#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яхшы яңалыклар

последние и лучшие новости искусства в мире

Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәм итүне туктатмый. Бу максатка казнадан 28 млрд сум акча бүленәчәк, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында. Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, өстәмә 6 млрд сум бүленәчәк, дип яза «РИА Новости». Билгеле булганча, Федераль Җыенга юллама вакытында, 18 яшькә кадәрле балалары булганнарга унар мең сум акча бүлеп бирергә кушкан иде.

matbugat.ru

Россиядә бала карау буенча пособие күләмен 2022 елның 1 февраленнән арттырачаклар: беренче бала карау буенча пособиенең минималь күләме 7 083 сумнан 7 493 сумга кадәр, ә максималь күләме 29 600 сумнан 31 282 сумга кадәр артачак. Бу хакта Хисап палатасының социаль иминият фонды бюджеты турындагы бәяләмәсендә әйтелә. Документ нигезендә, баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләгән өчен айлык пособие түләүгә чыгымнар 169,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Шулай ук 1 февральдән бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 5,8% ка индексацияләнә. Пособие күләме 18 886 сумнан 19 981 сумга кадәр арттырылачак.

www.tatpressa.ru

«Яшь лидер» психология һәм гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә шәхси өстәмә белем бирү учреждениясенең киләчәккә адым «Остазлык. Киләчәккә адым» проекты Төмән өлкәсе губернаторы грантларының беренче конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. Ул социаль хезмәт, ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны яклау юнәлешендә игълан ителгән иде.

Быел оешма бу проектны тормышка ашырудан тыш, «Гаилә» төбәк үзәгендә тәрбияләнүчеләргә карата үз эшен башлап җибәрәчәк.

Проект ятим балаларны, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган яшүсмерләрне эшкә урнаштыру, эшкә урнаштырылган балигъ булмаган гражданнар белән остазлык урнаштыру, алар белән социаль адаптация буенча белем бирү эше алып бару, шул исәптән резюме, эшлекле аралашу, үз-үзеңне презентацияләү һәм хезмәт эшчәнлегенә мотивация ясау күнекмәләренә өйрәтүне күздә тота.

Проектның максаты - Төмән шәһәре предприятиеләрендә балигъ булмаганнар һәм яшьләрнең мәшгульлегенә ярдәм итү. «Проект кысаларында белем бирү тренинглары, вакансияләр ярминкәсе үткәреләчәк, анда Төмән шәһәре предприятиеләре, вакансияләр һәм эшкә урнашуга таләпләр белән якынрак танышу мөмкинлеге булачак, һәм иң мөһиме — эшкә урнаштыру», — дип хәбәр итә проект җитәкчесе Юлия Фәтхуллина Instagram битендә.

admtyumen.ru

Гөлнур ВӘЛИЕВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836