Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Матур җәйге айның соңгы көнендә каләмдәшебез Рәүфә Кангазина туган. Быел ул 55 яшьлек матур юбилеен каршы ала.
Рәүфә Сәбәх кызы «Яңарыш»та аның беренче елларында ук үзен танытып өлгергән. Газета хезмәткәрләре оештырган гүзәлләр конкурсында җиңү яулаган яшь кыз ул вакытта тормышының иң матур чоры өлкәбез татарларының тормышы, теле, тарихын, мәдәниятен үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарып үтәр дип уйламаган да булыр. Рәүфәне монда яратып калалар, Тубыл дәүләт педагогия институтын тәмамлаган яшь белгечне бик теләп эшкә алалар. Ул каләмен чарлый гына башлаганда, яшәү урыны үзгәрү сәбәпле, эштән китәргә мәҗбүр була. Ләкин еллар узгач, күңел төпкеленә салынган туган теленә, халкына мәхәббәт аны тагын «Яңарыш»ка алып килә. Хәзер ул якташлары хөрмәтен яулаган талантлы журналист. Осталыгы милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә иҗтимагый элемтәләр, коммуникацияләр һәм яшьләр сәясәте департаменты, Россия журналистлар берлеге, «Бердәм Россия» партиясенең өлкә бүлеге, Татарстан Республикасы президенты һәм башкаларның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән раслана.
Аның саллы язмаларында аеруча Яркәү, Ялутор, туган ягы Тубыл районында үткән вакыйгалар, кешеләр турында укырга була. Ачык күңелле, дөрес фикерле, тырыш, чын профессионалның язмаларын укучыларыбыз көтеп алып, яратып укыйлар. Ул озак еллар «Сөю чишмәсе», «Яшьлек» сәхифәләрен әзерли. Бу аның замана яшьләре белән уртак таба белүен, аларның кызыксынуларын аңлавын күрсәтә. Аның тагын бер җаваплы хезмәте – хатлар бүлеген җитәкләве газетаның дистәләгән хәбәрчеләре, йөзләгән укучылары белән турыдан-туры аралашуын, элемтәдә булуын, килгән хатларны укып, рәткә китереп, җыючыга тапшыруын сорый.
Рәүфә Кангазина һәркем белән уртак тел таба, аңлата, раслый, төшендерә белә.
Гаиләсендә дә ул ихтирамга лаек әни, тормыш иптәше, килен. Туганнары белән гел аралашып, бер-берсен кайгыртып, ярдәм кирәк булганда тиз арада булышырга омтылып яшәүче изге йөрәкле апа-сеңел ул. Махсус хәрби операция вакытында мобилизациягә эләккән якташларының хәлләрен белешеп, кирәк-ярагын алып барып, киткәч тә аралашып, алар сораганны өлкә ярдәм төркемнәре аша җибәреп торды.
Каләмдәшебезне олуг юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз, ике тылсымлы бишле аңа уңыш һәм бәхет китерсен. Сәламәтлек беркайчан да какшамасын, күңелдә тынычлык, гармония һәм мәхәббәт хөкем сөрсен. Барлык план һәм хыяллары һәрвакыт «бишлелек» тормышка ашсын! Кәеф көн саен күтәренке, ә эшләр тәртиптә булсын! Җәмгыятебезгә файдалы, кирәкле бер эш эшләвебезгә без бик шатбыз.
«Яңарыш» өлкә татар газетасы хезмәткәрләре, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары.