Октябрь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Бу көннәрдә Тубыл округы хакимиятендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә сугышта күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре өчен үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән Данияр Булатов, Алмаз Кәбиров, Вадим Бәширов, Руслан Раембаков бүләкләнделәр. Чарага батырларыбызның әти- әниләре, хатыннары, балалары, якыннары чакырылганнар иде.
Милләттәшләребезнен сугышчан бүләкләрен аларга округ башлыгы Андрей Ходосевич һәм Тубыл шәһәре һәм округы хәрби комиссары Юрий Золотарев тапшырдылар. Андрей Ходосевич һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына чын Ватанны саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, тирән кайгыларын уртаклашуын белдерде: «Бернинди сүз дә югалту кайгысын, җан җәрәхәтен баса алмаячак. Ләкин шуны белеп торыгыз: кайгы-хәсрәтегездә сез ялгызы түгел. Тубыл округы үзенең улларын онытмаячак. Аларның батырлыгы һәм алар турындагы истәлекләр якташлар йөрәгендә мәңге яшәячәк», - дип сөйләде.

Аның сүзләренә кушылып Юрий Золотарёв: «Бүгенге көндә округтан меңнән артык патриот махсус хәрби операция зонасында, илебез каршындагы бурычларын намус белән үтәп, Җиңү көнен якынайталар.
Хәрби операциянең югалтуларсыз була алмавын аңлыйбыз. Якты, тыныч киләчәгебез өчен гомерләрен биргән егетләребезнең каһарманлыклары турында үсеп килүче буыннан-буынга сөйләячәкбез», - дип белдерде.

Аннары алар Данияр Булатовның «Батырлык» орденын Дегтярево авылында яшәүче әнисе Рәисә Моратовага тапшырдылар. Данияр Касыйм улы 1984 елда туа. Махсус хәрби операция зонасында ул мотоукчылар батальонының мотоукчылар взводы төзәүчесе (наводчигы) вазифасын башкара. Россия Федерациясе Президентының 2026 елның 2 июлендәге Указы нигезендә ул «Батырлык» ордены белән бүләкләнде.

Башково авылыннан 27 яшьлек Вадим Бәшировка тиешле булган «Батырлык» орденын хатыны Җәмилә Илсур кызы һәм ике кечкенә улы - Слава белән Кирилл алдылар.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле диярлек, 2022 елның июленнән 2026 елның 2 маена кадәр инженер-сапер батальонының инженер-сапер бүлекчәсе командиры булган Алмаз Кәбировның дәүләт бүләген Ләңче авылыннан килгән әнисе Людмила Сәбах кызына тапшырдылар. Алмаз Мөнир улына 34 яшь булган.
Овсянниково авылында яшәгән Руслан Раембаковның сугышчан бүләген хатыны Людмила Иван кызы кабул итте.
Тантаналы чара үз бурычларына ахырга кадәр тугры калган гади егетләрне бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.
Данияр, Алмаз, Вадим һәм Русланның батырлыгы Тубыл җире тарихына мәңгегә теркәлде. Алар турындагы истәлек барыбыз өчен дә батырлык ориентиры булып торыр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: Рәйсә, Касыйм Булатовлар; Людмила Ивановна; Андрей Ходосевич, Юрий Золотарёв, балалары белән Җәзилә Бәширова; оныклары белән Людмила Кәбирова.