Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бу яшь кешене күп кенә никахларда, юбилейларда, сабантуйларда һәм башка чараларда күрергә мөмкин.
Аның тормыш эше — җырлау, ул татарлар өчен, татар телендә җырлый, шулай итеп безнең телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап килә. Ул үз эшен шатланып, елмаеп башкара, шул ук вакытта тыйнак һәм тырыш егет булып кала. Аның исеме — Марат Вәлеев.

Марат 1987 елда Төмән шәһәрендә туа, ул Мәрьям һәм Мөхәммәтваһиз Вәлеевлар гаиләсендә өлкән ул. Маратның балачактан ук хыялы — җырлау була. Ул 10 яшеннән җырлап китә, ә сәхнәгә беренче тапкыр 22 яшендә «Дуслык» ансамбле концертында чыга. Шуннан соң аны күреп алганнар һәм ул сабантуйларда, никахларда чыгыш ясый башлый.
Марат җырларга Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдиновның чыгышларын тыңлап өйрәнгән.
Никахларда 16 елга якын җырлый һәм чаралар алып бара. Аның репертуары төрле жанрлы, ул төрле артистларның җырларын башкара.
- Марат, сиңа иң ошаган җыр нинди?
- Хәзер минем өчен «Яшьлегем» җыры (Рөстәм Асадуллинныкы) визит карточкасы булып тора. Ә башлаган чагымда мин бигрәк тә Ришат Төхвәтуллинның «Тыңлачы, сандугач» хитын яратып башкара идем.
- Төмәннән башка кая тагын чыгыш ясыйсың?
- Мин Төмән шәһәрендә дә, Төмән өлкәсендә дә, төньяк шәһәрләре - Салехардта, Нефтеюганскида һәм башка җирләрдә дә чыгыш ясыйм. Шулай ук мине Свердловск өлкәсенә дә чакыралар. Тагын мин вокал конкурсларда катнаштым. Казанда ул «Ваһапов фестивале» (2012) дип аталган зур конкурс иде, жюри составында ул вакытта танылган җырчы Илһам Шакиров бар иде. Шулай ук Екатеринбургта «Урал сандугачы» вокалчылар конкурсында лауреат булдым. Минем ТВ тапшыруларында төшү тәҗрибәм дә бар, безнең телевидениедә һәм Казан тапшыруларында. Бу да минем өчен яхшы дәрес булды.
- Узган ел сезнең «Нефтяник» мәдәният сараенда зур концертыгыз булган икән?
- Әйе, без өчәү бик уңышлы концерт куйдык: мин, Башкортостан Республикасының атказанган артисты Наилә апа Габдуллина һәм Төмән җырчысы Римма Хәйрулина. Быел да ноябрь аенда шушы ук концертны кабат үткәрергә планлаштырабыз, чөнки тамашачыларыбыз бик канәгать калган иде.
- Марат, гаиләң турында берничә сүз. Синең кызларың да җырлыймы?
- Минем гаиләм — ул минем әти-әнием, энем Рамил, тормыш иптәшем Ләйсән һәм өч кызым: Ясминә, Ләйлә, Айлинә. Олы кызларым минем белән сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Хәзер алар Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Аккош» бию түгәрәгенә йөриләр. Мин кызларым белән горурланам, аларның җырга сәләтләре бар, хәтта кечкенәсе дә — аңа 4 яшь тулып килә — җырлый. Мин кызларымны биюгә бирдем, сәхнәдә үзләрен иркен тотсыннар өчен һәм киләчәктә чыгыш ясаганда да биюләр аларга ярдәм итәчәк.
- Җырчы булу юлында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?
- Беренче чиратта, тамашачыга ошарга кирәк иде, моның өчен төрле жанрлы музыка һәм репертуарны җентекләп сайлау сорала. Һәм мин боларның барысын да бергә берләштерә алдым, хәзер җырлавыма һәм үсешемә шатмын.
- Марат, син киләчәгеңне ничек күрәсең? Син нәрсәгә омтыласың?
- Мин үземнең сольный концертларым белән чыгыш ясарга һәм илебезнең төрле шәһәрләрендә гастрольләрдә йөрергә омтылам. Минем теләгем - һөнәремдә һәрвакыт хәрәкәттә булу һәм туктап калмау. Хәзер җырларда тел күбрәк саклана дип саныйм. Минем өчен иң мөһиме — нәкъ менә татар телендә җырлау, шул ук вакытта туган телне саклау.
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.