#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сала авылына - 100 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районында урнашкан Сала авылына 1921 нче елны нигез салына. Беренче булып Мәчит Кәримов килеп урнаша. 10 ел эчендә авылда 70ләгән йорт төзелә. 1930 нчы елда «Калинин» исемендәге колхоз оештырыла. Урманнарны кисеп иген-кырлар ясыйлар. 1936 нчы ел беренче йөк машинасы бирелә, йөртүче Хәкимчан Рябиков була. Шул ук елны мәктәп, балалар бакчасы эшли башлый. Беренче мәктәп директоры Бәдретдин абый Гарифуллин була. Халык дус, бердәм, эшчән була, ачлык күрмиләр.

1941 елны Бөек Ватан сугышы башланды. 111 кеше сугышка китә, шулардан 76сы яу кырында ятып кала. Авылда хатын-кызлар, картлар, балалар көне-төне “Фронт өчен, Җиңү өчен” дигән девиз белән эшлиләр.

Әбделәхәт Аитов һәм 14 хатын-кыз “1941-1945 елларда фидакарь хезмәте өчен” дигән медальләр белән бүләкләнә. Менә алар: Мәүликамал Айнуллина, Фәрүзә Алхамина, Хәлбикә Әнвәрова, Рәйхана Бакиева, Гөлсәгыйрә Вагапова, Хәлисә Ниязова, Хәсәнә Рамазанова, Адилә Рамазанова, Нәгыймә Рябикова, Сәгыйдә Рябикова, Тайфә Рябикова, Зәйнәп Сәфәрова, Әсхәпчамал Хәсәнова, Нәгыймә Чаугарова, Нәфилә Мухаметшина (мәктәп директоры).

Бик авыр еллар була, ирләр кулы җитми, ләкин хатын-кызлар үзләрен жәлләмичә эшлиләр. Ирләр сугыштан кайткач, яңа тормыш төзи башлыйлар. Авыл үзгәрә, яңа йортлар төзелә башлый. 1968 нче елда 532 кеше санала һәм 120 йорт, бер урам була. Колхоз урынына “Маяк” совхозы була. Берсен берсе алмаштырып җитәкчеләр: Закир Кәримов , Сәетгәрәй Рябиков, Шамил Мухаметшин, Якуп Ниязов, Мөчип Абдразаков булалар.

Хәзерге вакытта Төмән өлкәсенең иң ерак бер җирендә, табигатьнең матур пачмагында, киң кырлар, яшел болыннар, җиләк-җимешкә, гөмбәгә бай урманнар уртасында урнашкан Сала авылына 100 ел тулды. Авылыбызда 2 чакрым озынлыкта 4 урам сузылып киткән, яңа матур йортлар төзелеп тора, 700ләп кеше яши. Кирпечтән салынган 2 катлы урта мәктәп - авыл яме, иман йорты - мәчетебез, авыл халкын азык-төлек белән тәэмин итүче 4 кибет бар. Почтада ачык йөзле, ягымлы Алсу Рамазанова һәм хат ташучы Рәсимә Абдразакова эшлиләр. Медпунктта күп еллар инде үз эшен яхшы белүче Мөнирә Ниязова хезмәт итә. Клуб бар, аны эшчән, тырыш, бөтен яктан үрнәк булырлык, яшь Лариса Абдразакова җитәкли. Китапханә бар.

Безнең авыл матур, анда яшәүче эшчән, тырыш халык аңа тагын да матурлык өсти. Ярдәмчел, дус, бердәм халык бәйрәмнәрне бергә бәйрәм итәләр, кайгы-хәсрәт килсә, җыелышып уртаклашалар.

19 сентябрь көнне яраткан авылыбызның 100 еллык юбилеен билгеләп үттек. Клубта уеннар, концерт үткәрелде. Концертта укучылар һәм “Нур” ансамбле катнашында җырлар, биюләр, нәфис сүзләр, уеннар чиратлашып барды. Оештыручы һәм алып баручы Лариса Абдразакова булды.

Әминә КӘРИМОВА,
Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836