Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

2020 ел белән, дуслар!

последние и лучшие новости искусства в мире

Юбилейлы елга аяк бастык...

Бүген безнең белән 2,5 меңнән артык укучыбыз. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова әйтмешли, шул тиражны 3-4кә тапкырларга кирәк, чөнки газетаның бер номерын бөтен гаилә, авылдашлар белән укыйлар.

Ничек булса да, без барыбер Аллаһының рәхмәтенә, укучыларыбызның тугрылыгына ышанабыз. Үткән язылу кампанияләре башланганда да газетабызның тиражы берникадәр түбәнрәк була, ә тора-бара, берничә ай эчендә элеккеге дәрәҗәсенә җитә иде. Бәлки, бу юлы да шулай булмасмы әле. Мәшәкатьләр белән мавыгып, кайбер укучыларыбыз “Яңарыш”ка язылырга өлгерми калгандыр, бәлки...

Һәр номерда тарих, газетаның 1990 елдан чыккан саннарын кулыңа алсаң, гаҗәпләнеп, йотлыгып укырга керешәсең... Үткәннәр искә төшә, хәтер яңара.

Заман белән бергә атларга тырышабыз, көн саен диярлек сайтыбыз яңартылып тора, онлайн режимда социаль челтәрләрдә төркемнәребез эшли башлады. Бу бүгенге тормыш таләбе, яшьләрне дә татар матбугатына җәлеп итәргә кирәк. Ләкин безнең укучыбызга кәгазь вариант та бик мөһим әле, чөнки күпләр кулларына газета тотып укырга күнеккәннәр һәм аны атна, ай дәвамында теләсә кайсы вакытта кулларына алып укырга һәм ләззәт алырга мөмкиннәр. Интернет та бөтен җирдә юк әле.

Бу елга да «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте белән килешү төзелде, атнага бер тапкыр Татарстан бүләге - «Без - бергә» газетасы кушымтасы белән 16 битлек “Яңарыш” алачаксыз. Ул саннарда өлкәбез, ил, дөньяда яшәүче татарлар турында күпме әһәмиятле мәгълүмат бастырыла! Аны “Яңарыш”ны яратып укыган, халкын, туган телен ихтирам иткән кеше генә аңлый ала. Үз телендә укырга һәр санны сагынып көтеп ала!

Хатларыбызга игътибар биреп ярдәм күрсәтүче авыл җирлекләре башлыкларына, эшмәкәрләргә, укытучыларга, алыштыргысыз дусларыбызга, укучыларыбызга олы рәхмәт сүзләрен юллыйсы килә. Мәсәлән, Түбән Тәүде районының Чугунаево авылы эшмәкәрләре Басыйр Девятьяров, Морат Сирачев, Төмән шәһәрендә яшәүче Тәслимә Гарифханова, Галия Фәхретдинова, Төмән районының Шыкча хакимият башлыгы Рәис Әминов, Акъяр авылы аксакаллар советы рәисе Фәрхәт Хәмидуллин җитәкчелегендә эшмәкәрләр: Альберт Хәмидуллин, Илдар Мирьяминов, Рафаэль Шакиров милләт җанлы, булдыклы шәхесләр, җитәкчеләр икәнлеген тагын бер расладылар.

“Яңарыш”ның юбилейлы 10, 20 елларында сезнең яныгызга барып, күрешеп, һәр районның бер авылында җыелышып ала идек, Аллаһы боерса, планыбыз буенча 30 нчы юбилейлы елыбызда да әлеге күркәм тәҗрибәне дәвам итәрбез.

Азат абый Сәгыйтов башлап җибәргән, бөтен көчен, гомерен биреп эшләгән эшен дәвам итик. Барыбызга да иминлек, сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗат үткенлеге бирсен Аллаһы Тәгалә, халык, хөкүмәт ярдәменнән ташламасын.

Хәбәрләрегезне көтеп калабыз! Сезне яратып, хөрмәтләп газетаның баш мөхәррире

Алсу СӘГЫЙТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836