Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Исемнәре үлемсез

последние и лучшие новости искусства в мире

80letИлебез Җиңүнең 80 еллыгына әзерләнә. Сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган каһарманнарыбызның исемнәре таш постаментларга уелып язылган. Төмән районы, Талымхан авылыннан киткән Сәйфулла Юскаев һәм абыйсы Сәйнулла шундыйлардан.

Сәйфулланың өч малаеның олысы – Әмир Юскаев үзенең китабында әтисе турында:

30-4

- Безнең әтиебез Сәйфулла Юскаев 1914 елда Төмән районының Талымхан авылында дөньяга килә. Аның апасы Тимербикә безнең токымыбыз турында миңа үзе сөйләгән иде. Кайчандыр Айнулла бабаебызның әнисе Гөлсәхифә һәм әтисе Айдулла Юскаевлар Ульяновск өлкәсе Дракинов авылыннан мәҗбүри рәвештә себергә күченгәннәр. Тормыш сукмаклары ире үлеп киткән әбиебезне җиде яшьлек малае белән Талымхан авылына алып килә. Булачак Айнулла бабаебыз үсә, төрле эшләрдә эшли, ә 30 яше тулгач, Канчәбер авылы кызы Зөбәйдәгә өйләнә. Яшь гаиләдә ике малай белән бер кыз туа: Сәйфулла – 1914 нче елда, ә абыйсы Сәйнулла – 1910 нчы елда. 1936 нчы елда ул Эске кызы Кәлимә Яруллина белән тормыш корып җибәрәләр. Бу елларда аңа ферма мөдире, сатучы да, башка бик күп эшләрдә булырга туры килә. Авылдашыбыз Мәгъзүмә апа Сабирова сугышкача ферма мөдиренең ярдәмчесе булган, әтиебез турында: «Сәйфулла искиткеч яхшы күңелле, кешелекле, намуслы, сабыр кеше иде. Шаяртып көлдерә торган булган», - кебек җылы сүзләр әйткән.

Юскаевлар гаиләсендә бер-бер артлы өч малай дөньяга килә. Сугыш афәте безнең авылны да читләтеп үтми. Германиягә каршы сугышка авылыбызның бик күп әзмәвердәй ирләре белән әтием дә китә. Җәйге көннәрнең берсе иде. Авыл халкы «Чөйле күл» дигән печәнлектә печән чаба. Сугыш хәбәрен менә шунда алып киләләр.

Ирләрне өйләренә әти-әниләре, хатыннары, бала-чагалары белән саубуллашырга да кайтармыйлар, сугыш кырыннан алып китәләр. Күбесе кире әйләнеп кайтмый, мәңгегә китәләр. Безнең әтиебез дә кайтмый, ә әниебезгә бары 28 яшь иде.

Ирләре, әтиләре сугышка киткәч, авыл халкы өчен авыр тормыш башлана. Колхоз эшенә мәҗбүри йөрү, әни көне-төне эштә була, без, кечкенә малайлар, үзебез генә өйдә калабыз. Бу сугыш кемнәргә генә кайгы алып килмәде. Кайгы безнең өйгә дә килде. Әтиебезнең “кара кәгазе”н алдык. Әниебез гомере буе шушы кәгазьгә карап яшәде, әтине көтте, безне дә һәрвакыт дөресне сөйләргә, зурларны хөрмәт итәргә, эш сөяргә өйрәтте.

Әниебезгә гомер буе рәхмәт әйтеп яшәдек, чөнки ялгызлыкка, авырлыкларга карамыйча, безне аякка бастырды.

Инде үзебез дә лаеклы ялда. Кече энебез Шамил генә 61 яшендә арабыздан китте. Талымхан авылыбызның клубы янында һәйкәл, анда әтиебез Сәйфулла һәм аның абыйсы Сәйнулла Юскаевлар исемнәре язылган. Аларның исемнәре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, - дип тәмамлый үзенең язмасын Әмир абый.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836