#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тормышның нигезе - гаилә

последние и лучшие новости искусства в мире

1969 нчы елны Тубылтора авыл советында Пакия һәм Фәиз Исхаковларның никахлары теркәлә. Быел февраль аенда бергә яшәүләренә 55 ел - Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Тубылтора авылында туып- үскән Фәиз абыйның әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша, сугыштан әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала. Пакия апаның әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан яраланып кайта. Фәиз Каюм улы һәм Пакия Али кызының балачак еллары сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Алар икесе дә бер авылда үсәләр, бер мәктәптә укыйлар. Пакия 8 классны тәмамлап, В.Солдатов исемендәге Тубыл медучилищесына укырга керә. Фәиз мәктәпне тәмамлап, шәһәрнең техник училищесында белем ала. Аннары туган авылына кайта һәм колхозга эшкә урнаша. Укырга, югары белем алырга максаты, хыялы зур була аның. Ул 1963 нче елны Тубыл пединститутының физика-математика факультетына укырга керә. Аңа монда озак укырга насыйп булмый, Совет армиясенә хезмәткә алалар. Фәиз Исхаков Ленинградның артиллерия академиясендә өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, пединститутта укуын дәвам итә һәм югары белем дипломын алып чыга. Яшь укытучы Карачино урта белем бирү мәктәбендә математика, машиналар белеме дәресләрен укыта башлый. 1974 нче елны Тубыл шәһәрендә Нефтехимкомбинатта төзелеш эшләре башлана. Ул елларны үз гаиләсе булган Фәиз абый тормыш иптәше Пакия апа белән шәһәргә күченергә карар итәләр. Фәиз абый механик, автоколонна башлыгының урынбасары булып эшкә урнаша. «Сибдорсторой» трестның уку комбинатында, аннары 1993 нче елдан «Тубылгаз» оешмасында лаеклы ялга чыкканчы эшли. Лаеклы ялга чыкса да, 75 яшенә кадәр хезмәт итә. Учкомбинатта укыган укучылары, эретеп ябыштыручы, слесарь, машина йөртүче һөнәрен алган якташлары әле тәҗрибәле, оста укытучыны яхшы хәтерлиләр, хөрмәт итәләр. Фәиз абый эшләгән елларында СССРның төзелеш министрлыгының Мактау грамотасы, социалистик хезмәт ярышларында җиңүче билгеләренә лаек була, күп мәртәбә Мактау һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

11-31

Пакия Али кызы Торбыда, Карачинода фельдшер булып эшли, шәһәргә күченгәннән соң Тубыл хастаханәсендә, «Родник» дәвалау үзәгендә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире булып лаеклы ялга чыкканга кадәр хезмәт итә. Кайда гына эшләмәсен, хезмәтенә җаваплы караган Пакия Али кызы коллегаларының хөрмәтен яулый. Аның хезмәт стажы 38 елга якын. Тормышта 55 ел буена төрлесе булгандыр. Зөбәрҗәт туйларын каршы алучы Исхаковлар бер-берләренә ихтирам беренче урында булганы турында сөйләделәр. Аларның мәхәббәт җимешләре - уллары гаилә корып, лаеклы хезмәт һәм тормыш юлын алып баралар. Исхаковлар улларына тәрбия, югары белем бирәләр, олы тормыш юлына озаталар. Ата-ана тормышның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе диләр. Өч уллары, алты оныклары да әби-бабаларыннан, әти-әниләреннән үрнәк алганнар. Оныклары Алия, Азиза - югары белемле табиблар, Абдулла - Сургут нефть техникумын тәмамлый, Сургутнефтегазда эшли. Ул Казан Ислам институтының лингвистика факультетында читтән торып укый. Адам - Төмән дәүләт медицина университетында белем ала. Ләйсән белән Сафия - мәктәп укучылары. Ике оныкчыклары: Ясминә белән Әмир дә әби-бабаларының шатлыклары.

Күп еллар лаеклы ялда булган Исхаковлар гаиләсе буш вакытларын файдалы үткәрәләр. Алар бакчада яшелчә, җиләк-җимеш утырталар. Пакия апа тегү, чигү эшләре белән мавыга. 55 ел матур тормыш юлын узган, күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек Исхаковлар гаиләсе кунакчыл, милләт җанлы да. Алар килгән һәр кунакны, туганнарын ачык йөз белән каршы алалар. Татар концертларын калдырмыйлар, газета-журналлар яздыралар, укыйлар. Фәиз абый белән Пакия апа бүген кадер–хөрмәттә яшиләр.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Пакия һәм Фәиз Исхаковлар туганнары белән.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836