Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Тәҗрибә уртаклашу өчен кирәкле мәйданчык

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән округы, Муллаш урта гомуми белем бирү мәктәбе (МАОУ) базасында «Дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша этномәдәни компонентны гамәлгә ашыруның инновацион алымнары» темасына округ туган (татар) тел укытучыларының семинары үтте. Чара педагогик осталыкны үстерү һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булды.

Семинар мәктәп директоры Рамизә Йосыпованың ихлас сәламләве һәм уңышлар теләве белән ачылды. Чараның матур бизәге — музыкаль номерны мәктәпкәчә белем бирү бүлеге тәрбиячеләре Любовь Бикбаева һәм Оксана Гәрәева әзерләгән иде. Күңелле чыгыш бәйрәм атмосферасын тудырып, эшлекле сөйләшүгә яхшы юнәлеш ачты.

Программаның төп өлеше эчтәлекле һәм күпкырлы иде. Катнашучылар алдынгы педагогик алымнар кулланылган ачык дәресләрне һәм сыйныфтан тыш чараларны карадылар:

* Татар әдәбияты дәресе. 6 нчы сыйныфта туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Зөлбохарова «Кем ул герой?» темасына югары методик дәрәҗәдә ачык дәрес күрсәтте.

* Интеграль дәрес. Инглиз теле укытучысы Регина Головина һәм туган (рус) тел укытучысы Рушания Йосыпова «I from... / Мин ... нан» дип исемләнгән күптелле компетенцияне үстерүгә юнәлдерелгән интеграль чара үткәрделәр.

* Осталык дәресе. Башлангыч сыйныф укытучылары - Айна Бәширова, Елена Ищенко һәм Гүзәл Зөлбохарова «Татар курчагы: тарихтан алып аппликациягә кадәр» дигән темага мастер-класс оештырдылар. Алар кече сыйныф укучыларын милли-мәдәни мирас белән декоратив-гамәли иҗат аша таныштыруның нәтиҗәле юлларын күрсәттеләр.

* Яңа технологияләр. Түгәрәк өстәл кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Бәширова «Укытучы эшендә ясалма интеллект» темасына чыгыш ясады, педагогик практикада нейротөшләрне куллану мөмкинлекләре турында сөйләде.

43-3-26

Йомгаклау өлешендә семинарның төп доклады белән туган тел һәм әдәбият укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе буларак чыгыш ясадым. Тәкъдим ителгән эш төрләрен гомумиләштереп, этномәдәни компонентны тормышка ашыруда системалы якын килүнең әһәмиятен ассызыклап үттем.

Түгәрәк өстәлдәге фикер алышуда катнашучылар чараның югары гамәли кыйммәтен, программаның бай эчтәлеген һәм заманча белем бирү технологияләренең уңышлы кулланылуын билгеләп үттеләр. Бертавыштан белдерелгән фикер буенча, очрашу — педагогларның һөнәри үсеше һәм тәҗрибә уртаклашуы өчен файдалы һәм кирәкле мәйданчык.

43-31-26

Барлык катнашучыларга, чыгыш ясаучыларга һәм оештыручыларга туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Рузилә Исмәгыйлова, Төмән округы, Индрәй авылы.
Рәсемнәрдә: укытучылар һәм балалар семинарда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836