#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шигырь ничек языла?

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин Сәгыйть Сагитовның «Яңарыш»та чыккан (22 дек. 2023 ел) мәкаләсе белән тулысынча килешәм. 1990 елларда үзем дә аннан «шелтә» алган кеше булсам да. Сүз «Вәли тегермәне» турында. Поэманың фикере, матур сүз әйләнмәләре, чагыштырулар бар. «Тик торган, калган, алган, барган» кебек сүзләр еш кабатлана, дигән ул язмасында.

«Яңарыш» оештырган «Әдәби Төмән» утырышына бер елны Азат Сәгыйтов чакыруы буенча Казан шагыйрьләре - Шәүкәт Гаделша, Газинур Морат, Рафис Корбан килгәннәр иде. Бездән икешәр шигырь укытып, кызыксынып тыңладылар, артык кагылмадылар. Шул вакыттан Шәүкәт Гаделша безнең кураторыбыз булды. Ул тумышы белән Киндерле авылыннан булып, Казаннан кайткалап йөри иде. Мин берсендә аңа егермеләп шигырь язылган дәфтәр биреп җибәрдем. Ул кайсын әйбәт, кайсын ярыйсы дип, төзәтеп, үзгәртеп кире җибәрде. Азакта мондый сүзләр язылган:

- Сез яза аласыз, тик күбрәк укыгыз. Мин танылган шагыйрь булсам да, күп укыйм, - дигән.

Балалар өчен язылган шигырьләргә беренче булып, танылган журналист, үзе дә матур шигырьләр язучы Бибинур Сабирова бәя биреп, рецензия язды.

Балалар өчен язылган шигырьләрне Минзат Ибәтуллин (ул вакытта Төмән өлкәсенең татар китап нәшриятендә редактор) Казан шагыйрьләре Резедә Вәлиевага, Нәҗибә Сафинага һәм Дания Гайнетдиновага җибәреп, бәяләнгәч кенә, китап итеп бастырды. Люция апа Хәбибуллина, Хәнисә Алишина рецензия яздылар. Нәҗибә Сафина «Бәрәңге әкиятен: «Бу әкият кенә түгел, бу «Бәрәңге кыйссасы», - дип бәя бирде.
Хәзер шигырьләр турыдан-туры редакциягә килеп керә. Каләм тибрәтүчеләр үзләренең иҗат җимешләрен шигырь язу остасы, тәнкыйтьче Сәгыйть әфәндегә дә бирә алалар.

Аңа бу очракта, үзе төзәткән шигырьләргә пародияләр язуның да кирәге калмас иде. Ул чагында җитешсезлекне ул гына белер иде, ә болай, меңләгән укучы укый.

Ә инде язылган шигырьләрдә иң гади нәрсәләр: фикер, ритм, рифма да сакланмаган, эстетик, образлы сурәтләүләр, метафора, эпитетлар турында сөйләп торасы да юк.

Поэтик сурәтләүләрнең иң югары ноктасы сапфик (грекча) строфа дип атала. Бу алымны безнең ишеләр түгел, танылган шагыйрьләр дә бик сакланып кулланалар.

Аны бары ике шагыйрь: берсе - үзенчәлекле жанр кертүче, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге премияләргә лаеклы Ренат Харис; икенчесе – якташыбыз, шагыйрь Шәүкәт Гаделша бу алымнан үз иҗатында оста файдалана. Күптән түгел Шәүкәт Сибгатулла улы Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясенә лаек булды.

Узган җәйдә Кугалы авылының китапханәчесе Луиза Сөрмәтова оештырган «Бер күрешү – бер гомер» дигән әдәби-музыкаль кичәгә чакырылып, бик зур теләк белән катнашып кайттым. Шул кичәдә Римма Арсухина, Гыйльминур Давалева, Гөлнара Калиеваның үзләрен дә күреп, иҗатларын да ишеттем. Ә инде композиторларыбыз Әмир Хәлидов, Илнара Абдрәхипова чыгарган көйләргә Луиза Сөрмәтова, Наилә Габдуллина һәм Илнара үзе матур, моңлы җырлары бик ошады.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллинның Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле, югары пафос, кул хәрәкәтләре белән килештереп укуыннан тыңлаучылар «уянып» киттеләр. Мин эчемнән: «Менә кем икән ул татарның Маяковские», - дип уйладым. Мондый хискә бай кеше үзе дә язадыр әле, тик тыйнаклыгы, әдәплелеге аркасында ул күләгәдә каладыр.

Минем тормыш иптәшемнең икедән туганы Гыйлаҗ Хәйруллин 17 яшендә сугышка китеп, Украинаның күп шәһәрләрен азат итүдә катнашып, соңыннан Бандера калдыклары белән көрәшеп, бары 1947 елда гына орден-медальләр белән кайтты. Яшьлек, мәхәббәт, сугыш эпизодларын, тыныч хезмәт елларын чагылдырган саллы гына дәфтәрен миңа күрсәтте. Шигырьләре эчтәлекле, мәгънәле, тик ритм, ягъни иҗекләр саны килешеп бетмәгән иде. Ул туган көннәрне, юбилейларны, шигъри юллар белән котлый иде. Табындагылар дөньяларын онытып, аның авызына карап утыралар иде.

Бездә, Себердә, шигърият шаукымы бары 1990 нчы еллар чорында башланды. Булат Сөләйманов – безнең бердәнбер танылган шагыйребез.

Әйе, урам такмаклары, халык җырлары бар иде. Аларның да кайсылары: мәгънәле, эчтәлеге белән заманасына туры килгәннәре, көлкеле, шаяннары чиле-пешле шигырьләр янында отышлырак булырлар иде. Бу җыр-такмак сүзләренең авторы булган. Бәлки, алар да шагыйрь була алырлар иде.

1960 елларда кайнатам Камай авылында яшәүче улының бишенче яшькә чыккан кызы Вәсиләне кунакка алып кайтты.

Тиздән кыз сагына башлады. Я елап ала, я киемнәрен яулыкка төенчекләп капка янына барып баса. Без аны юаткалап кире борабыз. Берсендә, ярылмаган каен түмәренә басып, җырлаганын ишетеп хәйран калдык.

Камай якларына карыйм,
Камай якта ак каен,
Ак каенга басып карыйм –
Сезне сагынган саен.
Бабасы шундук атын җикте дә, кызны илтеп куйды.

Үземнең әни ягыннан әбием табышмакларны үзе уйлап чыгарып, шигырь формасында әйтә иде. Менә шуларның берсе:

Җитмеш агач ботагы,
Челтәрледер яфрагы,
Шул яфраклар арасында
Бай кызының калфагы,
Калфагында ак чуклар,
Толымында чулпылар.

Җавабы – колмак (хмель) икән. Әби белән без колмак җыябыз. Икмәк пешерергә чүпрәне колмактан ясыйлар иде. Күрәсең, әби аны үзенчә шигъри юлларга салып, табышмак китереп чыгарган. Үзеннән уйлап мөнәҗәтләр җырлый иде.

Хөрмәтле каләмдәшләр!

Курыкмагыз тәнкыйтьттән, хәтта безнең бөек шагыйрьләребезне дә тәнкыйтьләүчеләр булды. Берсе, Муса Җәлилне «урта куллы шагыйрь» дип, икенчесе Габдулла Тукайны «Тукай «Кисекбаш»ны, каләмне аяк бармакларына кыстырып язган», дип әйткәне хәтердә.

Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836