#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күркәм халык йоласы

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең Тубыл, Вагай якларында 1-9 май көннәрендә мәрхүмнәрне искә алып, цым үткәрәләр. Бу йоланың иң күркәме шунда: зиратларда кабер өсләрен һәм башка урыннарны чистарталар, муллалар чакырыла һәм алар мәрхүмнәр рухына дога укыйлар. Кем сырлана, кем әүле (чардуган) утырта, кем истәлекле язулар урнаштыра, һич булмаганда тимер-агач рәшәткәләрнең тузанын сөртәләр, юалар.

Төштән соң өйләрендә соңгы 1 ел эчендә мәрхүм булганнарга цым ашы (мәҗлес) үткәрәләр. Туган якларына кайлардан гына кайтмыйлар шушы көннәрдә! Яшьләрне һәм бала-чаганы да җәлеп итәләр кайберәүләр. Ә күрешүләр, очрашулар үзе ни тора!

Сугыш ветераннары безнең якларда фанидан китеп беттеләр, диярлек. Ә сугыш чоры балалары арасында исәннәр бар әле, аларның рәте дә сирәгәя бара. Зур Тубысы авылында яшәгән һәм хәзерге исәннәре: Факия Гомәрова, Фәхерсафа Раимгулова, Туктасын Алимов, Туктабикә Кадырова, Мидхәт Әлмөхәммәтов – мин белгәннәре.

Сугыш чоры кешеләре күргән ачлык, ялангачлык, алар кичергән авыр тормыш еллары онытылмый. Алар сугыштан соң тыныч тормышта эшләп яшәгәч, үзләрен бәхетле дип санасалар да, кайчагында әти-әниләренә тиешле хөрмәтне, мул тормыштагы ярдәмне исән чакта күрсәтә алмадык дип йөрәкләре сыкрый. Әйе, еллар авыр булды: юллар юк, авылларда су, газ кертелмәгән, хезмәт хакы түбән, бигрәк тә колхозда эшләгәннәрнең. Ничек кенә булмасын, халык аралашып, ярдәмләшеп, дус-тату яшәде. Көнне төнгә ялгап колхоз кырларында, аннан үз хуҗалыкларында эшләделәр, балалар тәрбияләделәр. Кемне генә алма, һәрберсе зур хөрмәткә лаек ул заман кешеләре. Мин аларны тыныч тормыш батырлары дияр идем.

Пединститутны 1961 елда тәмамлагач, Татар Вагай мәктәбендә юллама буенча (18 ел) эшләдем. Ике ел эшләгәннән соң, Тубысы авылына килен булып төштем. Аннан киткәнгә инде 43 ел үтте, ләкин замандашларым, миннән укыган укучыларым һаман истә.

Зур хөрмәткә, соклануга лаек булган сугыш чоры балалары - Тубысы авылында Раимгуловлар нәселеннән Мөхәммәтнияз (мәрхүм) һәм Фәхерсафа гаиләсе яши. Мөхәммәтнияз трактор-машинада эшли иде. Мин аның ачык йөзен, сөйләшкәндә сабыр гына уйлап әйткән сүзләрен, елмаюлы карашын гомергә дә онытмыйм. Хатыны Фәхерсафа фермада сыер савучы булып эшләде. Гаиләдә 6 бала үстеләр. Балалары тәртипле, тырыш, мәктәптә уку алдынгылары булдылар. Алтысы да югары белем алганнар. Иң зурысы Нурмөхәммәт хәрби белемле, хәзер Мәскәүдә яши, ул да килгән авылга. Безне ишек алдында күрү белән эш киемен алыштырып, тиз генә яныбызга кереп утырып сөйләште, әйтерсең, полковник түгел, ә кичәге укучым.

Зөлфия – югары белемле бухгалтер-экономист булып төньякта эшләде, иптәше Күбәк авылы уңганы. Альберт Таштамиров белән хәзер лаеклы ялга чыгып авылда яшиләр. Берничә ел элек алар көче белән Күбәк авылында халык өчен мәчет тә салынган. Нинди саваплы эш башкарганнар. Ике егет тәрбиялиләр. Уллары Мөнир инженер-төзү институтын тәмамлаган, хәзер гаиләсе белән Төмәндә яши. Әлфия кызлары югары белемле укытучы, Икенче Вагай мәктәбендә эшли, Тубысыда иптәше Вәлиулла Мөслимов белән заманча яшиләр.

Уллары Исмәгыйль һәм кечеләре Газинур да Төмәндә югары уку йортын тәмамлаган зур белгечләр. Авылда балалар үскән нигез йортлары янында матур кирпеч йортлары бар, ә ишек алдында әниләренә җайлы-җылы булсын дип кечкенә йорт та хәстәрләп куйганнар. Фәхерсафа, Аллага шөкер, 88 яшьтә булуына карамастан, әкренләп үз көнен үзе күреп яши икән.

Авыл көннән-көн зурая. Матур, заманча йортлар төзегәннәр. Шәһәрдә яшәүчеләр дә җәен авылга кайтып үз йортларында ял итеп яшиләр, чөнки биредә бөтен мөмкинлекләр бар. Авылга су, газ кертелгән, табигать байлыгы үзе ни тора! Халыкның тагын якты хыялы бар: ул да булса – асфальт юл булуына өметләнәләр. Өметсез шайтан диләр, хыялларыгыз тормышка ашсын, илдә тынычлыклар булсын.

Рәшидә БАКИЕВА,
Тубыл районы, Маслау авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836