Газетага язылу 

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Бик бәхетле кеше

последние и лучшие новости искусства в мире

Халыкта шундый мәкаль бар: «Кайда тудың – шунда кирәк булдың». Якташыбыз Ильяс Назметдинов турында да шулай дип әйтергә була. Ул Муллашта туган, укыган һәм эшләгән.

Быелның 6 июлендә аңа 80 яшь тулды, шуның 40ын ул мәктәпкә, балаларга бирде. Ильяс Йосыф улы үзе аның тормышында очраклыклар зур роль уйнады дип саный. Әйтик, аның туу фактын гына алыйк. Ул - Җиңү яшьтәше, 1945 елда туган. Аның әтисе Йосыф Назметдинов 1943 елда яралана, госпитальдә дәваланганнан соң, аңа отпуск бирәләр, ул өенә кайтып колхоз рәисе булып эшли башлый, 1944 елда яңадан фронтка озатыла. Демобилизацияләнгәндә Ильяс Йосыф улына инде өч яшь була. Муллашта - башлангыч, Шыкчада җидееллык мәктәпне тәмамлый, ә урта белемне Ямбай мәктәбендә ала. 1965 елда аңа урта белем турында аттестат тапшырыла. Яшьлек - иң бәхетле чор. Ильяс Йосыф улы хәрби училищега укырга керергә теләсә дә, «бөтен сыйныф белән туган колхозда калырга» дигән чакыру нәтиҗәсендә, чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә иртән алар фермага сыер саварга китәләр.

45-4-25

Көзен Ильяс Йосыф улы Төмән педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Аның укытучы булып эшли башлавында Хәбибулла Якинның (ул да гомер буе укытучы булып эшләгән) өлеше зур. Ильяс Назметдинов үзе менә шуны искә төшерде: “Бервакыт ул безгә (алар минем әти белән дус иде) килде дә әйтә: «Син нәрсә эшлисең, Ильяс? Мәктәпкә кил, озайтылган көн төркеме тәрбиячесе кирәк. Мин ышанам, синнән яхшы укытучы чыгар». Менә шулай итеп, 1965 елның февралендә мин беренче тапкыр укытучы булып эшли башладым.

1967 елда аны армиягә алалар. Хезмәттән соң мәктәптән, шәһәргә китү уе булса да, язмышына тагын бер очрак килеп кушыла. Һәм планнар кинәт үзгәрә. Беркөнне иртән аның янына мәктәп директоры килә дә: «Мәктәп җитәкчелеген ал, мин китәм», - ди. Ильяс Йосыф улы шулай мәктәптә кала һәм пенсиягә кадәр шунда эшли.

Ул үзен профессиональ өлкәдә дә, гаилә тормышында да бик бәхетле кеше дип саный. 53 ел хатыны белән өйдә дә, эштә дә бергә булдылар, балаларны математика һәм геометриягә, рус теле һәм әдәбиятына өйрәттеләр; өйдә ямь һәм җылылык булдырдылар, балаларын, соңыннан оныкларын үстерделәр.

Хөрмәтле авылдашыбыз хатынын да очраклы рәвештә тапкан. Төмән педучилищесын тәмамлаганнан соң, Фәрхия Әскәрова Борки балалар йортына китәргә җыенган укытучыны алыштырырга барырга тиеш була. Ләкин бу укытучы үз карарын үзгәртә һәм яшь белгечне Муллашка билгелиләр.

Пенсиягә чыккач та, Ильяс Йосыф улы актив тормышын дәвам итә. Мәктәп һәм авылның барлык чараларында катнаша, һәркем белән уртак тел таба. Мәчеткә йөрде, якыннарына зирәклек дәресләре бирде.

7 октябрьдә Ильяс Йосыф улының вафат булуы турындагы кайгылы хәбәр барыбызны да гаҗәпкә калдырды. Аның гаиләсен генә түгел, мәктәп укучыларын, хезмәттәшләрен яратуын үз эченә алган йөрәге тибүдән туктады. Кеше генә түгел, авылыбызның тулы бер тарихы, зур шәхесе китте, аның исеме мәңгегә Муллаш тарихына язылачак.

Фиала ВӘЛИЕВА,
Төмән районы, Муллаш авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836