#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Луиза Сөрмәтова - Төмәннең «Иң яхшы китапханәче»се

последние и лучшие новости искусства в мире

12-1Бу исемгә Төмән шәһәренең 9нчы һөнәри осталык конкурсында ия булды Луиза Рәис кызы. Әлеге конкурста үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 6 хезмәткәре белән бергә мәдәният белгечләре, педагоглар да катнаштылар. Һәркайсы үз номинациясендә осталыгын сынады.

Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, конкурста мәдәният хезмәткәре һөнәренең абруен һәм социаль әһәмиятен арттыру, һөнәри осталыкны камилләштерү, хезмәткәрләрнең иҗади һәм эшлекле активлыгын стимуллаштыру, эшнең инновацион ысулларын ачыклау һәм үстерү, мәдәният өлкәсенең кадрлар резервын формалаштыру иде төп максат.

Музыка белгече, фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, себер-татар халык һәм эстрада җырларын башкаручы, җәмәгать эшлеклесе һәм 18нче китапханә мөдире Луиза Сөрмәтова да осталыгын сынап карарга уйлаган. Китапханәдә 2017 елдан бирле эшли ул. Иске йорттагы бүлмәләрне төзекләндереп, җан өрү белән бергә, татар китапларын да җыйды ул монда, татар кичәләре оештырды һәм оештыра. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы да ул. Аның шәһәр, өлкә, ил, халыкара конкурсларда призлы урыннар алуы турында язганыбыз бар инде.

– Бу конкурс минем өчен үземнең китапханәдә эшләвемне генә түгел, гомумән, мәдәнияттә хезмәт итүемә ниндидер бер нәтиҗә ясау булды, - дип аңлатты Луиза Рәис кызы. – Барлык моңа кадәр эшләгән эшләремне, казанышларымны, осталыгымны күрсәтү иде. Чөнки мин китапханәче һөнәренә Мәскәүдә 2021 елда гына укып чыктым. Әлеге конкурста ярышу – үз көчемне сынау иде. Тормышым гел ярышлардан гына тора, дияр идем. Мәктәп чорыннан спорт белән шөгыльләнәм. Әле 2020 елда кышкы спорт олимпиадасында ГТО нормаларын тапшырып, көмеш медальгә ия булдым.

Конкурс шартлары буенча «Мин китапханәче» эссесен язарга кирәк иде. Монда үз фикеремне, тойгыларымны кәгазьгә күчерү сәләтем ярдәм итте.

Аннары проект язып, яклау өлешендә дә сынатмадым. Беренче тапкыр эшләсәм дә, иҗтимагый эшем барышында өлкәдәге төрле автономияләр, якташлыклар эше белән таныш булганга, проектның темасы да тиз генә күз алдына килде: китапханәдә төрле халыкларның китапларын булдыру, гореф-гадәтләрен, телләрен, әдәбиятларын, мәдәниятләрен яктырту һәм алар белән яшьләрне, балаларны таныштыру максатыннан «Радуга национальных культур» дигән проект булдырырга теләк туды. Быел беренче кварталны рус мәдәниятенә багышладык. Икенче кварталда татар халкыбыз турында сөйләрбез, өченче кварталда, Рәсүл Гамзатовның тууының 100 еллыгы уңаеннан, дагестан, дүртенче кварталда үзбәк халыклары әдәбияты, мәдәниятенә тукталып үтәрбез. Бик әһәмиятле проект килеп чыкты, жюри әгъзалары да мактадылар.

Өченчедән, ачык чара күрсәтергә кирәк иде. Проектка нигезләнеп, «Күңел кыллары» дигән фольклор-этнографик кунак бүлмәсе оештырырга уйладым. Фольклорчы, җырчы, сәхнә кешесе буларак, бу эш минем өчен бик уңайлы иде. Уңышлы килеп чыкты. Татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, йолаларын күрсәтү иде максатым. Экспонатларны Ямбай музееннан алып килдек. Бер уңайдан, музей хуҗабикәсе Неля Фәйзуллинага рәхмәтем зур. Әниемнән дә кайбер тарихи әйберләр китердем. Кунакка су транспорты колледжы студентларын чакырдык. Соңыннан 149нчы балалар бакчасыннан балалар, 48нче мәктәптән 4 класс укучылары да кунак булдылар, - дип сөйләде кункурс турында Луиза Сөрмәтова.

Конкурста беренче урын алучы хезмәткәр көз көне өлкә күләмендә үтәчәк бәйгедә катнашу хокукы ала. Шуңа да барлык серләрне дә ачып бетермик. Ә менә кунак бүлмәсенә тулырак тукталып китик.

Бер бүлмәдә себер татар халкына гына хас көнкүреш әйберләре, тозлы камырдан ясалган милли ашлар, халык киемнәре, кулдан тукылган палас, он иләү, йон эрләү, май ясау җайланмалары, сандык, бишек һәм башка әйберләр урын алган. Ә өстәлдә кунакларга чәй эчерү өчен чәк-чәк, башка тәм-том куелган.

Шулай итеп татар гореф-гадәтләрен күрсәтеп, татар сүзләрен кыстырып кунакларны каршы ала ул. Төбәктә яшәүче татарлар турында сөйли. Аларның мәдәнияте белән таныштыра. Габдулла Тукай кебек бөек шагыйребезнең барлык халыкларга таныш «И туган телен» ике телдә укып күрсәтә. Берничә еш кулланыла торган татар сүзләрен кунакларга да өйрәтә. Бергәләшеп уеннар уйныйлар. Шул уеннар вакытында татар музыкасы куела, төйдереп биюне бергәләп башкаралар.

Татар өе белән таныштырып китә. Халкыбызның йолаларын, бәйрәмнәрен, киемнәре, милли ашлар турында сөйли, аңа хас сыйфатлар, һөнәрләр, мәкальләр, табышмаклар, мөнәҗәтләр, бәетләр балалар, яшьләр хәтерендә үз урынын алыр, бергә яшәүче милләт турында тулырак мәгълүматлы булырлар. Фольклор дигәндә, Луиза Рәис кызы үзенең калын, зур китабында тупланган әсәрләрне дә күрсәтә, җырлап та ала. Соңыннан чәй эчәргә чакыра, бүләкләр дә бирә.

Төрле яктан сәләтле китапханәченең менә шундый бай эчтәлекле, милли рухлы итеп биремнәрне башкаруын жюри әгъзалары, әлбәттә, югары бәялиләр. Тәҗрибәле, озак еллар эшләүче китапханәчеләр алдында Луиза Сөрмәтова тәкъдим иткән материаллар, чыгышлар җиңү казана.

Луиза Рәис кызы өлкә бәйгесендә дә сынатмаска уйлый, ныклап әзерләнү этабын да башлаган инде ул. Уңышлар юлдаш булсын, милләтебез китапханәчесе!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836