Ноябрь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |
| 2 | 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 |
| 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
| 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
| 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
| 30 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Соклангыч матур һәм җылы җәй көннәре үттеләр. Табигый булганча, инде быел озакка сузылу сәбәпле, салкын көз, кыш көннәрен бигрәк тә бала-чагалар сагынып көтәләр. Чөнки көз көнендә елга, күл бозында тимераякта, кыш чаңгыда шуу алар өчен күңелле вакыт. Гади һәм гадәткә кергән бу уеннар балаларның шуклыгы аркасында, яки сабыйлар белән бик тә алдан күреп, уйлап эш итә белмәү сәбәпле, фаҗигале нәтиҗәгә китерүе мөмкин.
Балалар белән булган фаҗигаларны ишетсәм, матбугатта укысам, мин үзем белән булган куркыныч вакыйгаларны искә төшереп тирән уйга чумам, котым оча, йөрәгем куркуга төшә.
Бүгенгедәй исемдә, миңа биш яшь чамасы, аяусыз сугыш еллары. Кадыйр абыем (13 яшь) Тубыл өстендә боз ката башлауга ук ялтыравык блесна белән Кактамак авылы тирәсендә балык тота торган иде. Мин дә аның янына бара идем. Чираттагы көндә мин аны тапмадым, күрәсең, балыклы урын эзләп еракка киткән булган. Өйгә кайтырга чыктым, ләкин миңа чиләк белән су ала торган бәке өстендәге боз матур күренде. Боз өстенә басуым булды, муеныма кадәр суда икәнемне сизми дә калдым. Су алырга төшкән Гайшә апа (әнисенең сеңлесе) йөгереп килеп якамнан тотып мине тартып чыгарды.
Икенче куркыныч вакыйга язгы ташкын вакытында булды. Мин инде үсә төшкән, йөзә белмәсәм дә, кура тирәсендә көймәдә йөрергә өйрәнә башлаган идем. Күрше Әсхәт абый Хәсәнов «утын җыярга барам, син көймә йөртерсең», - дип чакырды. Ул чыбык-чабык җыя башлады, ә мин капитан булып баскан килеш көймә йөртәм. Талга тотынып көймәне туктата башлаган идем, суга егылып төштем. Бәхетемә, бишмәтемнең биллеге (хлястик) көймәнең кормасына кагылган тимер атламасына (скоба) эләкте. Кычкырып елавымны ишеткән Әсхәт абый йөзеп кереп мине коткарды.
Сугыштан соңгы елларда без, балалар, ике төркемгә бүленеп («безнекеләр һәм немецлар», авыл очыннан читкәрәк китеп, агач мылтык белән «тыр-тыр» уйный торган идек. Шулай итеп авылдан чакрым ярымдагы камышлы Кара болак күленең бозы өстендә уйный башладык. Мин камыш арасына «окопка» кереп ятуым булды, тирән суга чумдым. Группадашым Әхмәтсалих Нафиков мылтыгын сузып, коткарып өлгерде.
Без, авыл балалары, комфортта үсмәдек, «стадион, каток» дигән сүзләрне ишеткәнебез дә булмады. Көз көннәрендә Тубыл буйларының тиз аккан тирән урта җирләре соң, ә яр тирәләре тар тасма булып чиста, карсыз боз белән тизрәк каплана. Менә безгә (тимераякта) шуар өчен ясалма стадион һәм каток!
Көннәрдән бер көнне, миңа инде 10 яшь, киез итекләргә юкәдән үргән бау белән тимераяклар тагып, тимер очлы таяклар белән үзебезне этәреп шул «катокта» чабышабыз. Ныклап туңмаган өлешен күрми калганмын, боз уелып, мин суга чумдым. Бәхеткә, минем арттан шуып килүче 13 яшьлек Наил Гадиев мине коткарырга өлгерде.
Еллар үтә бардылар, без дә үстек. Әхсән Бикчәнтаев белән тимераякта юка боз астыннан балык тотарга йөрибез. Балыклы урын эзләп үргә табан 3-4 чакрым еракка киттек. «Айнулла ягын» борылышында елганың аргы ягына чыгарга уйлаштык. Мин зур тизлек алып алдан киттем, ә Әхсән туктап калды. Елга уртасында, тирән урында, аякларым белән юка бозның дулкынланып калуын сиздем. Чыгып җиткәч борылып карасам, эземнән саркылып чыккан су күреп бик курыктым да, бераз тынычлангач, боз астына китеп, котылгысыз батып үлүемнән Ходай саклаганын күреп бераз шатландым да.
Бу вакыйгам соңгысы булды, чөнки шуннан соң мин елга яки күл бозлары өстенә басмадым, уйнамадым.
Аллага шөкер, салкын суга төшүләремә, боз булып каткан киемдә өйгә кадәр кайтуыма карамастан, суык тию, тамак шешү чирләре мине читләп үттеләр. Күрәсең, әти-әни, абый-апаларымның орышып булса да яхшы киңәш бирүләре, кайнар үлән-җимеш эчүләреннән соң толыпка төренеп мич башында тирләп яту уңай нәтиҗә бирделәр. Ә инде әнкәмнең әйткән: «Сак бул, балам, бәбкәм, суның тоткычы юк», - дигән сүзләре, тылсымлы да, шифалы да изге догалары гомерем буе күңелемдә сакланып калдылар, алар һәрчак тик шатлык кына китерәләр.
Гани ХИСАМОВ, Уфа шәһәре.