Ноябрь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |
| 2 | 3 | 4 | 5 | 6
|
7 | 8 |
| 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
| 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
| 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
| 30 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тубыл районы Санниково авылында оештырылган «Огонек» волонтерлар төркемендә эшләүче патриот җанлы милләттәшләребез төрле игелекле эшләр башкаралар. Монда хезмәт итүче һәркайсы җылы сүзләргә, яхшы теләкләргә лаек. Махсус хәрби операциядә булган солдатларга җибәргән посылкалары бихисап. Төркем җитәкчесе Ибәтулла Мәмәтов: «Төркем вәкилләренең тырышлыгы турында сокланып, горурланып сөйлибез. Ноябрь аенда безнең «Огонек» төркеме 16 посылка туплап җибәрде. Безнең төркемнең актив волонтерларының берсе — Динара Мусина белән таныштырып үтмәкче булам.

Ул Тубыл районы Кызылбай авылында 1959 елда туа. Урта белемне Санниково мәктәбендә ала. Авылын, туган ягын яраткан кыз зоотехникумга укырга керә. Монда укып бухгалтер һөнәре дипломын алып чыга. Хезмәт юлын Санниково авыл советында башлый. Ул «Ждановский» совхозында бухгалтер, аннары авыл мәктәбе ашханәсендә эшли. 1979 елны тормышка чыга. Туган якларын, авыл җирен яраткан гаиләнең тормышлары кайнап, көннәре эш белән уза. Аларның өч балалары да үсеп, үз юлларын сайлыйлар. Хәзер инде әби-бабаларын сөендереп өч оныклары үсә. Динара Нәкыйп кызы үзе беркайчан да эшсез утыра алмый: ул йорт алды хуҗалыгында эшли, йорт алды бакчасында җәен күп итеп яшелчә утырта, чәчәкләр үстерә. МХО солдатларына җибәрү өчен токмач кисә. «Огонек» волонтерлар төркеменә йөрүчеләр һәр эшне җылы теләкләр теләп башкаралар. Исән-имин солдатларның туган якларына кайтуларын телиләр. Динара апа милләт җанлы, иҗади кеше дә. Ул «Бәйрәм» ансамбле белән авыл җирлегендә узган чараларда катнаша. Узган ел «Зур бәлеш» бәйгесендә катнашып беренче урын алды. Быел өченче урынга лаек булды», — дип сөйләде.
Динара Мусинаны «Огонек» волонтерлар төркеменең йөрәге дип әйтергә була. Ул махсус хәрби операциядә булган солдатлар өчен бик кирәкле һәм мөһим эш башкара: һәр посылкага йөрәк җылысын салып, күп итеп токмач кисә. Аның әзерләгән токмачы солдатларның өендәге тәмле аш тәме кебек булып, аларга туган як җылысын, әни куллары истәлеген алып бара. Бу — гади генә эш түгел, ә солдатларның рухын ныгыта торган, аларга: «Без сезне көтәбез, сез безнең өчен кадерле», дигән мәгънәле хәбәр җиткерә торган изге гамәл. Динара апа һәр токмач кисәгенә изге теләкләр теләп, солдатларның исән-имин туган якларына кайтуларын теләп эшли. Санниковода шундый тынгысыз җанлы, киң күңелле милләттәшебез яши.
Римма УМИТБАЕВА.