Сентябрь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 31 | 1
|
2 | 3 | 4 | 5 | 6 |
| 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 |
| 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |
| 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 |
| 28 | 29 | 30 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга актив ярдәм итүче Ворогушино авылының «Серебряные нити» көмеш волонтерлар төркеме әгъзасы Миңнурый Марганова медаль, Рәхмәт хатлары, дипломнар белән бүләкләнә. Ул Тубыл округында узган барлык мәдәни чараларда актив катнаша, үзешчән сәнгать остасы, үзе иҗат иткән шигырьләре белән дә танылган, хөрмәткә лаеклы якташыбыз. Миңнурый Зәйнулла кызы Тубыл округының Юршак авылында 1951 нче елны күп балалы гаиләдә туып үсә. Өч бертуганы кече вакытларында авырулардан вафат булалар.

Сигез баладан исән калган биш баланы үстерүдә, гаиләдә өлкән кыз булганга, Миңнурый сеңел-энеләрен тәрбияләүдә ярдәм итә. Тырыш кыз башлангыч сыйныфларда Сабанак мәктәбендә укый, аннары Сатылган авылы мәктәбендә укуын дәвам итә. Татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәптә 5-8 сыйныфка кадәр белем ала. Башка күрше авыллардан килеп Сатылган мәктәбендә укучылар интернатта яшиләр, ял көннәрендә туган авылларына кайталар. Укучылар тырыш, максатчан, мәктәптә оештырылган класстан тыш чараларда актив катнашлар. Мәктәпне тәмамлап Миңнурый Тубыл шәһәрендәге сәүдә училищесына укырга керә. Училищены уңышлы бетергән, диплом алган кыз гомерлек язмышы - булачак тормыш иптәше Марис Марганов белән таныша һәм аңа тормышка чыга. Яшь гаилә мөстәкыйль тормышларын Ямбай авылында башлап җибәрәләр. Миңнурый апа бу авылда балалар йортында, мәктәптә ашханәдә эшли. 1977-1990 елларны Ямбай авылында яшәгән, хөрмәт казанган якташыбыз эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшли. Маргановлар гаиләсе биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларга белем, тәрбия бирәләр. Күңеле туган якларына тарткан Маргановлар гаиләсе Ворогушино авылына күченеп килә. Монда Миңнурый апа балалар бакчасында, мәктәптә пешекче булып эшли.
Лаеклы ялга чыгар алдында биш ел штукатур-буяучы булып аэропортта эшли һәм бу оешмадан лаеклы ялга чыга. Кызганычка, тормыш иптәше Марис Казыйм улы 2024 нче елны дөнья куя. Миңнурый апаның бүген таянычы, ярдәмчеләре, киңәшчеләре балалары. Өлкән кызлары Розалия Төмән шәһәрендә яши. Укытучы һөнәрен сайлаган кызы лаеклы ялда булса да, эшен дәвам итә. Икенче кызлары Эльза Вагай округында почта бүлеге мөдире. Элеонора - медицина юнәлешендә өченче Тубыл шәһәренең хастаханәсендә хезмәт итә. Кече уллары Рамил полициядә лаеклы ялга чыкканга кадәр эшли. Бүгенге көндә ул Сибурда инженер, смена башлыгы булып хезмәт юлын дәвам итә. Дөньялар тыныч булганда, балаларның, оныкларның уңышларына тыныч күңел белән сөенеп яшәргә була. Миңнурый апаның өлкән улы Руслан махсус хәрби операциядә хәбәрсез югала. Ватанга тугрылыклы булган, илебез иминлеген сакларга яу кырына үз теләге белән киткән Русланы турында әни кеше бөтен күңеле белән яхшы хәбәр көтеп, улының исәнлегенә ышанып яши. Ул МХОдә хезмәт итүчеләргә ярдәм итү, җиңүне якынайтуга туган авылында үзеннән өлеш кертә. «Серебряные нити» волонтерлар төркеме йөрәк кушуы буенча бу изге эшне алып баралар. Өлкән буын вәкиле, оста куллы, уңган, булган, игелекле Миңнурый апа Марганова август аенда 75 яшен билгеләп үтте. Көчле рухлы, якты күңелле Миңнурый Зәйнулла кызын якыннары, хезмәттәшләре гомер бәйрәме белән котладылар. Монда яңгыраган җылы сүзләр, теләгән теләкләр тормышка ашсын.
Римма УМИТБАЕВА.