Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Махсус хәрби операция дәвам итә. Россия сугышчылары Ватаныбызның бәйсезлеген яклаган ата-бабалар традицияләренең дәвамлылыгын күрсәтеп, махсус хәрби операциянең мөһим бурычларын хәл итәләр. Аның нәтиҗәсенә дәүләтебез киләчәге бәйле.
Бүгенге көндә безнең Уват районыннан киткән якташларыбыз да үзләрен илнең чын патриотлары итеп күрсәтәләр, гомерләрен илнең бәйсезлеге, халыкның иминлеге өчен бирәләр.
2023 елның 2 октябрендә Өге авылы халкы Радик Измайловны соңгы юлга озаттык.
Радик Әхмәтҗан улы 1981 елның 19 сентябрендә зур һәм дус гаиләдә туа. Ул яшьтәшләреннән бер дә аерылмыйча, гади малай булып үсә, мәктәптә укый, армиядә хезмәт итеп кайткач эшкә урнаша, гаилә корып, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Радик Әхмәтҗан улы зур гаиләдә үскәнгә, һәрвакыт эш белән мәшгуль булган. Әти-әнисе дә күп эшләп балаларын балачактан ук җаваплылыкка, тырышлыкка өйрәтәләр. Радик бик тыныч, ярдәмчел, игелекле, акыллы малай булып үсә, олы абыйлары һәм апалары аны яраталар. Үзенең балалары булгач, уллары Руслан белән Ренатны бик ярата. Һәр мөмкинлекне кулланып, аларга күбрәк игътибар һәм кайгырту күрсәтергә, яннарында булырга тырыша. Шул ук вакытта ул Исәт районында яшәүче күп балалы апасы Гүзәлгә ярдәм итәргә дә вакыт таба. Аңа еш кунакка барып, хуҗалыкта ярдәм итеп тора иде.
Измайловларның күпсанлы токымы ата-бабаларыннан моңлы, көчле тавыш мирас итеп алганнар, алар барысы да профессиональ җырчы була алырлар иде. Ләкин аларның күбесе язмышларын туган яклары, авыллары белән бәйләгәннәр. Бүгенге көндә алар Өге мәдәният йорты сәхнәсендә җырлыйлар, шулай ук район, төбәк фестивальләренең танылган лауреатлары, күп кенә җыр иҗаты конкурсларында җиңүчеләр дә. Хәтта туганы Нуртидә Ханил кызы Татарстан башкаласы Казанда җырлар конкурсында катнашты. Балачактан ук Радик туган мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күңеленә сеңдереп, туган татар теленә, якыннарына, авылдашларына хөрмәт белән карарга өйрәнеп үсә. Радикның әнисе татар һәм совет чоры җырларын бик еш җырлый. Туганнары Бөек Ватан сугышы вакытында флотта хезмәт иткән бабалары, Украина җирендә һәлак булган бабаларының абыйсы Габделхак Рябиковны гел искә алып сөйлиләр. Ул Полтава өлкәсендә, Затенище авылында 6 нчы каберлектә җирләнгән була. Кызы Сания әтисенең каберен эзләгәч, аның 33 нче номерлы мемориалда яңадан күмелгәнлеген ачыклый. Бу хәлләр, һичшиксез, яшь буын балаларына тәэсир итми калмагандыр. Патриотизм һәм батырлыкның нигезе һәм тамырлары шуннан барлыкка килгәндер, әлбәттә. Патриотизм тарихта һәрвакыт Россия күпмилләтле халкының төп кыйммәте, Россиянең милли идеясе булган һәм булып кала да.
Радик Әхмәтҗан улы 2023 елның апрелендә контракт буенча махсус хәрби операциягә китә. Бу җаваплы карарны ул үзе кабул итеп, ни өчен сугышырга барганын ачык аңлады. «Ә сез минем турында әле ишетерсез һәм минем белән горурланырсыз», - дип әйтә ул туганнары белән саубуллашканда матур елмаеп. Хәрби операциядә булганда, аны разведчиклар хөрмәт итәләр. Радик аларны иң куркыныч биремнәрне үтәгәндә озата бара. Берничә тапкыр сугышчыларны үлемнән коткарып кала. Сугыш машинасы белән оста идарә иткән була. Радик Әхмәтҗан улы 2023 елның 10 сентябрендә махсус хәрби операция барышында бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Хәрби машинасы капкачына дроннан граната эләгә. Ул үлгәннән соң «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнә. Герой бүләген әнисе Саучитә Ханил кызына 2023 елның 2 октябрендә тапшыралар. Радик Әхмәтҗан улын соңгы юлына олы хөрмәт белән хезмәттәшләре, авылдашлары, башка авыллардан якташлары озаттылар.
Шулай итеп, Радик үзенең гражданлык бурычын үтәде, ул Өге авылы халкы хәтерендә герой, чын патриот буларак мәңгегә сакланачак. Без Саучитә Ханил кызына чын патриот тәрбияләгәне өчен зур рәхмәт белдерәбез, аңа сәламәтлек, түземлек, сабырлык телибез. Чын күңелдән оныгы Ришат Абайдуллинның, племянниклары Илгиз Мурзаев, Илнар Мәмәтов, Рәмис Айутдиновның сау-сәламәт кайтуларын телибез. Россия аналарына олы рәхмәт һәм алларында баш иябез!
Якут АЙНИТДИНОВА,
Өге авылы ветераннар советы, Уват районы.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).