Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Гөмбәз айлы булды

последние и лучшие новости искусства в мире

«Хәер-садака итеп нәрсә сарыф итсәгез яки нәзер итеп өстегезгә нәрсә йөкләсәгез дә, һичшиксез, Аллаһы моны белә (һәм шуңа карата әҗерен дә бирә). Залимнәргә (Аллаһы Тәгаләнең газабыннан коткара алырлык) ярдәмчеләр юк».

Коръән тәфсире (2:270).

Бигрәк тә ошбу көннәр - мөбарәк булган Рамазан ае вакытында кылынган изге гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларны күп тапкыр арттырып бирәм, дип вәгъдә итте.

14-21

Төмән шәһәренең Лесобаза районындагы салынып торучы Аллаһы йорты - яңа мәчет ураза көннәрендә игътибарсыз калмады, үзгәрешләр кабатланып тора, алга омтылу, ачыктан ачык күзгә чагыла. 2024 елга хәтле мәчет манарасына алтын кебек ялтырап торган ай урнаштырылган иде. Ә менә 17 март көнне мәчетнең гөмбәзе (куполы) өстендә икенче карап туймаслык бизәкле ай барлыкка килде һәм тирә-якка нур сибеп калкып чыкты. Ошбу бик тә катлаулы булган чараны уңышка ирештерү өчен көчле һәм җайлы техника кирәк булды. Зур рәхмәт сүзләрен ООО «Премьеравто» җитәкчесе Илгизәр Нагибинга һәм аның әтисе Руслан Владимир улына юллар идем. Алар бер вакытта да безләрнең сорауларга каршы килгәннәре юк, һәрвакыт кирәккәндә техника белән булышып торалар. Бу юлы да аларның ярдәме белән айны урнаштыру өчен супер автокран тәкъдим ителде, аның күтәрү мөмкинлеге 50 метрга житәрлек. Бөтен оештыру эшләрен җиренә җиткереп үткәрүче Әмир хәзрәт Балдинга һәм аның үсеп җиткән уллары, актив катнашучылар - Әсәдулла белән Ибраһимга, туктаусыз ярдәм итүче дустыбыз Мөдәрис Патршинга, югарыга менеп, мәчет өстендә монтаж эшләрен үтәүче, айны үз урынына ныгытып урнаштыручы Шагир Корманбаков дустыбызга зур рәхмәт сүзләрен житкерәсебез килә. Шулай ук ошбу онытылмаслык тарихи вакыйганың барышында катнашкан якын дусларыбыз - Альберт Исхаковка һәм малаена, Илзур Маргановка, Илфат Фәйзуллинга чын күңелдән рәхмәтләр белдерәбез.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аендагы изге гамәлләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып бирә. Киләчәктә дә изге эшләрдә, Аллаһы Тәгалә юлында тырышып хезмәт итүне дәвам итәргә насыйп булсын.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: изге эш алдыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836