Декабрь 2025 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 1 | 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 |
| 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 |
| 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 |
| 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә «Россия - безнең уртак йортыбыз» дигән концерт узды. Төмән өлкәсендә үзбәк мәдәнияте көннәренә багышланган чара РФ Гимны белән башланды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, МХОдә барган сугышта җиңүне якынайтуга уртак өлеш кертүне данлаган чарага килүчеләрне «Ватан» милли-мәдәни оешмасы рәисе Муин Сабиров котлады. Ул ел саен актив катнашучыларга Рәхмәт хатларын тапшыра. Бүләкләнүчеләр арасында мәктәп укучылары Ясминә Тагаева, Софья Гулаева да булдылар. Тамашачылар залында төрле милләт вәкилләре иде. Алар һәр чыгышны көчле алкышлар белән озаттылар. Төмән өлкәсенең «Златоцвет» халык, себер-татар мәдәният үзәгенең «Мирас» бию ансамбле, Тадҗихон Габдулханов, Ясминә Тагаева, Софья Гулаева, Курбаной Тагаева, «Бахор» ансамбле һәм башкаларның чыгышлары алкышларга, рәхмәт сүзләренә лаек булды. Шәһәр тамашачылары игътибарына үзбәк милләт вәкилләре тырышлыгы белән куелган матур, эчтәлекле концертны Дарья Чехомова оста алып барды һәм җырлары белән бизәде. Төмән өлкәсендә, Тубыл шәһәрендә һәр милләт вәкиле үз тарихын, телен, мәдәниятен, гореф-гадәт, йолаларын онытмыйча матур яши.
Фойеда урнаштырылган күргәзмә дә игътибар үзәгендә булды. Тубыллылар һәм кунаклар кызыксынып Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевкә багышланган экспозиция белән таныштылар. Монда язучының эш өстәле урнаштырылган, аның басма машинасын, иҗат иткән романнарын, авторның кулъязмаларын кызыксынып карадылар.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: концертта катнашучылар.