#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Котлыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

11-12021 елның 19 февралендә Асия Зимагулова өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара фәнни-гамәли семинарында югары бүләккә лаек булды, аңа өлкәнең иң яхшы өч укытучысы арасында Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен» дигән халыкара дәрәҗәдәге медале тапшырылды.

Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының берсе Вагай районының Казанлы авылында яши. Асия Юрис кызы - 36 ел стажлы педагог, Ходайдан бирелгән сәләтле укытучы, тәҗрибәле белгеч, үз эшенең остасы.

Ул укытучыларның олы тәҗрибәсен, зур белем күләмен туплаган һәм чын-чынлап укучыларны укыту процессына иҗади якын килә, рухи мөнәсәбәтне алгы планга куеп эш итә торган педагоглар рәтенә керә. Мондый кешеләр турында, чын энтузиастлар, үзләрен бөтенләйгә хезмәткә багышлыйлар, диләр. Ул - зур хәрефле, камил укытучы.

Асия Юрис кызы укучылары - татар теле һәм әдәбияты буенча район, өлкә, төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, «Таң йолдызы», «Җәлил укулары» төбәк конкурсларда алдынгылар, өлкә балалар иҗаты акцияләрендә актив катнашучылар.

Аның чын педагогка хас булган бөтен сыйфатлары бар: талант, рухи җылылык, тышкы матурлык, акыл, сизгерлек, сабырлык һәм бетмәс-төкәнмәс энергия. Үз фәнеңне яхшы белү, методик осталык, укытучының эрудициясе укучылар тарафыннан югары бәяләнә. Укучылар алдында нәкъ менә шундый кырыс, таләпчән, шул ук вакытта сизгер күңелле остазлар зур хөрмәткә ия булалар.

«Игътибарлы, ярдәмчел, гадел, ышанычлы дус», - дип тасвирлый аны хезмәттәшләре. Ул - татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Вагай районы татар милли-мәдәни автономиясенең район советы әгъзасы.

Күпьеллык иҗади педагогик эшчәнлеге өчен Асия Юрис кызы Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәләрдәге Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ул - «2017 елның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» өлкә конкурсында абсолют җиңүче, 2018 елда «Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында «РФнең иң яхшы укытучысы» Бөтенроссия конкурсы призеры.

Алга таба да яңа профессиональ казанышлар һәм данлыклы җиңүләр насыйп булсын, Асия Юрис кызы!

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836