Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Хыял тормышка ашты

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөтен дөнья мөселманнарының хыялы - Изге Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә бару. Һәр мөселман кешесе бу сәяхәтне тели.

Төмән өлкәсе мөселманнарының мондый хыялы тормышка ашты. Алар октябрь азагында гомрәдән кайттылар.

Тубылдан, Түбән Тәүде, Ялутор, Яркәү, Вагай, Төмән округларыннан, Төмән шәһәреннән 48 кеше барды. Төркемнең җитәкчесе Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте каршындагы Ислам мәгърифәт үзәге җитәкчесе Искәндәр хәзрәт Юсупов булды.

45-21-26

Мәскәүдән Согуд Гарәбстанына Күвәйт аша очтылар. Турның дәвамы, юлны да исәпләп, унике көнгә сузылды.

Өч көнне хаҗилар Мәдинәдә үткәрделәр. Калган җиде көнне алар мөбарәк Мәккәдә яшәделәр. Гыйбадәт кылудан буш вакытта хаҗилар Таифка, Гарәфәт тавына, Минага һәм башка истәлекле урыннарга бардылар.

Төмәндә яшәүче Динара Саттарова сәфәр турында үз фикерләре белән уртаклашты: «Быел улыбыз белән гомрәгә барырга булдык. Бу безнең беренче гомрә иде, иншаллаһ, ел саен шунда барырга насыйп булсын. Мәккәгә килеп кергәч, еладым, күз яшьләре үзләреннән-үзләре ага башлады, мин монда икәнлегемә ышана алмадым. Кәгъбәне күргәч — тагын күз яшьләре үзеннән-үзе акты. Таиф шәһәренә бардык, бик матур, чиста шәһәр. Бәдр җирендә, Хира мәгарәсендә булдык. Мәдинәдә мине Пәйгамбәр мәчете (с.г.в.) гаҗәпләндерде, масштаблары ышанмаслык. Һәрбер мөэмин-мөселманга монда булырга язсын! Хәзер хыялым — ел саен монда килү».

Киләсе елда да якташларыбыз октябрь аенда гомрәгә бара алачак.

Исегезгә төшерәбез, кече хаҗ - гомрә елның теләсә кайсы вакытында башкарыла. Ә Хаҗга мөселман календаренең билгеле даталарында гына барырга мөмкин.

Гөлназ УСМАНОВА, Төмән шәһәре.
Рәсемдә: кече Хаҗда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836