#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Йосоп турлы тастан» китабы турында

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә редакциягә өлкә себер татар язучылары берлеге рәисе, шагыйрә Клара Кучковская кереп, үзенең яңа чыккан «Йосоп турлы тастан» дигән китабын бүләк итте. Дастан борынгы Коръән китабыннан себер татар теленә тәрҗемә итеп язылган. Автор бу турыда: «Мин балачакта әтием Латыйп Ярашовның Коръәннән борынгы гарәп графикасы белән язылган «Йосыф» сүрәсен безгә укыганын яхшы хәтерлим. Вакытында әтием укырга да өйрәткән иде. Әмма заманалар үзгәрү сәбәпле, ул онытылган булган. 20 еллар элек Фатыйх хәзрәт Гарифуллин укыткан дин дәресләренә йөреп, 4 ай эчендә кабат гарәпчә укырга өйрәндем. Тырышканымны күреп, Фатыйх хәзрәт миңа Коръән китабы бүләк итте. Мин аны укып чыктым. Йосыф Пәйгамбәр сүрәсен бер сүзен дә үзгәртмичә себер татар теленә тәрҗемә итәргә теләп, 2 ел әзерләндем. Башта хикәя формасында язарга уйладым, нәтиҗәдә, поэма барлыкка килде. Аңлашылмаган сүзләр, гыйбарәләрне Төмән шәһәренең Кугалы мәчете имамы Сөләйман хәзрәт Садретдинов һәм Төмән районы, Акъяр авылы мәчете имамы Әмир Балдиннан сорап белдем. Китапны бастыруда кызым Динара Попова белән апам Җәмилә Хәкимова матди ярдәм күрсәттеләр. Дастанның дөнья күрүендә үзенең өлешен керткән һәркемгә рәхмәтлемен. Ә инде китап редакторы, себер татар телендә чыккан барлык китапларның «атасы» булган филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллинга аерым рәхмәтемне белдерәм», - дип аңлатма бирде.

11-4

67 биттән торган «Йосоп турлы тастан» китабы 200 данә белән Төмән шәһәрендә, «Красное знамя» мәгълүмат нәшрият үзәгендә бастырылган. Автор үзенең әсәрен әтисе - Латыйп Мөхәммәтсатыйк улы, әнисе – Шәмсикамал Йосыф кызы, энесе – Илдар Латыйп улы истәлегенә багышлаган. Китапка кереш сүзне Максим Сагидуллин язган. Биредә ул: «Көнчыгыш халыклары әдәбиятында «Йосыф белән Зөләйха» турындагы 150гә якын дастан бу хикәягә таянып язылган. Ул әсәрләрдә Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәтенә басым ясала. Әмма себер татар телендә язылган дастанда Клара Кучковская Коръән китабындагы «Йосыф» дигән 12 сүрәнең сюжетын төп итеп алган. Ә анда Пәйгамбәрнең авыр тормышы турында сүз бара. Зөләйха белән аралашулары 1 эпизод кына. Шуңа күрә дастан исемендә Зөләйха исеме куелмаган. Дастан төрле яшьтәге укучыларга, себер татар теле, шигърияте, мәдәнияте белән кызыксынган кешеләргә адресланган», - дип яза.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836