Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

«Дуслык» гел эштә

последние и лучшие новости искусства в мире

Винзили поселогында татарларның «Дуслык» клубы 2013 нче елдан бирле эшләп килә. Нәрсәне аңлата дуслык?

Дуслык – ул туганлык, бердәмлек, бер-береңә ярдәмчеллек. Без дә шулай яшибез. Шатлыкта да, кайгыда да бергә. Менә безнең эшләгән эшләребезне язып үтәсем килә.

Әлбәттә, безнең иң беренче эшебез, бурычыбыз МХОгә ярдәм итү. Без инде бишенче ел «Вернисаж» мәдәният һәм ял үзәгендә дроннардан саклану өчен челтәрләр үрәбез. Материал сатып алу өчен ай саен акча җыябыз. 4 елда 950 данә үрдек. Һәр көн иртән, эшкә барган кебек барабыз һәм сәгать 12гә хәтле эшлибез.

48-4-26

МХОгә бөтен милләт халкы ярдәм итә. Поселокта «фронтовая кухня» бар. Анда ашлар, борщлар өчен кирәген, чәйләр киптереп җибәрәбез. Аш токмачы әзерлибез, киптерер өчен төрле яшелчә, җимешләр, кабак, кишер, алма, карлыган бирәбез. Оекбашлар, перчаткалар бәйлибез. Барлык кирәк булган әйберләрне җыеп, посылкалар салабыз.

Безнең барыбызда да бер теләк: тизрәк сугышлар бетсен, безнең егетләребез җиңеп, исән-сау өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайсыннар, Аллаһы боерса.

Һәр елны яз көне без татар зиратында өмә ясыйбыз.

48-41-26

Боровский мәчетеннән ярдәмгә Мөхәммәтҗан хәзрәт үзе белән ир-егетләрне алып килә. Җыештырып беткәч, безнең зиратта җирләнгән авылдашларыбызга, барлык мәрхүм-мәрхүмәләргә багышлап Мөхәммәтҗан хәзрәт догалар укый. Без гарәп телен өйрәнә башладык. Хәзрәт үзе Казанда укый, безне дә укыта. Без аңа зур рәхмәтлебез.

Шулай ук районда, поселокта үткән чараларда катнашабыз. Турай авылында уздырылган район Сабан туенда шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык. Сайлаулар вакытында Поселок көне булды. Бик зур концерт куйдык, «Народное подворье» фестивалендә татар ызбасын, татар халкының аш-суларын, көнкүрешләрен күрсәттек һәм татар җырларын җырладык, татарның гореф-гадәтләре турында сөйләдек.

48-42-26

Без шулай ук олы яшьтәге апаларыбызны, абыйларыбызны юбилейлы туган көннәре белән котлыйбыз, аларга туган көн бәйрәмнәре оештырабыз.

«Дуслык» клубы менә шулай яши. Мероприятиеләрдә катнашкан кызларыбызга, егетләребезгә зур рәхмәт.

Винира НИГЪМӘТУЛЛИНА, «Дуслык» клубы җитәкчесе һәм ветераннар советы әгъзасы.

Төмән округы, Винзили поселогы.
Рәсемнәрдә: клуб әгъзалары төрле чараларда.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

47-50-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836