#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сабитовларның гаилә бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

34-9Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәчетендә күптән түгел зур гаилә бәйрәме узды. Сабитовлар нәселе җыелып авыл халкын чакырып, Коръән ашы уздырдылар. Мәчет имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов Коръән сурәсен укыды, вәгазь сөйләде. Онык-нәбәрәләр белән исәпләгәндә, Төмәннән, Түбән Тәүдедән, Киндерледән, Бухариннан Сабитовлар 100 дән артык җыелдылар. Зөфәр Сабитов, Зиләфрүз Болтасова, Флера Фаизова гаиләләренең һәрберсе сарык суйды.

Кемнәр соң ул Сабитовлар? Шушы сорау белән Нәзирә Фазыловага, Мәдинә Садыйковага мөрәҗәгать иттек.

- Бабаебыз Хаҗиәхмәт Садретдин улы (1906 елгы, әнисе - Хәмдениса Мөхәммәтрәхим кызы) белән Рәйсә Мифтах кызы Сабитовлар Татарстанның Кайбыч районы, Бәрлебаш (Берлибаш) авылыннан Киндерлегә күчеп килгәннәр. Алар җиде бала үстергәннәр. Мин - Хәйдәр исемле улларының кызы. Әти безнең 42 яшендә генә 5 баланы калдырып вафат булды. Кече энебез Разыймга 6 гына яшь иде. Әти гомере буе колхозда эшләде. Әдәпле, тыйнак, юаш, миһербанлы, тырыш кеше иде. Гел җырлап йөрде, концертларда, төрле чараларда катнашты. Кешегә һичкайчан авыр сүз әйтмәс, безгә дә йомшак булды.

Әни – Сабитовлар килене Хәбирә Хафиз кызы сабыр, нечкә күңелле, гадел хатын-кыз иде. Безгә кайбер вакытта каты да була белде. Биш баланы ялгызы күтәрү, олы тормыш юлына бастыру җиңел булмагандыр. Һичкайчан эчтәгесен кешегә сиздермәде. Кайда гына эшләмәде: мәктәптә, балалар бакчасында пешекче дә булды, интернатта төнге няня да, керләр дә юды, укучыларга күмәчләр, кабартмалар да пешерде. Авыл халкына Коръән ашларына Фәридә апа бәлеш, әни күмәчләр пешерде, осталар иде. Хайваннар асрадык, печәнен дә чапты, утынын да әзерләде, барыбызны да укытты. 83 яшендә яныбыздан китте, рәхмәт әнигә. Мин кияүгә чыгып Үзбәкстанда яшәдем. Тормыш иптәшем белән 4 бала тәрбияләдек. Тормыш иптәшем иртә вафат булды, аларны үстерергә әни булышты. 1990 еллар башында Үзбәкстанда ыгы-зыгылар башлангач Киндерлегә кайттык.

Ике кодагый – Рәйсә тәтә белән әнинең әнисе – Хәдичә тәтә күрше яшәделәр. Бик тату иделәр, тәрәзәдән икесенең җитәкләшеп баруларын карап кала идем. Токымыбыз зур, бер-беребезгә ярдәмләшеп дус-тату яшибез. Әби белән бабаебыз тырыш, пөхтә, тәртип яратучы кешеләр булганнар, алар безгә һәрчак үрнәк. Бәйрәмгә Фәрвәз сеңелем белән Рөстәм энем Төмәннән кайттылар, Фирзинә сеңлем һәм Разыйм энем Киндерледә яшиләр, - дип сөйләде Нәзирә Хәйдәр кызы.

- Барыбыз бергә җыелып мәчеттә Коръән укытуны без башладык, кече буын традициягә әверелдереп дәвам итсә иде.

Зөфәр абый, Флера, Зиләфрүз апалар үткәрергә дип ниятләп куйганнар иде, әмма коронавирус пандемиясе чыгып тоткарланды.

Кызганычка каршы, мин Хаҗи бабайны белмим, нәни булганмын. Авырып ятса да: «Бирегез әле шул кызны, күкрәгемә генә булса да утыртыйм», - дип сораган. Рәйсә тәтәне күп кеше хәзер дә истә тота. Сөйкемле, гел көлеп сөйләшә, кешелекле – шулай истә калган. Мин – Фәридә исемле кызларының кызы. Хаҗи бабай белән Рәйсә тәтәнең балалары – Хәйдәр абый, Хәбирә апа, әнием – Фәридә, Асия апа мәңгелек йортларына киттеләр. Бүгенге көндә Флера апа, Зиләфрүз апа, Зөфәр абый белән телефоннан көн саен диярлек хәл белешеп яшибез. Сабитовларның барысы да үз урыннарын табып, гаиләләр корып, намуслы, тырыш хезмәт башкарып яшиләр.

Әтием - Равил Сибгать улы белән әнием – Фәридә Хаҗиәхмәт кызы Нотфуллиннар тату гомер кичерделәр, өч бала үстерделәр. Авылдашлар арасында ихтирам, хөрмәт казанып яшәделәр. Бакыйга күчкән якыннарыбызның гүрләре киң, урыннары җәннәттә булсын. Гаиләдән дә, туганнарыңнан да кадерлерәк нәрсә бар!? - дип сөйләде Мәдинә Равил кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836