Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Казанда булып кайттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

«Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы яшьләре, җитәчеләре Фәрид Корманов оештыруында, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү көннәренә туры китереп, Казан шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.

Яшьләрнең сәфәр программасы мәдәни вакыйгаларга бай һәм күпкырлы булды. Казан шәһәре белән танышудан тыш алар Бөтендөнья татар конгрессында кунак булып, анда конгрессның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Райнур Хәсәнов белән очраштылар.

Тере аралашу барышында Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының яшь буын өчен ача торган мөмкинлекләре турында сөйләде. Райнур Хәсәнов яшьләрне форум проектлары, хәзерге эш юнәлешләре, киләчәк планнары белән таныштырып үтте. Яшьләр якташыбыз, күптән түгел Салих Сәйдәшев милли музее җитәкчесе итеп билгеләнгән Айдар Ниязов белән күрештеләр. Яшь житәкче якташларын бөек композиторның тормыш юлы, аның татар дөньясына керткән фидакарь хезмәте белән тирәнтен таныштырды. Шулай ук яшьләребез борынгы Болгарга — Россия исламының рухи үзәгенә, шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган җире - Кырлай авылына экскурсиядә булдылар. Сәфәрнең кульминациясе - Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү булды Яшь активистлар шәһәрнең төп күңел ачуларына кушылып, анда милли бәйрәм атмосферасына чумдылар. Алар иң яхшы татар һөнәрчеләрен, дизайнерларын җыйган «Печән базары» фестиваленә аерым игътибар бирделәр. Яшьләребез өчен Республика көненә кунак булып Төмән өлкәсеннән килгән делегация белән очрашу- күрешүләр дә бик күңелле булды.

«Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов яшьләребезне җылы кабул итүләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, мондый чаралар Татарстаннан еракта милли үзенчәлекне саклап калырга ярдәм итә һәм яшьләр арасында татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә көчле этәргеч бирә.

39-71-26

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Рәсемдә: «Яшь буын» яшьләре экскурсиядә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836