Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Каян апа, 90 яшең белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

Кеше гомере нинди генә бизәкләргә төрелмәгән, нинди генә юллардан үтмәгән. Әгәр дә рәссамга аны төрле төсләргә буярга кушсалар, ул, мөгаен, аңлаган кешегә бик аяныч, кызганыч, кайгылы, шул ук вакытта бик катлаулы булып тоелыр иде. Ходай һәркемгә тормышны, язмышны, гомерне бүлеп бирә. Бер кеше дә үзенең тормыш юлын башкага бирә алмый. Бары тик күкләрдә язылган гомер китабында гына бер кешенең язмышы икенче кешенеке белән бәйләнә. Кемнәрнекедер ул кыска, ә кемнәрнекедер озын була. Төмән округының матур авылларының берсе булган Зур Акъярда яшәп, озын тормыш юлын үткән, тормышы төрле бизәкләргә төрелгән ак әби – Каян Таштимировага 24 июль көнне 90 яшь тула.

30-3-26Каян апа Айниҗамал апа һәм Аилман Шаматовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.

Аның «Яңа юл» совхозы, әтисенең механизатор булып, әнисенең төрле эшләрдә эшләве хәтерендә калган. 7 яшендә Акъяр башлангыч мәктәбендә укый башлый. Әнисенең кызы Каянне үзеннән аерып, бишенче классны укырга Төмәнгә җибәрәсе килми. Шул сәбәпле, Каян апага укуын берничә елга өзеп торырга һәм Акъярда җидееллык мәктәп ачылгач кына дәвам итәргә туры килә.

1941 ел, Бөек Ватан сугышы. Гаилә башлыгы илне сакларга китә. Күбебезнең ата-бабалары кебек, сугыш кырында башын сала. Ул шул чорның авырлыгын татыган: ачлык, авыр хезмәт, атасыз тормыш... Әлбәттә, бу еллар барысы да Каян апаның хәтерендә.

1953 нче елда зәңгәр күзле, чибәр, чандыр кыз Акъяр авылының шофер булып эшләүче, биек буйлы матур егетенә кияүгә чыга. 1958–1964 нче елларда Таштимировлар үзләренең йортларын салып чыгалар. Ул елларда халык бердәм һәм дус яшәгән: йортларны өмә җыеп салганнар. 1961 елда туган кызлары Фирдәвес, 1962 елда туган Нияз, 1964 елны туган Данил әбиләре тәрбиясендә үскәннәр. Вил абыйның әтисе укымышлы кеше булган: мәктәп директоры, шулай ук районда җитәкче булып та эшләгән. 1944 елны Ватан өчен гомерен биргән. Каян апа белән Вил абыйларның яңа өйләрендә тагын ике егетләре дөнья күрә: 1966 елда - Данияр, 1975 елда - Фаил. Каян апа җаны-тәне белән совхозда да эшли, балаларын да үстерә, йортын да чиста тота.

1987 нче елны Ходай зур сынаулар бирә башлый: март аенда тора торган өйләре бөтенләй янып китә. 1991 елда 16 яшьлек баласы Фаилне, ярты елдан соң 25 яшьлек Даниярны, 2000 нче елда Данил улларын җир куенына алып барып салалар. Таштимировлар шушы авыр сынауны бергә үтәләр.

Вил абый белән Каян апа бергә 65 ел гомер кичерәләр. Кечкенә гәүдәле, зур йөрәкле Каян апа тормышның барлык сынауларын үтте. 2023 елда хәләл җефете Вил абыйны соңгы юлга озатты.

Бүгенге көндә зур йөрәкле апа биш вакыт намазын укып, ике баласы, биш оныгы, алты оныкчыгы карамагында яшәп ята. Дәүләт бүләкләреннән «Хезмәт ветераны» таныклыгы, Мактау хатлары, тормышының якты хатирәләре сакланган. Менә шундый була инде ул сюжетларга, эчтәлеккә, төсләргә бай – кеше тормышының бормалы юлы.

Авыл халкы исеменнән апабызны кайнар котлап һәм аңа саулык, аяз күк йөзе теләп,

Фирдания ИХСАНОВА,
Төмән округы, Червишево авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836