Ноябрь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |
| 2 | 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 |
| 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
| 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
| 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
| 30 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре оештыруында Ялутор округының татар авылларында «Әбием сандыгы» проекты старт алды. Бу турыда безгә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте. Эшләре белән таныштырып ул: «Без якташларыбызга «Әбием сандыгы»ндагы борынгы әйберләрне күрсәтеп кенә калмыйбыз, без хәтеребезне - тарихны, бизәкләрне, җырларны, халык авыз иҗатын да туплыйбыз. Ә бит алар хәзер бары тик өлкәннәребез сөйләгәннәрдә генә яши. Сандыктагы сөлгеләр, тараклар, орчыклар, корама юрганнар белән яшьләрне таныштырабыз, аларны әби-бабайларыбыз ничек кулланганнарын күрсәтәбез. Бары тик өлкәннәр генә хәтерли торган җырлар, такмакларны башкарып, мәзәкләр сөйлибез. Утырышларның иң дулкынландыргыч мизгеле дип мин «Без Ялутор яклары» дигән борынгы татар җырын бергәләшеп башкаруны әйтер идем. Бу җыр Төмән өлкәсенең матди булмаган мирасы реестрына кертелгән һәм аны тере килеш ишетү, өстәвенә, барыбыз бергә җырлау аеруча кыйммәтле. Кемгә дә сер түгел, бәһасез мәдәни мирасыбыз өлкән буын вәкилләре зирәклеге һәм сакчыллыгы аркасында гына безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Татар халкының борынгы тарихы атмосферасына кагылу мөмкинлеге булуы - үзе зур бәхет. Сандыкны ачуга башка чорга күчкәндәй буласың: әйләнә-тирәдә борынгы экспонатлар, ә һавада традицияләр рухы чагыла.

Беренче очрашу Рауды авылында узды. Анда безгә авыл тарихын, ата-бабаларыннан килгән гореф-гадәтләре, әби-әниләренең яулыклары, аш-су рецептлары, гомумән, авыл тормышы белән таныштырдылар. Ә бит һәр тарих - ул безнең уртак хәтер мозаикасындагы пыялалар кебек. Очрашу традиция буенча милли ашлар белән корылган табын артында кайнар чәй эчү, сөйләшү, җырлашулар белән тәмамланды», - дип сөйләде.
***
Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Кактамак һәм Калмаклар авылы халкын күңелле очрашу белән сөендерделәр. Биредә алар «Геройларга ярдәм» клубы волонтерларының эшләре белән таныштылар. Форсаттан файдаланып активист һәм волонтер Гөлнара Идрисованы Пешекче көне белән котладылар. Өлкәдә үзенең моңлы тавышы белән билгеле булган җырчы Илчан Хөснетдинов истәлекле бүләк итеп матур җырлар башкарды.
Бәйрәмнән соң ук Илмира Гарипова җитәкчелегендәге волонтерлар маскировкалау челтәрләре үрергә, дронга каршы одеяллар тегәргә, «Леший» костюмнары ясарга тотындылар. Белгәнебезчә, алар махсус хәрби операция башланганнан бирле хезмәт куялар.
Волонтерлар артистларга патриотик рухларын күтәрүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм ешрак килүләрен сорадылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: волонтерлар белән.