#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әбиемнең сөйләгәннәре дәвамлы

последние и лучшие новости искусства в мире

Әңгәмәдәшем Сафура Атаева белән Канчәбер авылында яшәгән әбисе Майбадәр Янбаева турында язабыз. Ул бала вакытында Татарстан якларыннан Себергә җәяүләп килгән кешеләрнең берсе. Аның тормыш юлы меңләгән милләттәшләренең язмышы белән аваздаш, илебезнең күпьеллык тарихы белән үрелгән.

Майбадәр апа балаларына, оныкларына башларыннан үткән вакыйгаларга мөнәсәбәтләре турында сөйләп калдырган.

Яңа тормыш

Шул ук елны безне елга буендагы ике катлы сап-сары нараттан салынган өйгә чыгардылар. Якты, күп тәрәзәле, җылы. Өебезне землянкалардагы «цуал мичләр» түгел, яңа гына сугылган кирпечтән мичләр җылыта.

Үзем сайлаган яшьлек дустым белән куллар тотышып гомер буе тормыш үзәненнән бергә үтәргә вәгъдәләр бирештек. Бәхеттә йөзәм. Элеккечә, еракта калган, бик сагындырган туган йортымдагыча.

Иптәшемнән уңдым, үзе танылган Аппасовлар токымыннан. Кулы оста, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Йорт-курабыз тулы хайван. Балыктан өзелмибез. Быел камышны бик күп чаптык.

Урын-сәкеләр киң безнең, кайберләренә йегән җәймәләрне икешәр кат салдык. Урманда җиләк-җимеше бик күп. Бик ерактагы сазлыкта урнашкан чиялеккә барабыз. Анда аучылар «избүшкәләр» салган, шунда кунабыз.

Яңа меңъеллыкка аяк бастык. Еллар тынычсыз, төннәр караңгы. Әтием килеп китте, абыем кайтмаган. «Ике көн үткәч, урман авазларын, елга һәм күл буйларын йөреп чыктык. Эзенә төшмәдек. Шуннан алда урманда бәхәсләшкән тавышлар ишетелгән имеш», - дип сөйләде ул.

Бер ел үтүгә әтием дөнья куйды. Ун ел яшәгән яңа Болгарда хәзер беркем юк. Землянкаларын үлән баскан. Өйләрне сүтеп, башка якларга алып киткәннәр, читәннәрне утынга кискәннәр. Хуҗалары башка якларга таралышканнар: эш эзләп, кунакка барганда, шунда калып, я кияүгә, я өйләнеп, кемдер авырулардан үлгән. Безнең якта татар авыллары күп: Киндерле, Бухарин, Канчәбер, Ваңгы, милләттәшләребезнең күңелләре киң, аралашып яшиләр.

Минем тормышымда яңалык, тиздән мин ана шатлыгына ирешәчәкмен. Зарарлы авыру миңа да ябышты. Бер айдан уянганмын, ахры. Кызым, күз нурым, үле туды.

Бер-бер артлы еллар үтте, көзләрне кышлар, язларны җәйләр алыштырды. Мин балага уздым. 1915 елның 18 июлендә малаем туды. Чын мәгънәсендә ана бәхетенә ирештем. «Улым, күз нурым, исән булгырым», дип иркәләдем мин Фәритемне. Сабыема бәхетле озын гомер теләдем.

Тыныч, шатлыклы көннәрем озакка бармады. Миннәчетдинем, җан кисәгем, бер яшьлек улымны ятим, ә үземне тол калдырып дөньядан китте. Сабый бала белән берүземә авыр: утынын, печәнен булдыру, мал-туарны карау. Мин бит әле яшь, кызлар шикелле генә, нәфис буйлы, озын сап-сары чәчле, нечкә билле. Күпме егетләр кулымны сорап килделәр. Тик мин үземә ошаганны сайлап алдым, яңадан тормышка чыктым.

Илебездә әллә нинди тарихи вакыйгалар булды, сугышлар, кан коюлы революцияләр, хакимиятләр алышынды. Аларның ачы җилләре безнең якларга да килеп җитте.

Ә тормыш үзенекен итә. Бер кеше үлә, икенчеләр туа. 1917 елда - Мадьярым, ә 1918 елда – Мәхмүтем дөньяга килделәр. Фәритем – абый кеше хәзер, ул энеләрен җиләк ашарга өйрәтә, яннарыннан китми, күз-колак. Мәүлет – яхшы ата, балаларын бертигез күрә. Мин оекбашларны бик күп итеп бәйләдем, юкаларын да, калыннарын да, чабата белән карда аяк өшемәс. Юкәне иптәшем озакка җитәрлек итеп суйды. Безгә, ризыклы якларга, илебезнең төрле якларыннан халык агылды. Нужалы еллар җитте. Хәзер хуҗалыкта бер сыердан, бер-ике сарыктан башка терлек сакларга ярамый, атыбызны да алып киттеләр.

Күрше Петрункино авылы белән бездә бер хуҗалык. Анда җил тегермәчен төзеделәр. Кайчандыр кесә төпләренә салып килгән аш бөртекләрен кадерләп үстерделәр, күбәйттеләр. Безнең дә үз басуыбыз бар хәзер, амбарда капчык-капчык арыш. Мин үзем ипи пешерәм. Болгардан качкан вакытта куеныма яшергәне шикелле.

Берзаман чуваш малае йөгереп килде безгә. Йөрәкләрне тетрәндергеч яңалык, начар хәбәр: «Аклар, аклар килә!»

(Дәвамы бар)

Сафура АТАЕВА сөйләгәннәрне
Рәйсә РӘХИМОВА язып алды. Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836