#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әремзәннең ветеран укытучысы

последние и лучшие новости искусства в мире

42-15Түбән Әремзән авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, РФнең мәгариф отличнигы Галия Закир кызы Хучашеваның хезмәт стажы 40 ел. Бүген ул авылда актив җәмәгать эшлеклесе. Әремзән клубында узган мәдәни чараларда теләп катнаша, авыл клубы каршында оештырылган «Березка» җыр ансамблендә җырлый, кул эшләре белән мавыга. Үзе белән таныштырып: “Мин Лайтамак авылында тудым. Кызыл Яр авылында үстем, укыдым. Анда татар теле әдәбиятын укыттылар. Бик яратып өлкә газетабыз “Яңарыш”ны яздырам, һәр санын көтеп алам, укыйм.

Үзем 1973 нче елны Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт пединститутын тәмамладым. Яшь укытучы буларак, мин беренче елларны Яркәүдә, аннары Тубыл районында класстан тыш чаралар оештыручы булып, Тубыл райОНОсында методкабинет мөдире булып эшләдем. Соңгы 16 елны, лаеклы ялга чыкканчы Әремзән мәктәбендә хезмәт иттем. Күп еллар мәктәптә завуч идем. Укытучы - безнең гаиләдә хөрмәтле, яраткан һөнәребез дип әйтер идем. Минем әнием дә укытучы булган, әтием бухгалтер иде. Үземнең ике кызым да Тубыл пединститутын тәмамладылар. Мәктәптә эшләгән елларымны сагынып искә алам. Тормыш кайнап торган еллар иде. Тәҗрибәле укытучылар яшьләргә ярдәм итәләр, киңәшләшеп оештырылган чаралар, укучыларның активлыгы, белемгә омтылып, тырышып укулары һич онытылмый. Укучыларыбыз намуслы, акыллы булдылар, кушкан эшкә җаваплы карадылар. Бигрәк тә класстан тыш чаралар матур уза иде. Бу матур хатирәләр безгә - ветеран укытучыларга яшәргә көч, дәрт бирә. Инде күп еллар лаеклы ялда булсам да, вакытымны файдалы үткәрергә тырышам. Мавыктыргыч юнәлешләр күп. Мин кул эшләре белән шөгыльләнәм. Матур сөлгеләр чигәм, район күләмендә узган күргәзмәләрдә дә катнашам. Кул эшләре сәламәтлек өчен дә файдалы. Ямьле әйберләр чиккәндә күңел җылыңны саласын”, - дип үзе белән таныштырды Галия апа.

Авылда ветеран укытучылар һәрвакыт игътибар үзәгендә. Әле генә узган Укытучылар көнендә җыелышып матур хатирәләрен яңартып, мәктәптә укыткан чорны искә алганнар. Галия Закир кызы мәгариф өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен өлкә, шәһәр һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Мәктәп тормышы белән кызыксынып яшәгән ветеран укытучы быел 70 яшен каршылый. Укытучы апаларын котлап җылы рәхмәт сүзләрен аңа Әремзән мәктәбе укытучылар коллективы, укучылары юллыйлар. Бүгенге көндә кызларының, оныкларының уңышларына сөенеп бәхетле тормыш кичерә Галия Хучашева.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836