#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бриллиант туй көннәре

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районының Ваңгы авылында яшәүче Фәридә һәм Әнвәр Ситдиковларның бергә яшәүләренә 24 февральдә 60 ел тулды.

11-32

Фәридә апа Вагай районы, Янек авылыннан безнең Ваңгыга апасының туена килгәндә булачак тормыш иптәше Әнвәр абый белән таныша. Фәридә апа бик матур, озын көдрә чәчле, гел елмаеп кына торган кыз була. Алар хезмәт юлларын «Маяк» совхозы фермасында башлыйлар. Әнвәр абый - ферма эшчесе, Фәридә апа сыер савучы булып тырыш, эшчән булалар. Хуҗалыкта да бер сынатмыйлар, күп итеп хайван асрыйлар, бакча утырталар. Бу тату гаиләдә 7 бала туа, аларга дөнья терәге булган Әнвәр абыйның әнисе Гөлзифа апа бик булыша. Әбиләре алыштыргысыз кеше була, оныкларына дөнья хәлен аңлата.

Фәридә апа эшчәнлеге, тырышлыгы өчен күп мәртәбә Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнә. Әнвәр абый авылның балта остасы була, күп заказлар алып эшли. Аларның тормыш юлларында шатлыклы, кайгылы көннәре дә була. 1979 елда өйләре янып китә. Зурлар эштә, өйдә нәни балалар үзләре генә булалар. 4 яшьлек Лилия 3 яшьлек баланы ут эченнән алып чыга. Әниләре кайтып җиткәч, янгын эченә ташланып, бер айлык кызын коткара. Язмыш сынауларына бирешмичә, бер елда алар яңа йорт салып чыгалар. 1980 елның декабрь аенда Фәридә апага 3 дәрәҗәдәге «Ана даны» ордены бирелә. Бар авырлыкларны үтеп, уңган балалар тәрбияләп, барсына да һөнәри белем алырга булышалар. 1991 елда алар гаиләсенә кабат тирән кайгы килә: Әфган сугышыннан исән кайткан 25 яшьлек уллары Марат белән 15 яшьлек Ришат фаҗигале рәвештә һәлак булалар. Бу авыр көннәрдә дә алар сыгылмадылар, калган балалары хакына яшәргә кирәклеген аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп тормышны алга алып бардылар.

Балалары зураеп, гаилә корып, олы тормыш юлына бастылар, әби белән бабайга оныклар бүләк иттеләр. Хәзерге көндә Әнвәр абый белән Фәридә апа бала-о ныкларының иминлегенә шөкер итеп яшиләр, сарыклар, тавыклар тоталар, бакча-жимеш утырталар.

Матур Бриллиант туйлары белән котлап, Яңа Александровка авыл хакимиятеннән килгән вәкилләр һәм авылдашлары, туганнары бүләкләр тапшырдылар. Без Әнвәр абый белән Фәридә апага киләчәк тормышларында исәнлек-саулык, тыныч, бәхетле тормыш телибез.

Фирдәүс МӨХӘМӘДЧИНА, Яркәү районы, Ваңгы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836