Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Герой истәлеге җиңүгә китерә

последние и лучшие новости искусства в мире

«Россия турында сөйлә: безнең заман герое» конкурсында Төмән егете Кирилл Колосов туганнан туган абыйсы Төмән өлкәсе каһарманы Илшат Корманов турында әзерләгән видеокүргәзмәсе белән катнашты. Ямбай авыл музееның яшь туган якны өйрәнүчеләр клубының һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучы Кирилл белән видеода Илшат Әдият улының уллары Даниил һәм Илья да сөйли.

Махсус хәрби операция башлангач, Илшат Корманов читтә кала алмый һәм үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. Ул «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе бүлекчәсе составында хезмәт итә, кыю һәм оста сугышчы буларак фидакарьлек һәм батырлык күрсәтә. Якташыбыз Илшат Корманов батырларча һәлак була. Ул үз иленең киләчәген, Ватан мәнфәгатьләрен батырларча яклавы белән каһарманнар янында лаеклы урын били.

30-71

Кирилл Колосов «Минем каһарманым» видеокүргәзмәсе белән конкурсның беренче турында җиңү яулап, федераль турга Мәскәүгә чакыру ала. Бөтен Россиядән килгән 70 катнашучы арасында Төмән районы данын яклап чыгыш ясау бурычы йөкләнә аңа.

Көмеш волонтер-әбисе Вәлия Корманова белән бергә алар башкалабызга юнәләләр. Конкурсны оештыручылар әзерләгән экскурсия программаларында, Кызыл мәйданда, ВДНХда булалар, пароходта тарихи маршрут буенча узалар.

Халыклар дуслыгы Россия университетында узган ярышта уңышлы чыгыш ясап, үз видеокастын нәтиҗәле яклап Кирилл 3 нче дәрәҗә диплом, сертификат һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Бүләкләү тантанасы РФнең иҗтимагый палатасында үткәрелә. Шундый истәлекле, дәрәҗәле җирләрне күреп, Герой туганнары турында сөйләп, горурланып кайталар алар.

Җитәкчеләре Неля Фәйзуллинага чиксез рәхмәтләрен белдерәләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836