#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюмени появится новый культурный центр для мусульман. Ислам мәдәни-агарту үзәге Төмән Җәмигъ мәчете уку корпусының буш өч катлы бинасында урнашачак. Башта анда Россия Казан ислам университеты филиалының студентлар тулай торагы һәм укулар өчен лекцияләр залы оештыру планлаштырылган иде. Әмма кайбер шартлар аркасында башланган эшне ахырына җиткерә алмадылар. Сәбәпләрнең берсе – бинаның төзелеш нормаларына туры килмәве. Берничә елдан соң бу проектны яңадан торгызу турында карар кабул ителде. Хәзер буш объектта төзелеш һәм төзекләндерү буенча зур күләмле эш көтә. “Кызганычка каршы, безгә берничә ел дәвамында чаралар: тел курслары, семинарлар, лекцияләр һәм җәмәгатьчелек белән очрашулар үткәрү өчен биналарны арендага алырга туры килә. Төмәндә көннән-көн арта барган мөселман җәмгыятенең үз мәйданчыгы булу мөмкинлеге – ул тормыш мөһимлеге”, - дип сөйләде Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков.

* * *

После закрытия моногоспиталя в Тюмени отремонтируют детский оздоровительный центр. Салаир трактында урнашкан “Родник”сәламәтләндерү үзәген, моногоспиталь ябылганнан соң, тәртипкә китерергә җыеналар. Ремонт-торгызу эшләре йокы корпусларының берсенә кагылачак. Эшләр 90 көн дәвамында тәмамланырга тиеш, алар 1 ноябрьдә башланачак. “Родник“ моногоспитале 10 сентябрьдә ябылды. Балаларны кабул итү алдыннан бөтен биналарда дезинфекция ясалган.

* * *

Первый арктический заплыв моржей из Тюмени между двумя ледоколами включен в Книгу рекордов России. Төмән моржлары 2021 елның 28 сентябрендә ике судно арасында бер чакрымга беренче Арктика йөзүен ясадылар. “Йөзү узды, алты спортчы да “Арктика километры”н үтте, бу хакта рекордлар реестрына казанышны кертәчәкбез”, - дип сөйләде Россия Рекордлар китабының баш мөхәррире Алексей Свистунов.

* * *

В Тюмени открыли после реконструкции вторую очередь Велижанских водоочистных сооружений. Системаның тузган, искергән элементларын заманча җиһазлауга алыштыру җир асты суларын тимердән чистартуның сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта Төмән шәһәренә бирелә торган суның 50%ы Велижан корылмаларында чистартыла. Ашыгыч фильтрларны реконструкцияләү тимер һәм марганец күрсәткечләрен норматив таләпләргә җиткерде.

* * *

Названы пять призеров конкурса “Учитель года России-2021”. Ростов-на-Дону шәһәрендә Ростов дәүләт музыка театры мәйданчыгында “Россия ел укытучысы-2021” Бөтенроссия конкурсының биш призерының исемнәре игълан ителде. Алар илнең Ел укытучысы исеме һәм бәйгенең төп бүләге – Бәллүр пеликан өчен көрәшне дәвам итәчәкләр. Призерлар арасында Төмәннең 16 нчы гимназиясе физика укытучысы Екатерина Костылева да бар.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836