Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы янындагы «Чик сакчылары паркы»нда Төмән шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, 52 нче урта мәктәп, «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге, «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәге, шәһәр татар мәдәният үзәге, «Олимпия» спорт мәктәбе тырышлыгы белән балалар Сабан туе гөрләде. Бәйрәм программасын ике телдә «Зөбәрҗәт» (Түбән Тәүде авылы) халык җыр ансамбле җитәкчесе Эльвира Голубева алып барды. Бәйрәмне Кугалы мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов Коръән сүзләре белән башлап, халыкны узган Корбан бәйрәме һәм Сабантуй белән котлап, Аллаһы Тәгаләдән балаларга имин тормыш, саулык-сәламәтлек сорап дога кылды һәм бәйрәмгә фатиха бирде. Аның сүзләренә шәһәр хакимиятенең милләтләрара комитеты рәисе Платон Осоткин да кушылып, күңелле ял, күтәренке кәеф, уңышлы-шатлыклы җиңүләр теләде.
Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров 52 нче мәктәп укытучылары – мәктәп директоры Алевтина Манкаева, Сәлия Мөстәкыймова, Гөлниса Хөсәенова, Халидә Кирамова, Вәлимә Нәбиева, Җәгъфәр Касыймов, Наисә Гайнельянова, Татьяна Малышкинага («Этнос» үзәге) Рәхмәт хатлары тапшырды. 52 нче мәктәп директоры Алевтина Манкаева чыгышында: «Авылыбызда шундый матур парк төзегән, анда төрле чаралар уздырырга мөмкинлек биргән, укучыларыбыз белән патриотик тәрбия эше алып баручы, безгә матди ярдәм күрсәтеп торучы «Өлкә чик сакчылары ветераннары» оешмасына, җитәкчесе Нуртдин Ибраһимовка, шулай ук балаларга, гомумән, Кырынкүл авылы халкына шундый матур бәйрәм оештырган өчен партнерларга, балаларга бүләкләр булдырган «Бәрәкәт» хәйрия фондына, җитәкчесе Мөнирә Хөснетдиновага олы рәхмәтемне белдерәм», - дип, уку елын уңышлы тәмамлаган һәм актив, сәләтле, спортчы укучыларны Рәхмәтнамәләр белән бүләкләде.
Аннары халыкны милли ризык – чәк-чәк белән сыйлаганнан соң, ярыш мәйданчыкларына чакырдылар. Татар моң-җырларын, биюләрен карарга теләүчеләр сәхнә янында калып шәһәр татар мәдәният үзәге артистларының чыгышларын тамаша кылдылар. Биредә «Туган тел» тукталышы эшләп, балалар татар шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, җырлар башкарып, уеннарда катнашып бүләкләр алдылар. Өлкәнең күренекле гармунчылары Җәгъфәр Касыймов белән Ислам Сафин гармунда уйнап, халыкны биетеп, такмаклар, җырлар җырлаттылар. Ярыш мәйданнарында балалар уннан артык – аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, баганага менү, капчык белән бәрешү, чүлмәк вату кебек уен-ярышларда катнашып, жетоннар җыйдылар. Аннары аларны махсус палаткада бүләкләргә алыштырдылар. Милли көрәшне СССРның спорт мастеры Әбделхак Миннебаев белән РФнең спорт мастеры Алмаз Миннебаев уздырдылар. Бил алышып беренчелекне Самир Вилданов (30 кг хәтле), Илназ Корманов (35 кг), Денис Әмиров (40 кг), Кирилл Уваров (50 кг), Демид Крапивин (60 кг), Реналь Кәримов (60 кг артык) алдылар. Сабантуй батыры исеменә һәм Сабантуй тәкәсенә Арсений Мединский ия булды.
Сабантуй барышында кыр кухнясы эшләп, халыкны «Гурман» (җитәкчесе Азат Булатов) кафесы тәмле пылау, “Өлкә чик сакчылары ветераннары” оешмасы солдат боткасы белән бушлай сыйладылар. Сату нокталары да эшләде. Балалар ярышларда катнашып, батутта сикереп, пони атларда йөреп, уен мәйданчыкларында уйнап ял иттеләр. Сабантуй каникулдагы балаларның исендә онытылмаслык мизгел булып сакланыр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Сабантуй мизгелләре.