Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Төмәнлеләр — конкурс призёрлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Чебоксар шәһәрендә зур вакыйга — «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабының финалы узды.

8-10 сентябрьдә Чебоксар илнең иң яхшы белгечләрен ачыклау мәйданына әверелде. «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында дүрт номинациядә ярышлар узды — «Бизәү эшләре остасы», «Ташчы», «Бульдозер машинисты» һәм «Экскаватор машинисты».

Конкурс оештыручысы булып Россия Хезмәт министрлыгы тора, ул федераль һәм төбәк хакимият органнары, гомумроссия профсоюзлар берләшмәләре һәм эш бирүчеләр ярдәмендә үткәрелә.

Финалда Россиянең төрле почмакларыннан килгән региональ этап җиңүчеләре катнашты — үз эшләренең чын осталары. Конкурс һәр катнашучыга үз осталыгының иң югары дәрәҗәсен күрсәтү мөмкинлеген бирде.

39-2-26

Төмән өлкәсен тәкъдим итте Уразмөхәммәт Мөхәммәтуллин һәм Ринат Әюпов тәкъдим итте. Һичшиксез, безнең төмәнлеләр призлы урыннарны яуладылар. «Экскаватор машинисты» номинациясендә беренче урынны «Транснефть -Себер» акционерлык җәмгыяте хезмәткәре Ринат Әюпов алды. Ә «Төмән төзелеш компаниясе» акционерлык җәмгыяте хезмәткәре Уразмөхәммәт Мөхәммәтуллин «Бульдозер машинисты» номинациясендә 2 нче урынны яулады.

Бу конкурс — һөнәри осталыкны тикшерү генә түгел, ә заманча төзелештә һәм сәнәгатьтә квалификацияле кадрларның мөһимлеген ассызыклаучы, тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшләр казанышларыннан рухлану мөмкинлеген бирүче әһәмиятле вакыйга да.

Ярышлар мавыктыргыч булды: көндәшлек атмосферасы, чарланган осталык, иң яхшы исем өчен көрәш дәрт-дәрманы — болар барысы да чын мәгънәсендә якты һөнәри палитра тудырды.

Беренче урынны яулаучы Ринат Әюпов үз һөнәренә очраклы рәвештә килеп эләккән. Армиядә аларны буй буенча тезгәннәр, һәм шулай килеп чыкты ки, ул нәкъ менә экскаваторчылар бүлегенә эләккән. Шунда беренче тапкыр рычаглар артына утырган, машинист таныклыгын алган һәм ныклы итеп: «Кул белән эшлисем килми, техникада эшләячәкмен», - дигән карарга килә. Шуннан бирле инде 16 елдан артык вакыт узган һәм ул үзенең сайлаган һөнәренә бер тапкыр да үкенмәгән.

«Эшебезнең уникальлеге шунда ки, син гаять зур машина белән идарә итәсең һәм шул ук вакытта ювелир кебек эш башкарасың. Бу бәяләп бетергесез. Без нефть үткәргечләргә хезмәт күрсәтәбез, илнең төп артерияләре буйлап нефть агуын тәэмин итү өчен барысын да эшлибез. Эш җаваплы, сыйфатка таләпләр һәм катгый регламентлар бар, ләкин бу бары тик мотивация генә бирә», — дип сөйли герой.

Ул ел саен полигонда имтиханнар тапшыра. Нәкъ менә көндәлек эш, даими практика аның күнекмәләрен автоматизмга кадәр җиткерде: ул габаритларны һәм гидравликаны тоя, экскаватор белән синхронлаша һәм аның белән бербөтенгә әверелә. Бу аңа машинаны җиңел һәм төгәл, хәтта иң катлаулы шартларда да идарә итәргә мөмкинлек бирә.

Аның өчен «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы дебют түгел. 2018 елдан бирле ул оешмадагы һөнәри осталык ярышларында күп тапкырлар җиңүче һәм призёр булды. Региональ этапта иң авыры скоба белән күнегү була — өчесен берсенә куярга кирәк булган. Җиңүне көтә — һәрвакыт беренче урынга гына әзерләнә һәм башкача булдыра алмый.

Экскаваторда эш, аның сүзләренчә, тулысынча бирелүне таләп итә: күз үлчәме, игътибар йөз процентка эшли. Бу травма куркынычы булган, рисклы, хезмәт саклауны катгый үтәүне таләп итүче эш. Ләкин дөньяда теләсә нинди машинаны сайлап алу мөмкинлеге булса — ул янә экскаваторны гына сайлар иде. Чөнки ул үз эшен ярата һәм аннан чын канәгатьлек ала.

2026 елда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы декабрьдә Мәскәүдә узачак. Призёрларга акчалата премияләр тапшырылачак:

беренче урын – 1 000 000 сум;

икенче урын – 500 000 сум;

өченче – 300 000 сум.

Ләйлә МАДЬЯРОВА әзерләде.
(Рәсем Төмән өлкәсе хөкүмәтенең мәгълүмат үзәгеннән алынды).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836