Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Татар журналистлары җыелды

последние и лучшие новости искусства в мире

Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Чарада Россиянең 15 төбәгеннән 42 журналист катнашты. Делегатлар Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия республикаларыннан, Мәскәү, Самара, Төмән, Ульян, Свердловск, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Киров, Пенза өлкәләре, Пермь краеннан булдылар.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, «Без бергә — татарлар» газетасы редакторы Голназ Шәйхи рәсми ачып, үзе алып барды. Катнашучыларны, кунакларны БТК башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Быелгы форум узган еллардан аерылып торганын әйтеп, форумның эш программасы, очрашулар Казан шәһәрендә узачагын, шуңа күрә аны үзара аралашу форматында үткәрергә тәкъдим итте.

43-1-26

Форумның беренче көне Бөтендөнья татар конгрессының яңа сайтын презентацияләү белән башланды. Аннары журналистлар, блогерлар Альберт Шакиров, Ромис Латыйпов белән очрашу узды. Танылган журналист, блогер Альберт Шакиров медиасферада заманча финанс мөмкинлекләренә багышланган медиапроектларда акча табу буенча осталык дәресе үткәрде. Ул аудитория белән эшләү стратегиясе турында аңлатты, сорауларга җавап бирде. Ромис Латыйпов иҗат теориясенә багышланган чыгышын тәкъдим итте. Ул иҗади фикернең кайдан килүе, көндәлек эштә ясалма интеллект мөмкинлекләрен куллануы турында сөйләде.

Форум делегатлары кичен Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» спектаклен карадылар. Бу көнне театрның танылган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Ирек Хафизовны 50 яшьлек юбилее уңаеннан котлап, Данис Шакиров аңа Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.

Икенче көнне делегатлар Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы эшчәнлеге белән таныштылар. Техникум директоры Раушания Сәйфуллина уку йортының күпьеллык традицияләре, бүгенге көндәге эшчәнлеге турында сөйләде. Монда татар халкының милли кул эше серләре турында әңгәмә, остаханәләр оештырылды. Аннары кунаклар Казанның Яңа татар бистәсе зиратында булдылар. Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салдылар.

Якташларыбыз – галимнәр Флора Урманче, Хәмит Ярми каберләрен дә күрдек. Монда Коръән аятьләре яңгырады. Бу көнне форум делегатлары Габдулла Тукайның әдәби музеенда да булдылар. Кичен «Мир» кинотеатрына барып, Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән «Әниләр һәм бәбиләр» татарча фильмын карадылар.

Форумның соңгы көне дә чараларга, очрашуларга бай иде. Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев форумда катнашучыларга нәтиҗәле хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ул БТКның яңа сайтын үстерү мәсьәләләренә игътибар итте. Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләр белән ачык диалогка, хезмәттәшлеккә әзер булганын әйтте. Төбәкләрдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга, Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәлләр куелганы, күренекле шәхесләр исемен йөртүче урамнар барлыкка килүе татар иҗтимагый оешмалар, төбәк җитәкчеләре, губернаторлар, шәһәр башлыклары белән бердәмлектә башкарылган нәтиҗәле хезмәт булуы турында сөйләде.

Форумның соңгы көнендә Рәис Зариповның «Беренче һәм бердәнбер» китабы презентациясе үтте. Китап авторы Рәис Зарипов әсәрдәге геройлар, китап язылу хакында, журналист Рәшит Минһаҗ автор турында тулы мәгълүмат бирде. Бөтендөнья татар конгрессының төбәкләрдәге массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов Гыйльфан Батыршинга багышлап язган шигырен укып ишеттерде.

Милли журналистикага багышланган түгәрәк өстәл артында милли массакүләм мәгълүмат чараларының бүгенге эшчәнлеге, яңа медиапроектлар һәм журналистикада ясалма фәһем куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштык. Түгәрәк өстәлнең төп спикеры «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының башкарма директоры һәм баш мөхәррире Лилия Кадыйрова булды. Ул яңа планнары, проектлар сезоны турында сөйләде, күп төрле сорауларга җавап бирде. Галиәсгар Камал театры белән берлектә телевизион спектакльләр яздыру эшенең дәвам ителәчәген әйтте. Аннары «Актаныш-информ» директоры Айнур Гыймадиев үзенең чыгышында ясалма фәһем куллану үзенчәлекләре белән таныштырды.

43-11-26

Форумның соңгы көнендә Бөтенроссия күләмендә узган «Хәбәр» конкурсына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр дипломнар, премияләр белән бүләкләнделәр. «Хәбәр» Бөтенроссия татар журналистлары бәйгесенең «Безнең батырлар» номинациясендә җиңүче Төмән өлкәсе «Яңарыш» газетасы редакциясе директоры Алсу Сәгыйтовага да Диплом һәм премия тапшырылды.

Алсу Мөхәммәтәмин кызы: «Бу Диплом - редакциябез һәм хәбәрчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Эшебезне лаеклы бәяләүләре, татар матбугаты вәкилләренә дә бәйгеләрдә үзләренең осталыкларын сынарга мөмкинлек бирүләре, безне җылы каршы алып, өч көн дәвамында форумда күп мәгълүмат җиткерүләре өчен бу чараны оештыручыларга рәхмәт. Журналистлар, блогерлар, массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә хезмәт итүче коллегаларыбыз эшлекле, кызыклы, эчтәлекле программа буенча эшләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, аралашырга, фикер алышырга өлгерделәр. Бу безнең өчен бик мөһим», — дип уртаклашты.

Римма УМИТБАЕВА
Рәсемдә: форумда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836