Август 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Вагай районының Первомайка авыл поселениесендә урнашкан Индәр авылында яшәүче Лариса белән Камил Рәхмәтуллиннар гаиләсе биш баланы лаеклы тәрбияләгәннәре өчен район хакимиятеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр.
«Гаиләнең төп бурычы - яшьли сайлаган тормыш иптәшеңне, мәхәббәтеңне ахыргача саклап, балаларыңа үрнәк булып, аларны тәрбияле, хезмәт сөючән итеп үстереп, белем биреп зур тормыш юлына озату», - дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Лариса Рәхмәтуллина.
Лариса Тубыл шәһәрендә туып үсә. Мәктәпне тәмамлаган 18 яшендәге матур шәһәр кызы Индәр авылы егете Камил Рәхмәтуллинга тормышка чыга. Яшь вакытында авылга күченеп килгән Лариса биш баланың әнисе булырмын дип уйламый. Камил белән яшәүләренә быел 22 ел булган. Әңгәмәбезне дәвам итеп: «Балаларга наз, кайгырту, аларны аңлау кирәк. Мин 20 ел кайнанам белән бер йортта яшәдем. Килен булып төшкәнемдә аңа 70 яшь иде. 90га чыкты. Бик рәхимле кеше булды. Тату яшәдек, балаларыбызны үстерергә ярдәм итте. Әнидән калган йортны яңартып, аны җылы сүзләр, теләкләр белән искә алып яшибез. Мәхәббәт җимешләребез: Кәрим, Ильяс, Элиза, Ислам, Алия кече вакытларыннан безнең ярдәмчеләребез. Алар мәктәптә дә тырышып укыйлар, күп мәртәбә Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнделәр. Кәрим - Тубыл шәһәренең күппрофильле көллиятен кызыл диплом белән тәмамлаган системалы компьютерлар һәм комплекслар буенча белгеч. Ул хәзер армия сафларында хезмәт итә. Ильяс нефть һәм газ көллиятен тәмамлады, нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү буенча яшь белгеч, Элиза 11 сыйныф укучысы, Ислам 9 сыйныфка күчте, Алия быел беренче сыйныфка барачак. Тормышта куелган максатларга, уңышларга тырышып эшләсәң, ирешеп була. Йортыбызда күп нәрсәне үз кулларыбыз белән эшләдек. Агачтан кисеп тәрәзә кашларын эшләү өчен рәсемнәрне Ильяс ясады. Тормыш иптәшем тырыш, балаларга үрнәк кеше. Мәктәптә каравылчы булып эшли, өйдә дә бөтен эшкә өлгер. Ул безнең таянычыбыз да, киңәшчебез дә. Бер-беребезне аңлашып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшәгәнгә без бәхетлебез.
Йорт хуҗалыгыбыз зур. Мал-туар, кош-кортлар асрыйбыз. Өч савым сыер, 4 бозау, 25 сарык, 36 тавык, 6 күркәбез бар.
Гаилә бәхете татулыкта, бер-береңне хөрмәт итүдә. Гаиләне кечкенә дәүләт белән юкка чагыштырмыйлар. Шуңа күрә һәр гаилә әгъзасы тәртипле, сабыр, кешелекле, тырыш булырга тиеш. Тормыш иптәшем улларына да үрнәк күрсәтә. Эштән кайтып үз йортында да хезмәт итә. Балалар да әти-әниләренә йорт алды хезмәтен башкаруда ярдәм итәләр, кул кушырып утырмыйлар», - дип сүзен дәвам итте.
Индәр авылын, авыл халкын яраткан, хөрмәт иткән Лариса авыл клубында мәдәни чараларны оештыручы булып эшли. Татар телен саклап калуда да үзенең өлешен керткән ул, клуб каршында вокал җыр ансамблен оештыра, «Талисман» бию ансамблен, балалар өчен түгәрәкләрне дә алып бара. Авылдагы мәдәни тормыш турында: «Без төрле мәдәни чараларда актив катнашабыз. Әле күптән түгел авыл бәйрәмен, Корбан гаетен үткәрдек. Милли костюмнарда сәхнәгә чыгып җырлаучы үзешчән артистларыбызны авыл халкы яратып тыңлый. Ансамблебезнең җырчылары татар моңнарын, җырларын яратып башкаралар.
Клубның икенче өлешендә музей оештырылды. Экспонатларны җирле шагыйребез, ветеран укытучы Хәлит абый Мөрсәлимов күп еллар җыеп, туплап барган. Аның тырышлыгы белән Индәр авылында да музей барлыкка килде. Хәзер клубның икенче өлешендә авылыбыз тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдырган музеебыз эшли.
Кызганычка, 2005 нче елны авылда мәктәп ябылды. Хәзер балалар Первомайка урта мәктәбендә белем алалар. Укучыларны авылдан мәктәп автобусында йөртәләр. Первомайка авыл мәктәбе дә укучыларга төпле белем бирә. Укучыларыбыз шәһәр мәктәпләре укучыларыннан калышмыйлар, укытучыларга рәхмәтлебезне юллыйбыз.
Авылыбызда мәчет тә бар. Узган ел мәчеттә ремонт эшләре барганга күрә мәчет эшләмәде. Авылдашларыбыз бердәм, дус һәм ярдәмчел. Башка шәһәрләрдә яшәсәләр дә, ремонт эшләтүгә матди ярдәм күрсәттеләр. Хәзер мәчетебез ишекләре яңадан ачылды. Мәчет ачылу тантанасында хөрмәтле муллабыз Радик Имангулов авыл халкына рәхмәтләрен, теләкләрен юллады. Авылда да тормыш кайный. Монда тырышып эшләсәң рәхәт, яшәргә була», - ди.
Римма УМИТБАЕВА