#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фольклор туган җирдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Себер татарлары белән кызыксынуыбыз Казан дәүләт университетында укыган еллардан башланды. Искиткеч зыялы яраткан укытучыбыз, үзе себер тумасы, танылган тел галиме, профессор Диләрә Гариф кызы Тумашева саз эчендәге авылларда гомер кичеп ятучы себер татарлары, аларның көнкүрешләре, cебер сөйләше турында кызык-кызык мәгълүматлар җиткереп куя иде.

Аннан инде Себер ханлыгы тарихын өйрәнгәндә тарихи язмышыбыздагы фаҗигаи уртаклыклар безнең бербөтен, бүленмәс халык икәнлегебезне яшь аңыбызга сеңдереп куйды. Тагын бер себер тумасы, затлы галимәбез Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче белән танышу халкыбызның гаҗәеп тирән байлыгына — зур өлеше Себер якларында сакланып калган дастаннарыбызга алып керде. Бер чорда укып йөргән студент дусларның Төмән, Тубыл якларына татар теле укытырга китеп барулары исә ерак Себер белән араларны тагын да якынайткандай итте. Тик себер татарлары белән без чын-чынлап «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивальләрендә генә аралаша башладык. Һәм, бу якларда әле без белмәгән, без күрмәгән никадәр рухи байлык сакланганлыгын аңлап, таң калдык. Ул халык авыз иҗаты, төйдерүләр, музыкаль фольклор, йола-гадәтләр...

2009 елда Төмәндә үткән «Түгәрәк уен» фестивале вакытында Төмән, Тубыл җирләрен бер барып күргәч, күңелдә бу якларга яңадан иркенләп килү теләге калды. Ниһаять, дистә елга якын вакыт үткәннән соң, безнең ниятебез тормышка ашты. Фестивальләрдә аралашып, инде якын дусларыбызга әйләнгән Төмән өлкәсе, Түбән Тәүде районы, Тарман авылы ханымнары янына киттек. Рәсми итеп түгел, гади кунак булып барып, Себер авыллары тормышын эченнән күрәсебез килде. Күрдек. Күргән-кичергәннәребезне кәгазьгә төшереп бетерерлек түгел. Үзебез өчен, ә бәлки, гомумән, халкыбыз өчен дә, яңа ачышлар да булды.

Тарман

Бирегә килеп беренче нигез казыгы кагучылар яшәү урынын сайлаганда ялгышмаган: авылның буеннан-буена мул сулы, балыклы күлләр тезелеп киткән; кул сузымында гына — киек җанварларга, төрледән-төрле җиләк-җимешкә, гөмбәгә бай урман. Авылның икенче атамасы — «Саз». Шушы ике атаманы бергә кушып караганда, авыл исеме «сазлыктагы тар коры җир» булып чыга, дип аңлаттылар.

Риваятьләргә караганда, авылга якынча 440 яшь. Иң башта биредә бер-берсеннән якын гына урнашкан өч авыл — Түбән, Урта һәм Югары Тарман (башкача әйткәндә, Түбән, Урта һәм Югары Саз) авыллары барлыкка килә. Тора-бара бу авылларны башка атамалар белән атый башлыйлар: Эскеле, Кирәет (кабилә исеменнән) һәм Аргы авыл. Бүгенге көндә бу авыллар бер-берсе белән кушылып беткән һәм нәтиҗәдә гомуми озынлыгы 12 километрга сузылган зур авыл хасил булган.

Авыл тирәли тезелеп киткән күлләрнең саны башта унике булса, хәзер сигезе генә калган, башкалары кипкән. Әлеге күлләр борын-борыннан табан (карась) балыгы белән дан тота, бу балык бүгенгә кадәр тарманлыларның табынында иң затлы һәм кадерле сый булып тора. Күлләр авыл халкын эчә торган су белән дә тәэмин итә: күпчелек халык, көзен күлдә боз каткач, бозны кисеп махсус чаннарга тутырып куя да шуны эретеп эчә. Әлеге суны «боз су» диләр.

Өлкән буын әйтүенә караганда, элек, язларын күлләргә исәпсез-хисапсыз кыр казлары, кыр үрдәкләре очып килгән, халык шуларны аулап арба-арба төяп кайта торган булган.

Авыл халкы үзен себер татарлары, җирле тел белән әйтсәк, себрәкләр дип саный, себер шивәсендә сөйләшә. Шул ук вакытта, авылда «казанлы тугымнар» да бар. Шуларның икесе 20 чакрымлап ераклыктагы Казанка авылыннан килгән (бу авылга XX гасыр башында Казан якларыннан күченеп килгән халык нигез салган) ике оста куллы кеше — Гариф Фәйзуллин белән Гәрәй Кәлимуллин нәселләре. Төп чыгышлары Татарстанның Кайбыч районыннан. Беренчесен Тарманга бик оста тимерче булганга чакырып китергәннәр. Җир биргәннәр. Гарифның тимерчелек алачыгы күл буенда булган. Мәктәп музеенда Гариф тимерче кулы белән ясалган нәфис җиз комган да саклана. Бу кешедән тагын истәлек булып Гариф юкәләре һәм ул казыган кое да калган, аны хәзер дә «Гариф коесы» дип йөртәләр.

Гомумән, Казан ягыннан бу тирәләргә зыялы-укымышлы, бик күп төрле кәсеп-һөнәрләргә ия уңган-булган халык күченеп килгән.

Тарманда бүгенге көндә меңгә якын кеше яши. Шунысы куанычлы, халык саны елдан-ел арта бара икән. 2002 елда унберъеллык ике катлы мәктәп ачылган. Татар теле факультатив рәвештә генә укылса да, балалар бик матур итеп татар телендә (себрәкләр телендә) сөйләшә. Урамда очраган кеп-кечкенә балаларның да «Яхшымысез!» дип исәнләшеп үтүләре безнең өчен бик күңелле күренеш булды. Бу инде гаиләләрдә татар мохите хөкем сөрә дигән сүз.

Авылның ике башында ике мәчет балкып тора. Урманда йөргәндә, урман эченә кадәр ишетелгән моңлы азан авылның иминлеген хәбәр итеп торган якты бер аваз булып тоелды.

Тик шушы кадәр зур, мәдәниятле, бөтен Россия күләмендә танылуга ирешкән «Саз» фольклор ансамбле эшләп килгән авылда мәдәният йорты булмауга гына аптырадык. Авыл уртасында иске клуб бинасы моңаеп утыра. Ансамбльнең репетицияләре мәктәп бинасында үтә. Район хакимияте бу мәсьәләне якын киләчәктә хәл итәр дип ышанабыз.

Авыл тарихына кагылышлы риваять-хикәятләрне дә телдән-телгә сөйләп, хәтердә саклыйлар тарманлылар. Авыл тирәсендәге Түш капка, Исәнәк, Кубаклы бил, Ишмә, Сыер төшеш, Бикмәле уймат дип аталган урыннарны күрсәтеп, әлеге атамаларга бәйле әллә никадәр кызыклы мәгълүмат сөйләп алды Катя (күптәнге дустыбыз Екатерина-Мәргубҗамал Әхмәтҗанованы без үз итеп «Катя» дип йөрибез). «Бикмәле уймат» дигән җирләре чынлап та бигрәк шомлы булып тоелды. Авылдан ерак та түгел түгәрәкләнеп үскән бу агачлык адаштыргыч урын икән, исеме дә «бикләп куя» дигәннән килеп чыккан. Шуңа анда бер кеше дә керми, хәтта терлек-туар да ул тирәне урап үтә, диделәр.

Катя-Мәргубҗамал

Авылдашлары Катя турында: «Аяклы энциклопедия ул безнең», — дигәннәр иде. Энциклопедия генә түгел, үзе бер дөнья ул Катя. Серле-тылсымлы, моңлы-дәртле, якты-сагышлы дөнья. Яшьлегендә бик нык укырга теләп тә, хыялының тормышка ашмый калуын үзе әрнеп сөйләсә дә, аны күбрәк белгән саен, язмышның бу чишелеше дөрес булгандыр, мөгаен, дип уйлап куясың. Авылыннан чыгып киткән булса, кайда булыр иде, нинди булыр иде ул бүген? Ә аннан башка авыл нинди булыр иде? Тарман авылының гаҗәеп кызыклы мифологиясен, йола-гадәтләрен, халык авыз иҗатын аның кебек итеп җыеп, туплап, сәхнәгә алып менүчесе табылыр идеме? Юк, ул шушы җирдә яшәр, шушы җирнең хәтерен саклар өчен яратылган шәхес. Аның сер белән өртелгән шәхси дөньясы, олыгайган көнендә ислам диненә килү тарихы, күрәзәчелек, имчелек сәләтләре ачылуы... үзе бер сәхифә. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык, әмма хак бу сәхифәне әлегә без пәрдә артында калдырып торыйк. Һәм сүзне Катяның үзенә бирик.

- 1952 елның 16 маенда Салехард шәһәрендә туган мин. Әби-баба туфрагыннан еракта дөньяга килүем әниемнең язмышы белән бәйле.

Әнием Сәгыйдә дүрт яшендә тома ятим калган. Биш бала — өч кыз, ике ир бала була алар. Туганнары балаларны кайсын кая урнаштыра, әниемне икетуганы Рәйхана мама үз гаиләсенә сыендыра. Алар Уралга, хәрби заводка эшкә китәләр, әнием шунда үсә. 16 яше тулгач, заводка эшкә керә. Шунда Казан ягыннан килгән Әхәт исемле егет белән танышып, кавышалар. Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башланып, Әхәт абыйны сугышка алалар. Әнием йөкле булып кала, авыр эштән корсагы төшә. Соңгы хатында Әхәт абый: «Бик каты сугышка кереп барабыз, Сәгыйдә, моннан исән калабызмы белмим, исән кайтсам, сине кулымда гына йөртер идем, туган илемә — Казанга алып кайтыр идем», — дип яза. Шуннан ул хәбәрсез югала.

Әни туган якларына кунакка кайткач, кире Уралга китәргә күңеле тартмый. Салехардта эшләүче икетуганы Солтанетдин бабай да авылга кайткан чак була. Ул: «Әйдә, Сәгыйдә, алып китим мин сине Салехардка, анда туклык, балык заводлары күп», — дип, аны үзе белән алып китә. Әнием шунда әтием белән таныша. Әтием Александр, Ленинградтан килгән, машинист ярдәмчесе булып эшли.

Мин туганнан соң, Рәйхана маманың сугышта «хәбәрсез югалган» дигән ире кайтып төшә. Әсирлектә булган икән. Ул: «Сәгыйдә килсен, Әхәт белән әсирлектә бергә булдык, аның әйткән әманәтен тапшырасым бар», — ди. Әни барып җитә алмый, бабай үлеп китә. Нинди әманәт булгандыр, билгесез. Бары Әхәт абыйның илгә кайтмыйча, чит җирдә өйләнеп калуы гына мәгълүм.

Миңа бер яшь тулгач, әтинең биредәге эше бетә. «Монда бик суык, без җылы якка күченик. Син туганнарыңа кунакка кайтып тор, мин барып эшкә урнашыйм да сезне килеп алырмын», — ди ул әнигә. Авылга кайткач, туганнары: «Токымга оят ясап, урыска кияүгә баргансың!» — дип әнине бик нык сүгәләр. Шактый вакытлар үтә, әтидән бер хәбәр дә юк. Ник безнең белән бер дә кызыксынмый икән, дип борчыла әни. Бервакыт, туганының баласы ниндидер хат белән уйнап утырганны күреп ала. Хатның эче генә, конверты юк. Алып караса, әтинең хаты. «Ни булды, нигә сездән бер җавап та юк?..» — дип өзелеп яза әти. Әтидән килгән хатларның барысын да утка ташлап барганнар әнинең туганнары. Безне эзләп авылга килгән әтине, «Монда андый хатын юк!» дип алдап җибәргәннәрен дә әни соңыннан гына белә.

Әни башка кияүгә бармады, мин шушы авылда үстем. Әбием миңа икенче исем, мөселман исеме биргән: Мәргубҗамал. (Әмма ул исемгә мин чын-чынлап олыгайган көнемдә генә ия булдым, Уфа мәчетендә азан әйттереп, үземә исем куштырдым. Тик монысы аерым тарих.) Мәктәпне бетергәч, бергә укыган кызлар кайсы кая укырга киттеләр. Минем дә укырга керәсем килә иде, әнинең сүзеннән чыга алмадым. «Мин сине берүзем тәрбияләдем, читтә йөрергә дип үстермәдем», — диде әни. Мине, оештыру сәләтемне белеп, клубка эшкә чакырдылар. «Читтән торып укырсың»,— диделәр. Мәдәни-агарту училищесында бер генә ел укып калдым, мине урладылар. Очрашып-сөйләшеп йөргән егетем дә түгел иде, шулай да кире кайтыр юл юк. Өйдәгеләр дә: «Кем белән каралгансың, шуның белән аклан», — гына диделәр. Шулай итеп, хыялларым тормышка ашмый калды, гомерем буена үзем белән бара. Шулай да иремә рәхмәтле мин, әйбәт балалар үстердек.

Ә фольклор белән кызыксынуым... Мин тумыштан фольклорда үстем. Безнең күршедә Мөҗип бабай (Мөҗибулла) белән Хөсни әби бар иде. Мин гел аларга керә идем, чөнки әби шулкадәр кызык итеп, төрле хикәятләр сөйли иде миңа. «Әйдә, кызым, керосин әрәм итмик», — дип, утны сүндерәләр дә ятабыз. «Кичә нимәне гапләдем әле?» — дип, ялгап сөйләп китә иде әби. Ул аларны әкият кебек, матур итеп сөйли: «Бер әби белән бабайның Колчак исемле уллары була. Аны косык суккалыкка (чикләвек җыярга) җибәрәләр. Шунда циялеккә (җиләклеккә) килеп чыга бу. Инәм ашасын әле, җыйыйм бераз, ди. Чиләге тула. Инде каяска койыйм (капчыкка салыйм) дисә, агачлар арасыннан төшкән кояшта капчыкның шәүләсе бик зур булып күренә дә, малай, аю чыкты дип куркып, өенә йөгерә. Йөгергәндә гөлҗимеш куагына эләгеп киемнәре ертылып бетә. Кайтып керсә, әти-әнисе чәй эчеп утыра. Сәкегә кайтып ава бу.

- Ни булды, балам? — диләр моны күреп.

- Аю чыкты, аю белән көрәштем, — ди.

- Бала бик курыккан, бар, Хәлби маманы чакыр, имләсен, — ди әнисе әтисенә.

Хәлби маманы алып киләләр. Имли. Имләп төзәтә алмый.

- Нидән курыккан, шуның йоны кирәк, аю йоны кирәк, — ди.

- Каян табыйм аны? — ди карт.

Кай җирдә курыккан, шуннан кара, — ди.

- Бурсыклы кырның очында, — дип аңлата улы.

Карт китә. Бара. Аңлый, үзенең йөгеннән, шәүләдән курыккан бала. Кайтып сөйләсәң, оят. Токымга оят. Нишләргә? Кайта-кайта уйлана. Кайтып җитсә, халык җыелган, моны көтәләр. Карт әйтә:

- Хәтәр көрәш булган, алыптай аюга очраган, Колчак җиңгән ди. Колчакның батырлыгы турында берәү берәүгә өсти-өсти сөйләп, хәбәр саңгырау Зөлкарнәй бабайга барып җиткәндә, аю ике балалы ук булып куя.

- Ай хәтәр аюга очраган! — ди Зөлкарнәй бабай.

Шуннан боларның токымына Аю исеме ябыша».

Әбидә китаплар да бар иде. Элек билгеле бер кешеләрдә җыелып, көйләп китап укулар булган. «Ай матур көйләде, күзгә яшьләр килде», — дип сөйләшә торган булганнар. Күбрәк «Сак-Сок»ны, «Йосыф китабы»н көйләгәннәр.

Кечкенәдән кызыксынучан булганга, мин бөтенесен дә күңелемә сеңдерә барганмын инде. Шул гомер буена җыйган байлыкның кирәге чыкты бит. Инде мин лаеклы ялда идем. Клубыбыз юк. Мәдәни чаралар барысы да мәктәптә генә үтә. Клубыбызга сәнгать җитәкчесе булып Җәгъфәр Касыймов эшкә килде. «Катя, син клубта эшләгән, кешеләрне беләсең, булышып кына җибәр», — диде. Шулай итеп, яңадан мәдәни тормышка кереп киттем.

Без, мәдәни тормышта катнашып йөргән бер төркем, «Саз» фольклор ансамбле булып оештык. 2009 елда Төмәндә узган Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивалендә мәктәп балалары белән катнаштык. Анда әле нәрсә күрсәтергә кирәклеген бик үк белеп тә бетермәгәнбез. Фестивальдән күп нәрсәне аңлап кайттык. Мин шуннан үзебезнең яктагы такмакларны, табышмакларны, без лагап дибез, җыя башладым.

Илсөяр ИКСАНОВА,
Гөлсинә ХӘМИДУЛЛИНА
, Казан шәһәре.
(Ахыры киләсе санда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836