшен татарча матур исәнләшүдән башлады, балалар бик күп патриотик терминнарны үзләштерделәр, «Ватан», «патриот», «ил сакчысы» кебек сүзләр дәрес барышында күп кабатланды. Тәрбияви чара барышында төрле эш төрләрен күзләдек: индивидуаль һәм төркемнәрдә эш, коммуникатив уеннар, презентациядә Казанлы авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның фоторәсемнәре, алар турында кыска мәгълүмат та бирелгән иде. Сөйләшүне укучылар «тынычлык» сүзе һәм «Һәрвакыт булсын кояш» җыры белән тәмамладылар.
Икенче дәрес 2 нче сыйныфта башлангыч сыйныфлар укытучысы Розалия апа Хәбибуллина җитәкчелегендә үтте. Балалар Роберт Миңнуллиның «Ак кыш» шигыренә анализ ясадылар. Шигырьне өйрәнгән вакытта нинди генә биремнәр башкармады укучылар! Кышкы урманга сәяхәт чынлап та бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Кабинетта булган техника уңышлы файдаланылды. Дәрес татарча җыр һәм биюләр белән дә бизәлде.
9 нчы сыйныфта Муса Җәлил иҗаты буенча «Серле йомгак» шигырен өйрәнү буенча уку грамоталылыгын формалаштыру дәресен Фәнүсә апа Нигъмәтуллина үткәрде. Укучылар шигырьне укыдылар, тирән анализ ясадылар. «Бүгенге цифрлаштыру гасырында укучыларда уку грамоталылыгын үстерү аеруча әһәмияткә ия дип уйлыйм. Белем бирүнең нинди генә предмет өлкәсен алсак та, беренче чиратта, аңлап уку, укылган тексттан кирәкле мәгълүматны аера белү сәләте кирәк», - дип исәпли Фәнүсә апа. Яңа мәктәпнең мөмкинлекләрен файдаланып, турыдан–туры интернет челтәренә чыгып, укучылар иҗади биремнәр башкардылар. Герой-шагыйрьнең башка шигырьләрен дә искә алдылар, яттан да сөйләделәр, иллюстрацияләрне карап, шигъри юллар белән бәйләделәр.
«Ел укытучысы» бәйгесендә балалар татар биюләрен, хәрби-патриотик җырлар башкардылар. Һәр дәрес югары дәрәҗәдә, заман таләпләренә туры килерлек үтте. Кунаклар оештыручыларга кызыклы һәм эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, семинарга да югары бәя бирделәр, аның нәтиҗәлелеген, актуальлеген һәм гамәли юнәлешлелеген билгеләп үттеләр. Казанлы мәктәбе укытучылары укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә максатчан эш алып баруларын күрсәттеләр.
Һәр дәрестән соң иҗади-хәрәкәтчән уеннар булды. Укытучылар, укучылар белән бергә татар халык уеннары «Йөзек салыш», «Серле капка»ны уйнадылар, татар биюләрен башкардылар. Боларны Гөлчирә Уразова, Иляна Кәбирова әзерләгәннәр. Дәресләрдә һәм бу уеннарда Вагай районы мәгариф идарәсе начальнигы Елена Корытова да катнашты. Семинарда катнашучыларның барысы да үз дәресләрендә куллану өчен файдалы алымнар өйрәнүләре турында әйттеләр. Ил сакчылары елына, Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган мәгълүматлар күп булды.
Семинар нәтиҗәләрен төрле методик алымнар кулланып, мин - Тугыз урта мәктәбе татар теле, әдәбияты укытучысы, Вагай районының татар теле, әдәбияты укытучыларының методик оешмасы җитәкчесе йомгакладым, рефлексия ясадым. Бу көн Вагай районы туган тел һәм әдәбияты укытучылары өчен, чыннан да, якты, файдалы һәм тыгыз эш шартларында үтте.
Венера ИБУКОВА,
Вагай районы, Тугыз авылы.
Рәсемнәрдә:
Казанлы мәктәбендә.