#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Традицияләрдән тайпылып

последние и лучшие новости искусства в мире

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында 1968 елны мәктәпне тәмамлаучылар очраштылар. Сәбәбе: Татарстан Республикасының Апас районы, Морзалар авылында яшәүче Гөлчирә Фәизованың берничә елдан соң сыйныфташларын сагынып туган җиренә кайтуы булды.

Без шушы очрашуда булган мәктәпне тәмамлаучылардан тәэсирләрен, мәктәп еллары хатирәләрен сораштык.

Төмәннең «Отделочник» оешмасында төзелештә 40 ел буяучы булып эшләгән хезмәт ветераны Фатыйма Фазлуллина (Гыйльфанова):

- Без Киндерледә Гөлчирәнең төп нигезе – Габдулла абый белән Мәрьям апа Фәизовларның йортында очраштык. Озак еллар күрмәгән сыйныфташлар белән очрашу шатлыгын берни белән дә чагыштырып булмый. Без бик күп идек. Сыйныф җитәкчебез яшь тарих фәне укытучысы Шамил абый Фәхретдинов иде. Шамил абый безгә туган якны, табигатьне яратырга гомерлеккә тәрбия бирде. 7-8 сыйныфларда укыганыбызда гел походка йөртте. Мәсәлән, җәяү Кыткүл аша Канчәбергә баруыбыз хәтердә. Канчәбердә укытучыбыз Рәшидә апа Фәхретдинованың әбисе Сара апа Галямовада кундык. Клубта концерт куйдык. Шулай ук Яңа Казанлыга (Травное) җәяү барып, укытучы Риза абый Салаватуллиннарда булдык.

11-6

Бу очрашуга Фәнис Фазлуллин, Зөфәр, Наҗия Сабитовлар, Гөлфинур Бакиева, Гөлчирә Фәизова, Зиләфрүз Назметдинова, Салих Рәхимов, Рәшит Фәйзуллин килделәр. Минем игезәгем Гайшә Гыйльфанова Яр Чаллыда яши, ул очрашуга кайталмады. Күпләребез төрле сәбәпләр аркасында килә алмадылар.

Яныбыздан мәңгелеккә киткән класс җитәкчебез Шамил Сәфәрбак улын, сыйныфташларыбыз: Нурания Айтумбитованы, Хәмит Гыйльфановны, Разия Шәрипованы, Галия Рәхимованы, Коля Ермаковны, Рафил Мөхәммәтовны, Рәис Хантимировны, Фәридә Сәйдуллинаны бер минут тынлык белән искә алдык.

32 ел Түбән Варта шәһәрендә торак-коммуналь хуҗалыгында җыештыручы булып эшләгән Гөлфинур Бакиева:

- Түбән Вартадан гаиләбез белән Киндерлегә 2006 елда кайттык. Мин анда пенсиягә чыккач, тагын 2 ел эшләдем. Түбән Вартада яши башлаганда, 4 катлы 4-5 йорт кына бар иде, соңыннан зур төзелеш башланды. Киндерлегә кайтканыбызда төньякта 60 градус салкын булды, анда табигать бигрәк кырыс иде. Гөлчирәгә шундый күркәм очрашу оештырганы өчен зур рәхмәт. Тормыш иптәше юк, өч кызы бар. Буа шәһәрендә дини уку йортын тәмамлаган. Морзалар авылында яшьләрне, өлкәннәрне дин сабакларына өйрәтә.
Безнең класс нык дус иде. Шамил абый Новотроицк авылына җәяү тимер юлын күрсәтергә алып баруын хәтерлим. Яңа Казанлыда да булдык. Тукманга кадәр җәяү кайттык, аннары ниндидер машинага утырдык. Шамил абый - себер татары. «Сезнең класс белән походларга йөрү җиңел, кызларыгыз сыктак түгел, ә малайларыгыз балык яхшы тота», - дип безне мактаган иде.

Шушы мәкаләгез абыйга дога булып ирешсен. Без 1953 елгылар, бездән югары 1952 елгылар – Әмир Әхтәриев, Фәрит Сәйдуллиннар классы белән бик тату булдык. Мәктәптә бөтен чараларда катнаштык. Безне башлангыч сыйныфларда Хәррә апа Фазлуллина укытты. Безгә белем биргән барлык укытучыларга зур рәхмәт.

Түбән Тәүде авылында башта шифаханәдә, аннары балалар бакчасында 12 ел «Росрегистрация» оешмасында милек буенча белгеч булып эшләгән Наҗия Сабитова (Әхтәриева):

- Тормыш иптәшем Зөфәр Сабитов белән без сыйныфташлар. Зөфәр Хази улы 1976 елдан бирле «ПМК-14» оешмасында, аннары «Ника» кибетендә, пенсия алдыннан «Росрегистрация» оешмасында шофер булып эшләде.

Октябрь аенда классташлар белән очрашканнан соң, атна буена зур тәэсир белән йөрдек. Гөлчирә Татарстаннан: «Әйдәгез, кайтсам җыелышыйк», - дип телефон аша шалтыратты. Мөмкинлекләре булганнар килделәр. Мәктәптә укыганда булган вакыйгаларның кызыкларын да, кайгылыларын да искә төшердек. Очрашудан бик риза булдык.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.
Рәсемдә: очрашу кичәсендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836