Май 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 1
|
2 | 3 |
| 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
| 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
| 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
| 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Вагайның «Магас» кафесында шаулап-гөрләп, зур әзерлек белән Ураза бәйрәме үтте. Матур традициягә әверелгән чарага округның төрле авылларыннан гына түгел, хәтта шәһәрләрдән дә, тәмле күчтәнәчләр тотып, кунаклар килде.
Вагай округының имам мөхтәсибе, Коллар авылы мөселман оешмасының рәисе Әхмәт хәзрәт Ишмөхәммәтов, Вагай мәчете имамы Илдар хәзрәт Алиев барлык дин кардәшләрне ихлас күңелләреннән бәйрәм белән котлап вәгазь әйттеләр, догалар кылдылар. Котлау сүзләре белән округ башлыгы урынбасарлары Илдар Гайсин, Мөнир Кинчагулов, округ Думасының рәисе Владимир Шиловских, «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлеге секретаре Игорь Мисько, «Сельский труженик» газетасының баш мөхәррире Александр Снопов, округ Думасы депутаты Флёра Ватутова, бәйрәмне оештыручы: округ милли-мәдәни автономия җитәкчесе Руфат Рамазанов һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар.
Бәйрәмгә килгән һәр балага Руфат Рамазанов бүләкләр тапшырды, ә инде Коръәннән сүрәләрне яттан сөйләүчеләр спонсорның аерым призларына лаек булдылар.

Бер минут тынлык белән сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз искә алынды, аларның рухына багышлап, сугышның тизрәк тәмамлануын теләп догалар укылды.
Вагайда төзелеп бетеп килгән мәчеткә ярдәм итеп садакалар салынды. Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә исәнлек-саулык, рухи ныклык, бәрәкәт, сабырлык һәм якты өметләр алып килсен, дигән теләкләр әйтелде.
Татар мәдәнияте көне
Төмән өлкәсендә үткәрелгән татар мәдәнияте көннәре ерак Вагай җиренә дә килеп җитте.
Тубыл, Төмән кунакларын округ татарларының милли-мәдәни автономиясе (җитәкчесе Руфат Рамазанов) һәм «Уңган хатын-кызлары» клубы (җитәкчесе Зөлхәйдә Сәйдуллина), барлык үзешчән артистлар, тамашачылар моңлы җыр-бию, матур сүзләр, тәмле ризыклар белән җылы каршы алдылар.
Вагай сәхнәсе чын мәгънәсендә талантлар мәйданына әверелде. «Таң йолдызы–2026» һәм «Халык сәнгате-2026» конкурсларында Тугыз, Казанлы, Карагай, Усак, Юрмы, Аксурка, Абаул, Татар Вагай, Коллар, Дубровное, Селәз, Чёрное, Вагай һәм башка авыллардан килгән катнашучылар якынча 80 иҗади номер тәкъдим итте. Җыр, бию, нәфис сүз, театр һәм халык иҗаты аша алар милли рухны күрсәттеләр.
Шулай ук декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре оештырылды – кул эшләре аша традицияләребезнең тирәнлеге ачылды.
Берничә сәгатькә сузылган конкурслар тәмамланганнан соң, компетентлы жюри рәисе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс Бакиев һәм өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина һәр чыгышка бик җентекләп анализ ясадылар, елдан-елга катнашучыларның саны, осталыкларының артуы, милли костюмнарның матурлыгы турында шатланып, горурланып әйтеп уздылар. Иң яхшы чыгышлар 30 апрельдә Төмәндә үтәчәк гала-концертка сайлап алынды. Жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, өлкәбездә танылган җырчы Илчан Хөснетдинов вагайлыларга үзенең матур җырларын бүләк итте.
Бу – гади чара гына түгел, ә татар халкының бай мәдәниятен саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру эшләренең бер өлеше.

Асия ЗИМАГУЛОВА, ветеран укытучы.
Вагай округы, Казанлы авылы.
Рәсемнәрдә: Ураза бәйрәмендә һәм Вагай сәхнәсендә.