Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Өлкә башкаласы 440 еллыгын зурлап билгеләп үтәчәк. Бәйрәм чаралары 24 июльдән 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Оештыручылар күңел ачу һәм гастрономия фестивальләре, мастер-класслар, концертлар һәм тарихи реконструкцияләр, ачык һавадагы спектакльләр һәм зур фейерверк әзерләделәр.
Бәйрәм чаралары 400 еллык исемендәге мәйданда, Төсле бульварда, Түре елгасы яр буенда, Үзәк мәйданда һәм шәһәр паркларында узачак», - дигән хәбәрләр белән чуарланган иде интернет битләре.
Җомга көнне бәйрәм Төсле бульварда «Пикник книг» китап фестивале һәм «Союзмультфильм» киностудиясенең 90 еллыгына багышланган «Могҗизалар фабрикасы» күргәзмәсе, музейлардагы кичәләрдән башланды.

Ләкин тормыш үз үзгәрешләрен кертте. 25е көнне иртәнге якта ук пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде. Төмән янындагы НПЗда янгын башланды. Шуңа күрә ачык һавадагы барлык бәйрәм программалары туктатылды.
Шул сәбәпле якын күршеләребез – Белоруссиядән килгән «Песняры» ансамбленең чыгышы да тоткарланды, кайбер чаралар бөтенләй булмады (шул исәптән пиротехник шоу, кызыл машиналар йөреше дә), кайберләре куркыныч беткәч, дәвам итте.
Шәһәр хакимияте янында юбилей хөрмәтенә тамашачы күз алдында җыелган 440 кг авырлыктагы түләүсез тортка да йөзләгән күз төбәлгән. Аны ашап караучылар «бик тәмле» дигән фикерләрен җиткерделәр.
Әлбәттә, алдан ныклап әзерләнгән күпләгән мастер-класслар да, шәһәрнең төрле өлешләрендәге күңел ачу чаралары да, кыскартылып булса да, үтте. «Песняры» да, Турецкий хоры һәм «Сопрано» арт-группасы концерты да, «Корни» төркеме дә тамашачыларын куандырдылар.

Кичен «Нефтяник» мәдәният сараена бәйрәмгә өлкәбезнең элитасы җыелды. Элеккеге барлык шәһәр башлыклары: Степан Киричук, Сергей Сметанюк, Евгений Куйвашев, Руслан Кухарук, шулай ук Александр Моор һәм Төмән өлкәсенең экс-губернаторы Владимир Якушев килде. Тантанада Төмән башлыгы Максим Афанасьев һәм Төмән шәһәр думасы рәисе Светлана Иванова шәһәрнең Мактаулы гражданнары билгеләрен Россия Халык укытучысы Ольга Ройтблатка һәм 1 нче санлы хастаханәнең (ОКБ №1) 2 нче кардиохирургия бүлеге мөдире Кирилл Горбатиковка тапшырдылар.
Икенче көнгә билгеләнгән программа үзгәрешсез калды. Колокольниковлар йортында «440 чынаяк чәй» чарасы үтте. Төмәндә бау шәһәрчеге һәм падл-теннис өчен кортлы Комарово паркы ачылды. Дзержинский урамында да тормыш кайнады: халык мастер-классларда катнашты, Төмән халкына казак шашкасы белән оста эш итү сәнгате күрсәтелде, җирле җитештерүчеләр ярминкәсе эшләде, җыр-моң яңгырады. Хәтта Казаннан килгән чәк-чәк һәм бавырсак сатучы да бар иде. Солнце мәйданы янында автомобильләр күргәзмәсе оештырганнар. Күп кенә спорт чаралары да бар иде программада.
Ә инде төштән соң Төмәннең 400 еллык мәйданы тулы тамашачы Александр Александров исемендәге Россия Армиясенең җыр һәм бию академия ансамбле, кичен Полина Гагарина концертларын карадылар.
Кыскасы, бәйрәм бик шәп үтте. Төмәннең яше күпкә олырак булуы, шәһәрнең башка проблемалары күңелне тырнап торды инде, әлбәттә. Башланган әйбер, кайчандыр бетә, диләр бит. Тизрәк хәл ителсен иде алар.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемнәрдә: бәйрәм торты, бүләк тапшыру.
Фотолар Төмән шәһәре хакимияте төркеменнән алынды.