Төмәндә өлкә мәчетләре имамнары өчен чираттагы уку курслары узды.
Бу курслар даими рәвештә оештырыла.
Семинар Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының финанс ярдәме белән уздырылды. Бу юлы тыңлаучыларның гомуми саны 50 кешегә җитте.
Чара башында Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Мөфти имамнар өчен белемне камилләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Төп лекторлар Казан ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире Айдар Карибуллин (ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы турында сөйләде); шулай ук Мәскәү кунагы – Мәскәү өлкәсе Ислам көллияте проректоры, РФ Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Цику (ул Ислам дине тәгълиматы – Акыда турында сөйләде) булдылар. Айдар хәзрәт Карибуллин шулай ук зәкят турында җентекләп аңлатты һәм бу теманың катлаулы, ләкин бик мөһим булуын, Исламның биш баганасының берсе икәнен билгеләп үтте.

Рөстәм хәзрәт Цику имамнарга иман, гамәл, язмыш, ризк, сынау кебек төшенчәләр турында аңлатма бирде.
Семинарда Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә чыгыш ясады. Искәндәр хәзрәт Йосыпов зал белән аралашу, сорауларга җаваплар аша гадел тәртип дәресләре бирде. Рөстәм хәзрәт Камалиев тыңлаучыларга гыйбадәт нормалары һәм йолалары турында сөйләде.
Семинарда шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкән инспекторы Александр Ерик катнашты. Ул катнашучыларга дини учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы нормалары турында мәгълүмат бирде.

Курсларның йомгаклау көнендә тыңлаучылар алдында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Рзаев та чыгыш ясады. Ул имамнарның урыннарда эшләвенең мөһимлеген билгеләп үтте.
Йомгаклау сүзендә мөфти Зиннәт хәзрәт барысына да уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм курслар узу турында сертификатлар тапшырды.
Семинарда катнашучылар Төмәнгә килгән лекторларның югары дәрәҗәле булуын билгеләп үттеләр һәм Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтенә оештырылган чара өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.