Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Сайлаулар үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсендә 18-20 сентябрьдә узган сайлауларда тавыш бирү өчен 1060 участок булдырылган. Төбәктә сайлаучылар саны 1 191 395 кешене тәшкил итә. «Төбәк сайлауларында 24 бер мандатлы сайлау округы буенча теркәлгән 126 кандидат катнашты. Бердәм сайлау округы буенча 7 сәяси партиядән 231 кандидат катнашты», — дип билгеләп үтте өлкә сайлау комиссиясе рәисе Игорь Халин. Төбәктә дөньяның биш иленнән (Австрия, Аргентина, Әрмәнстан, Һиндстан һәм Сербия) килгән җиде күзәтүче эшләде.

Игорь Халин Дәүләт Думасына һәм Төмән өлкә Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирүгә беренчел йомгаклар ясады. Төбәк сайлаучыларының 60% тан артыгы үз фикерен белдерергә килгән.

Төмән өлкәсендә, беренчел мәгълүматлар буенча, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау беркетмәләренең 85,42% эшкәртелгән, дип хәбәр итте брифинг вакытында Төмән өлкәсе сайлау комиссиясе рәисе Игорь Халин.

183 нче (Төмән) бер мандатлы сайлау округында: «Бердәм Россия» - 63,97%, КПРФ - 10,9%, ЛДПР - 10,44%, «Яңа кешеләр» - 5,46%, «Гадел Россия» - 4,58%.

Сайлау округы лидерлары-кандидатлары (беркетмәләрнең 91,19% эшкәртелгән): Николай Брыкин («Бердәм Россия») - 57,68%, Тамара Казанцева (КПРФ) - 14,01%, Иван Вершинин (ЛДПР) - 10,8%.

184 нче (Заводоуковск) бермандатлы сайлау округында: «Бердәм Россия» - 64,21%, ЛДПР - 10,74%, КПРФ - 10,65%, «Яңа кешеләр» - 5,54%, «Гадел Россия» - 4,92%.

Сайлау округы лидерлары-кандидатлары (беркетмәләрнең 76% ы эшкәртелгән): Иван Квитка («Бердәм Россия») - 62,02%, Иван Левченко (КПРФ) - 10,83%, Руслан Сабиров (ЛДПР) - 8,58%.

Бер мандатлы сайлау округлары буенча барлык 24 мандатны да «Бердәм Россия» партиясе ала.

Төмән өлкә Думасына мандатларны бүлү буенча беркетмәләрнең 82% ы эшкәртелгән, әлеге вакытка: 17 мандатны - «Бердәм Россия», 3сен – КПРФ, 3сен –ЛДПР, 1не «Яңа кешеләр» алачак.

Төмән өлкәсе сайлау комиссиясе рәисе Игорь Халин: «Хөрмәтле сайлаучыларыбызга актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әйтүенчә, сайлауларда катнашу - ул гомуми җиңүгә, илнең милли иминлеген һәм аның суверенитетын ныгытуга өлеш кертү. Тагын бер җитди һәм мөһим нәтиҗә - бернинди гадәттән тыш хәлләр, җәмәгать тәртибен бозу, куркынычсызлык очраклары булмады. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре безнең коллегаларга ярдәм итте», - дип мөрәҗәгать итте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836