#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ике ай әлек күккә очты безнең фәрештәбез…

последние и лучшие новости искусства в мире

Кадерле әниебез, сөекле әбиебез - Нурия Минназарова 5 декабрьдә 72 яшен тутырып, 17 декабрьдә дөньядан китте.

Ул Ялутор районы, Бумаер авылында туып-үсә. Галиевлар гаиләсеннән Равил белән Кәлимәнең игез кызларының берсе була. Гаиләдә алар 5 бала үсәләр.

Чыгышлары белән ерак Татарстан якларынан Себергә җибәрелгән буын вәкилләре.

Әбиемнең сүзләре әле дә исемдә:

- Кызым, без чыгышыбыз белән Бөгелмә-бетнек якларынан, миңа моны әти-әнием бәләкәй чагымнан сөйләделәр, син дә шуны белеп куй. Минем үз гомерем буе иң зур хыялым бар - ул Татарстан якларына барып, туганнарымны табып, әби-бабайларымның туып-үскән җирләрен күреп кайту.

11-61

Ялутор районы, Күлавыл авылына безнең бабаебыз Айсә Минназаровка яшь кыз вакытыннан кияүгә чыга. Алар 6 бала үстерәләр: 3 кыз һәм 3 егет. Совхозда хезмәт итәләр. Матур тормыш корып яшәгән вакытта үз көчләрен түгеп төзегән йортлары янып китә. Озак та үтми, яңа йорт салып чыгалар.

Олы кызларын кияүгә биреп, бер ай вакыт үткәч, бабаебыз Айсә Хәмзә улы, олы егетләренең туе алдыннан, 1991 елның апрель аенда 40 яшендә генә дөньядан китә. Әбиебезнең 39 яшендә ялгыз канат астында 5 бала кала. Илебезнең авыр вакытларына туры килә бу көннәр.

Шул бер ел эчендә әбиебез бабаебыз истәлегенә Коръәнен дә укыта, олы малайлары, урта һәм кече кызларына никахлар укытып, туйлар да үткәрә.

Әбинең: «Кызым, мин үзем дә аңламый калдым - шул елны каян көч-дәрт бирде миңа Ходаем? Шундый ачы кайгыны һәм шатлыклы мөнәсәбәтләрне бергә кичерергә мөмкин булды. Аллам бер ибен бирә, ышаныгыз Ходайга», - дигән сүзләре исемдә калды.

Бабаебызны югалтуны - ачы кайгыны әбиебез бик авыр кичерә. Аннары 1994 елны әнисе Кәлимә әбиебез дөньядан китә, әбиебезнең йөрәгенә тагын өстәлә яралар…

Әбиебез ялгыз-ятим туган Бибикамал апабызны да, үз әтисе Равил бабаебызны да, кайнанасы Алия әбиебезне дә олы яшьләрендә үзе карап: ак түшәккә салып, җылы ашлар ашатып, бөтен күңелләрен биреп соңгы көннәренә хәтле хөрмәт итте. Урамда очраткан ятимне дә, зәгыйфьне дә хөрмәт итте безнең Нурия әбиебез.

47 яшендә бердәнбер игезе Равия Равил кызы дөнья куя. «Ул киткәч, мин үземне чынлап та ялгыз итеп тоям бу дөньяда», - дия торган иде әби.

Әбиебез озак еллар туганнарына үзенең төшләрендә күргән мизгелләрен сөйләп, күпме ялгышлыклардан саклап киңәшләр бирде. Ул бик китаплар укырга яратты, Коръән китабын да укыды.

15 еллап аңа кешеләр дә киңәш сорап килделәр. Чирли торганнарын кул белән имнәп, догасын укып төзәтте, тормыш юлларында адашканнарына дөрес киңәш биреп, догасын укып - дөрес юлга бастырды. Кемнәр генә, кайлардан гына килмәделәр аңа киңәш-ярдәм сорап: чит илләрдән - Австралия якларыннан, башкалабыз Мәскәүдән, Карачай-Черкессия, Петербургтан, Свердловск өлкәсеннән, төньяк шәһәрләреннән, Төмән өлкәсенең бар якларыннан, күрше авыллардан, үз авылыннан. Һәр килгән кешегә әбиебез ярдәм кулын сузды.

Әбиемнең без бәләкәй вакытта әйткән: «Кызым, минем капкамны ачып күп кеше әллә кайлардан миңа киңәш сорап киләчәк әле», - сүзләре истә калган. Бар сүзләре тормышка ашты.

Барсына да бөтен күңелен биреп киңәш итте әби, барсын да тигез күрде, араларында әбинең тормышы авыр чакларда аны мыскыл итеп, дошманга исәпләп кимсеткәннәре булса да.

Безне дә әби өйрәтте: «Балаларым, һәрвакыт сабыр, ачык күңелле, әдәпле, ярдәмчел, юмарт, ягымлы, шәфкатьле, тырыш, эчкерсез, намуслы, киң күңелле булыгыз», - ди иде ул безгә.

Чыннан да, әбиебез безнең иң сабырларның һәм хикмәтлеләрнең берсе булды бу дөньяда. Бер вакытта да бер кешегә дә авыр сүзләр әйткәне булмады аның.

Гомер буе әбиебез туган-тумачаларын, бала-оныкларын бергә җыйды. Һәрберебез аның йортына үз йортыбызга сыман кайтып кердек.

«Балаларым, туганнарым, һәрвакыт бергә, бердәм булып яшәгез бу дөньяда. Бу тормышның мәгънәсе балаларда һәм туганлыкның көчендә. Һәр кешегә балаларының тавышын ишетеп, шуларга шатланып яшәргә насыйп булсын», - дия торган иде әбиебез.

Ул 6 бала анасы булды, кияүләре белән киленнәрен дә үз балалары сыман яратты, аларга да әни була белде. Аллага шөкер, әбиебез оныкларга бай: аның 29 оныгы һәм оныкларының 8 ул-кызлары бар.

Әбибез безнең күңелләрдә легенда булып калды, чөнки аның сөйләгән сүзләрен тыңлап туеп булмады, аның чын күңеленнән язылган-сөйләгән шигырьләрен тыңлыйсы гына килеп торды, аның җырлаган мөнәҗәтләре күңелләрнең җепселләренә кереп урнашты.

Безнең Нурия әбиебез турында китаплар язсаң да, китап битләренә сыймаган сүзләр калыр. Ул безнең бу тормышта иң зур терәгебез булды. Инде җирдәге фәрештәбез мәңгегә күккә очты…

Барлык балалары һәм оныклары исеменнән оныгы Диләрә ТИЛИМБАЕВА, Оренбург шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836