Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Язның беренче көнендә Тарман урта мәктәбендә Татарстан Республикасы кунаклары белән җылы, дусларча очрашу узды. «СтройИнвест» оешмасы директоры Ленар Яруллин үзенең профессионаллар командасы белән кыйммәтле бүләкләр тотып безгә кунакка килделәр.
Тарман мәктәбе укучылары 14 февральдә Төмән шәһәрендә чаңгы узышлары эстафетасында булып кайттылар. Иң көчлеләр спартакиадасында безнең егетләр Татарстан Республикасы җанатарлары командасы белән очраштылар, татар телендә җырлар һәм биюләр белән командаларга ярдәм иттеләр. Спартакиадада Татарстанның Чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев үзенең рәхмәт сүзләрен белдереп: «Балаларга, укытучыларга рәхмәт! Бу безнең барыбызга да ошады. Балаларның күңел җылысы шулкадәр көчле, бу безнең өчен чын бәхет, шатлык булды. Без бергә булдырабыз! Без сезгә, һичшиксез, Федерация курткаларыбызны бүләк итеп җибәрәчәкбез, чөнки алар безгә ярдәм нинди булырга тиешлеген күрсәттеләр!» Бу сүзләрдән соң Илшат Шәйхи улы кыска вакыт эчендә куртка тегүне һәм Тарман авылына килүне оештыра. Федерация вәкиле Ленар Яруллин була.
2 март көнне кунаклар мәктәп бусагасында басып торалар иде. Кунакларны «чәк-чәк» белән каршы алдык. Очрашу шулкадәр игелекле һәм җылы булды, вакыт сизелмичә үтеп, күңелле хатирәләр калдырды. Ленар Рәис улы мәктәп директоры Наилә Айнитдиновага Рәхмәт хаты тапшырды. Педагог-оештыручы Лилия Нигъмәтуллинага, Рәисә Абдулчәлиловага, Эльвира Сәитовага рәхмәт белдерде. Тарман авылы активисты Екатерина Әхмәтҗанованы яшь буынга ярдәм иткәне һәм тәрбияләгәне өчен аерым билгеләп үтте.
Хөрмәтле Илшат Шәйхи улы белән Ленар Рәис улына Тарман урта мәктәбе укучылары, укытучылары һәм ата-аналар исеменнән чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
Түбән Тәүде районы, Тарман мәктәп укытучылары коллективы.
(Ләйлә Мадьярова тәрҗемәсе).